Яраклылык вакыты буенча икмәкнең табигый булуын ничек белергә икәнен аңлатканнар

Табигый икмәк 3 тәүлектән артыграк сакланырга тиеш түгел. Дәүләт мәгърифәт университеты деканы Ирина Лялина “NEWS.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, яраклылык вакыты 3 көннән артса, ризыкның консервантлар һәм азык өстәмәләре кушып җитештерелүен аңлата.

Белгеч билгеләп үткәнчә, икмәкнең табигыймы-юкмы икәнен составына карап билгеләргә мөмкин. Е-өстәмәләренең зур күләмдә булуы, спирт һәм консервантлар ризыкның “химияле” булуын күрсәтә. Икмәк 2-3 тәүлеккә генә саклауга исәпләнсә, анда консервантлар юк. 7 көннән 30 көнгә кадәр саклау срогы исә өстәмәләрнең мулдан кулланылуын аңлата.
Моннан тыш Лялина икмәкнең төрелмәсенә игътибар итәргә киңәш иткән. Герметик төрелмәдә булуы ризыкның өстәмә эшкәртелүе турында сөйләргә мөмкин. Кәгазь яки сеткалы төрелмә исә саклау вакыты аз булган, азрак эшкәртелгән икмәк өчен файдаланыла.
Шул ук вакытта ул табигый икмәкне өстәмәләрсез генә дә озаграк сакларга мөмкин булуын аңлаткан. Моның өчен стериль шартлар кирәк. Әйтик, вакуумлы кап – шундыйлардан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре