Яшь буынны ничек итеп китапны яраттырырга соң? Казанга «Китап поезды» килде

Казанга «Китап поезды» килде. Быелгы илкүләм акция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Танылган язучылар, китап сөючеләр башкалада нәрсә турында сөйләшергә җыена? Чараның нечкәлекләрен Татарстан милли китапханәсендә узган очрашуда чиштеләр.

Әлеге чара икенче тапкыр оештырыла. «Китап поезды» 13 мартта Санкт-Петербург шәһәреннән кузгалып киткән иде. Казаннан тыш, ул Минск, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск, Волгоград шәһәрләре аша да үтәчәк. Курск өлкәсе проектка онлайн форматта кушылачак.

«Россиянең китап маяклары» программасы буенча Казанның унлап мәйданчыгында төрле очрашулар көтелә. Алар арасында милли китапханә, «Адымнар» гимназиясе, мәдәният үзәкләре дә бар. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның максаты – мәдәният, мәгарифне үстерү, китап укуны, шулай ук рус телен, әдәбиятын популярлаштыру. Кунакларның Татарстан язучылары белән дә якыннанрак аралашасы килә.

«Россиянең китап маяклары» фестивале президенты Денис Котов белдергәнчә,  беренче маршрут Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләр аша Владивостокка кадәр барып җиткән. Анда 70 ләп язучы катнашкан. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан исә бөтенләй яңа маршрут төзегәннәр. Башкалабызга танылган язучылар Олег Рой, Илья Бояшов, Ася Лавринович   килде.

– Акция илдә яшәүче һәр кешене елга уртача 12 китап укуга җиткезүне күздә тота. Без моңа ун ел эчендә ирешербез дип уйлыйм. Тешне көнгә ике тапкыр чистартабыз бит. Шуның кебек һәрберебез айга ким дигәндә бер генә булса да китап укырга тиеш. Электронмы ул, кәгазь форматмы – кайсы да ярый. Акциянең файдасы бар. Олылар арасында китап укучылар артты.  Китапханәчеләр белемне әти-әниләргә тапшырырга тырыша. Алардан күп нәрсә тора. Бүген балалар, үсмерләр көнгә 5–6 шар сәгать телефонда утыра. Аларны һәр көнне 30–40 минут булса да, китап укырга өйрәтәсе иде, – ди Денис Котов.

Язучы Олег Рой башкалада узган чараларда еш катнаша икән. Бу юлы да бик зур миссия белән килүен әйтте ул.

– Бөек Ватан сугышына, шулай ук махсус хәрби операциягә багышланган китаплар алып килдек. Без бәрелешләр кырында туган яңа әдәбият, хәрби операция зонасыннан кайтып, шигырь, роман язучы яшь авторларга премияләр булдыру турында сөйләшәчәкбез. Казанда бүген 25 очрашу булачак. СВО темасына язучы яшь авторлар белән дә очрашачакбыз.  Хәрбиләр, укучылар белән аралашачакбыз. Китаплар бүләк итәчәкбез. Китап  укучыларның да, язучыларның да фикерләрен ишетәчәкбез, – диде Олег Рой.

Яшь буынны ничек итеп китапны яраттырырга соң? Бу хакта Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билаловадан сораштык.

– Сабалылар бөтендөнья әдәби марафонында иң күп татарча китап укучы булып санала. Шуңа күрә яңалыкларны, яңа китапларны белеп тору бик кирәк, – ди Ләйсән Билалова. – Иң төп проблема – китап укучыларны кызыксындыру. Без эшне кечкенәләрдән башладык. «Гаилә белән китапханәгә» дигән проект булдырдык. Кайчак сабыйның әнисе белән җитәкләшеп китапханәгә рәсем карарга килүе дә җитә. Әгәр кызык икән, икенче мәртәбә тагын киләчәк ул. Без әти-әниләр, балаларны аерым җыябыз. Аларның һәркайсына махсус программа әзерләдек. Телефонга каршы көрәшү җиңел түгел, билгеле. Төрле юлларын эзлибез. «Әдәби алан» исемле бик яхшы проектыбыз бар. Без аны республикага да тәкъдим итә алабыз. Китапханәдә һәр атна саен балаларга бирем бирәбез. Алар аны дәфтәргә язып бара. Мәсәлән, дүшәмбе көнне язучының тормыш юлы белән таныштырабыз, чәршәмбе социаль челтәрдә шигырьләрен, иҗатын урнаштырабыз. Бу сорауларга җавапны язып бетерү өчен җомга китапханәгә килергә кирәк. Елына ике тапкыр, нәтиҗә ясап, бәйрәм үткәрәбез. Без инде өч мәртәбә грант оттык. Проект, чыннан да, балаларны җәлеп итәргә булыша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре