Үткән атна Россия өчен әһәмиятле бер яңалык белән төгәлләнде: Дональд Трамп «җәһәннәм санкцияләре» турында законны имзалады. Канун моннан берничә ел элек үк Россиягә аеруча дошманлык күрсәтүче сенатор Линси Грэм тарафыннан эшләнгән иде. Сенатта ул быел августта кабул ителде. Конгресс исә 16 сентябрьдә раслады. 256 конгрессмен хуплады, 159 ы каршы чыкты.
Трамп имзаламаса, закон гамәлгә кертелми калачак иде. Әмма АКШ лидеры җомга көнне Россиягә каршы бу канунны кабул итте. Геосәясәттә бик киеренке вакыйгалар уйналганда, хәлне тагын да кискенләштерәчәк адым ясалу гаҗәп, билгеле. Глобаль базар бүген Россия углеводородларыннан башка берничек тә яши алмый. Яңа кабул ителгән документ исә Россия энергоресурсларын сатып ала торган илләргә 100 процентка кадәр пошлиналар кертү мөмкинлеге бирә. Санкцияләрне әйләнеп үтә торган илләргә дә шундый ук җәза карала. Россиянең АКШка экспорты исә 500 процентлы пошлина түләнгәч кенә мөмкин. Соңгысы артык куркыныч түгел, чөнки Америка белән Россия арасында сәүдә күләме бик кечкенә.
Россия нефтен һәм газын күпләп сатып ала торган илләр катлаулы карар кабул итәргә тиеш булалар. Нигездә ике держава – Кытай һәм Һиндстанның АКШка экспорты авыр хәлгә дучар булачак. Кытай өчен Америка базары хәлиткеч әһәмияткә ия. Әгәр океан артына товар озату мөмкинлекләре чикләнсә, чин икътисады өчен нефть артык күп кирәк булмаска да ихтимал, чөнки болай да авыр хәлдәге кытайлылар кискен кризиска кереп чумачак. Россия нефтеннән баш тарткан очракта да вазгыять шуңа якын булырга мөмкин, чөнки чималны Ираннан алу нык кимеде, Согуд нефте йәмәнлеләр блокадасы астында, ягъни кара алтынны башка чыганаклардан алу мөмкин түгел диярлек.
Документка имза салыну аның эшли башлавы дигән сүз түгел әле, билгеле. Бу атнада Кытай лидеры Си Вашингтонга визит белән барырга тиеш. Трамп шул визит алдыннан чин җитәкчесенә басым ясарга гына телидер бәлки. Вазгыятьнең тагын бер нечкә ягы бар: Си Америкага киләме-юкмы – мәгълүм түгел. Рәсми булмаган мәгълүмат кырында аның авыр хәлдә булуы турында хәбәрләр тарала. Бу атнада мәсьәлә ачыкланыр, мөгаен. Санкцияләр үз көченә кереп, Россия нефтен сату чикләнсә, безнең икътисад өчен ул авыр сынау булачак. Зур күләмдә углеводород чималыннан мәхрүм калган дөнья икътисады да авыр сулыш алачак, әлбәттә. Гөрелдәп-шаулап килеп яткан глобаль кризис үзенең яңа югарылыгына ирешәчәк һәм без гадәттән тыш турбулентлык күрәчәкбез. Нефтьне генә түгел, башка чималларны да экспортлау авыр булачак. Корал экспортына гына капкалар киң ачылачак.
Трамп һәм аның командасы, белә торып, икътисадны зур упкынга таба этәләрме? Сорау шулай куела. Әгәр чынлап та шулай булса, зур һәм бөек вакыйгаларга җирлек әзерләнә дигән сүз. Сорауның җавабы киләсе атна башына кадәр ачыкланыр, мөгаен.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез