Газетага язылу

Ярминкәләрдә 1,2 миллиард сумлык продукция сатылган

Татарстанда 13 көн ярминкәдә авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр 1,2 миллиард сумлык продукция саткан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярминкәләргә барлыгы 6,6 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 4 мең тоннадан артык бәрәңге, шулай ук 257 тонна үлчәүле сөт, 746,2 тонна шикәр комы, 1,7 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 940,3 тонна ит китерелде», – диелә министрлык хәбәрендә.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдән бирле Казанның – 14, Чаллының – ике, Яшел Үзән районының – ике, Түбән Кама районының өч мәйданчыгында, шулай ук башка муниципаль районнарда уза. Алар 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкәләр җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтәне ныгыта, авыл хуҗалыгы үсешенә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга булыша, бу «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре