Бүген шәхси чикләр турында еш сөйләшәләр. Психологлар кешеләрне «юк» дияргә өйрәтә. Ә безнең җәмгыятьтә «әйе», «ярар» дип торучылар күбрәк мактала, «юк» сүзе эгоистларга гына хас дигән фикер яши. Бу дөреслеккә туры киләме? Кем соң ул – эгоист? Шәхси чикләр кайда башланып, кайда бетә?
 Бу һәм башка сорауларга җавап табарга клиник психолог, гаилә мөнәсәбәтләре буенча белгеч Гөлзар Вәлиева ярдәм итте.
Бу һәм башка сорауларга җавап табарга клиник психолог, гаилә мөнәсәбәтләре буенча белгеч Гөлзар Вәлиева ярдәм итте.
– Ни өчен кешегә «юк» дип әйтү шулкадәр авыр бирелә?
– Беренче сәбәп кешенең шәхси чикләрен урнаштыра алмавына бәйле. Ә ул кечкенәдән килә. Безне «ярдәмчел булырга кирәк», «кешегә игътибар күрсәтергә кирәк», «каршы әйтмәскә кирәк» дип үстерәләр бит. Икенче сәбәп – кешене үпкәләтергә курку. Өченчесе – кешегә ошарга тырышу. Ягъни гел «әйе» дип торсам, башкалар мине үз итәчәк, яратачак, дип уйлау.
– Соңгы сәбәпкә аерым тукталыйк әле. Ни өчен безнең җәмгыятьтә гел «әйе» дип торучылар уңай образ буларак бәяләнә?
– Моңа тарихи үзаңның йогынтысы булган. Электән безнең илдә фидакарьлек югары бәяләнгән. Сугыш елларын гына карасаң да, «мин» сүзе бөтенләй кулланылмаган кебек. Бары тик «без» генә бар. Аңлашыла инде, ул чакта шәхси чикләрнең эзе дә булмаган. Менә шушы «коллектив үзаң», һәрвакыт берләшергә омтылу эзен салган да инде.
Аннан соң, гел «әйе», «ярар» дип торучылар белән идарә итү җайлы бит. Аларны, мактап, үсендереп, үз мәнфәгатьләрендә файдаланучылар байтак.
– Бар нәрсәгә дә «ярар» дип тору нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
– Беренче чиратта, кеше эмоциональ яктан «янарга» мөмкин. Бу бигрәк тә инде хәл калмаган чакта да башкаларга «юк» дип әйтә алмаучыларга яный. Ниятең изге булса да, вакытың, акчаң, көчең – кыскасы, мөмкинлегең юк икән, телисеңме-юкмы, бөтен энергияң шунда китәчәк. Бу хәтта төшенкелеккә бирелү, депрессив уйлар сәбәпчесе дә була ала. Һаман саен кешене кайгыртып, үзеңә вакытың калмый икән, бу, билгеле, бер дә рәхәт түгел. Һәм болай яшәүнең мәгънәсе дә калмаган кебек тоелырга мөмкин.
Аннан соң, әйткәнемчә, андый кешеләр манипуляциягә җиңел бирешә, ягъни алар белән идарә итәләр. Хәтта якыннары да.
– Нәрсәнедер эшләүдән баш тарту белән эгоизм арасындагы чик кайда?
– Моны һәркем үзе өчен үзе ачыклыйдыр. Минем башкаларга «әйе» һәм «юк» дип җавап бирүем нинди пропорциядә? Мин бу сүзләрне нинди ният белән әйтәм? Эгоизм бит ул, бер караганда, начар әйбер түгел. Чамасы булганда, әлбәттә. Ягъни мин үз мәнфәгатьләремне дә кайгыртам, җаем чыкканда, башкаларга да булышам. Хәлдән таеп, үзеңдә булмаганны башкага бүлеп бирү – шулай ук дөрес нәрсә түгел.
Ә инде һәрвакыт үзеңне генә кайгырту, дөньяны үзең тирәли генә әйләнә дип уйлау, эгоизм түгел, эгоцентризмга бәйле.
– Алайса, шәхси чикләрен төгәл белгән кеше белән эгоист арасындагы аерманы аңлатыгыз әле.
– Беренче очракта, кеше башкаларның да ихтыяҗларын исәпкә ала, башкаларга җылы мөнәсәбәттә була. Ләкин шул ук вакытта кайчан «юк» дияргә кирәклеген дә белә. Әйтик, аның кемгәдер ярдәм итәргә хәле юк, көче җитми яки нәкъ менә бүген вакыт ягы кыса. Мондый кеше үз чикләренең дә, башкаларныкын да кайда башланганын яхшы тоемлый.
Ә эгоист белә торып һәм аңлы рәвештә үз мәнфәгатьләрен башкаларныкыннан югарырак куя. Аның, әйтик, кемгәдер ярдәм итәргә вакыты да, көче дә, җае да бар, әмма ул баш тарта.
Эгоистның шәхси чикләре башка берәүнекен «этеп керергә» дә күп сорап тормый.
– Шәхси чикләрне билгеләргә кеше тормыш дәвамында өйрәнәме, әллә бу балачакта ук салынырга тиешме?
– Балачакта салынса, бик яхшы, әлбәттә. Гомумән алганда, кешенең шәхси чикләрен билгеләве, тоюы дөньяга аваз салганда ук башлана. Карында чакта бала әнисе белән бербөтен була. Ә аның дөньяга аваз салуы – сепарация, ягъни әнисеннән аерылуының тәүге этабы. Менә шушы мизгелдә дә кеше үз чикләре барлыгын тоя. Алты айлык чакта балага әкренләп ана сөтеннән башка ризыклар ашатып карый башлыйлар. Монысы инде – сепарациянең чираттагы адымы.
Кечкенәдән баланың шәхси әйберләре булса, аның адымнарын әти-әнисе хупласа, хөрмәт итсә, нәрсәне дә булса көчләп такмаса, физик яктан да, рухи яктан да көчле булып үссә, киләчәктә ул шәхси чикләрен дә яхшы беләчәк.
Ә инде балачакта бу шартлар үтәлмәсә, кеше белгеч ярдәме беләнме, үз тормышын үзе анализлапмы, якыннары белән аралашу ашамы – ничек кенә булса да, шәхси чикләрен билгеләргә өйрәнә ала. Бу – шактый катлаулы, әмма тормышта бик кирәкле процесс.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез