Газетага язылу

Япония: облигацияләрме, акцияләрме?

 

Глобаль икътисад проблемалары арту фонында япон базарында барган хәлләр кызыклы. Япония – АКШ әҗәт кәгазьләрен үз кулларында тота торган төп дәүләт, шуңа күрә Кояш чыгышы илендә хәл кискенләшсә, АКШ базарында да токмачлар куерачак. Японнар Америка облигацияләрен күпләп сатарга мәҗбүр булачак. Бу Ак йортны облигацияләрнең керемлелеген арттырырга мәҗбүр итәчәк, болай да түләү кыен булган әҗәтләрне каплау тагын да кыенлашачак.

 

Болай да АКШның иң зур һәм дөньядагы иң йогынтылы финанс корпорацияләренең берсе JPMorgan банкы генераль директоры Джейми Даймон, АКШ доллары дөньядагы төп резерв валютасы статусын югалтырга мөмкин, дип белдерде. Дөрес, Даймон моны якындагы 25 ел эчендә булачак катастрофа дип әйтә һәм андый киләчәк АКШны үзенең икътисадый һәм хәрби өстенлеген саклый алмаган очракта гына көтә. Хәрби өстенлекнең югала баруын без Иран конфликты мисалында күрәбез. Икътисадый куәтне саклау өчен, Вашингтон бүген аяусыз көрәш алып бара. Ул көрәшнең бер чаткысын без япон валютасының курсын саклау өчен американнарның күпләп иена сатып алуларында күрәбез.

 

Япониядә агымдагы вазгыять шундый: иена курсы төшә, дәүләт облигацияләренең керемлелеге арта. Мәгълүмат кырыннан без шундый факт табып алабыз: Япониянең ике еллык дәүләт облигацияләре керемлелеге 1,615 процентка җитте. Бу – 1995 елның мартыннан бирле иң югары күрсәткеч. Иенаны тотрыклыландыру өчен ясалган интервенцияләргә һәм нефть бәяләренең төшүенә карамастан, облигацияләр базары Япониягә кризис якынлашкандай сәүдә итә. Иенаны яклау өчен Япония Америка казначылык облигацияләрен сата, ә бу киләчәктә доллар өчен куркыныч тудыра.

 

АКШ облигацияләрен сату японнар өчен сөенечле хәл түгел, алар моны теләп эшләми, чөнки Америка финанс базары түнтәрелсә, япон икътисады да упкынга очачак. Шуңа күрә алар үз облигацияләренең керемлелеген арттыра да инде. Американыкын сатмас өчен үзләре бурычка ала ягъни. 1,615 процентлык керем россиялеләр күзлегеннән караганда пүчтәк кенә, чөнки безнең үзбездә облигацияләр 16 проценттан артык табыш вәгъдә итә. Японнар өчен процентның аз гына үсүе дә куркыныч, чөнки бурычлары ике ел ярымлык ЭТП күләменә якынлаша. Облигацияләренең керемлелеген арттыру японнар өчен тагын бер хәвеф вәгъдә итә: фонд базары түнтәрелергә мөмкин. Спекулянтлар акцияләрне ташлап облигацияләр алуга күчкән очракта көтелә монысы. Япон икътисады бүген дефляциядән чыгып инфляциягә күчә. Хөкүмәт өчен моның отышлы яклары да күп, билгеле. Фантастик бурычлар туплаган японнар өчен ахыр чиктә бу һәлакәтне якынайта. Газета хәбәрчесе вазгыятьне ясалма акыл белән бергәләп анализлады. Ясалма акыл зур хәвеф күрми. Әлегә...

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре