Аның әйтүенчә, бүген цифрлаштыруның төп сәбәбе булып кадрларга кытлык тора.
“Элегрәк предприятиеләр иң элек чыгымнарны киметү өчен цифрлы технологияләрне гамәлгә кертергә тырышса, бүгенге вазгыять башкача. Күбрәк җитештерү өчен кешеләр җитми”, – дип аңлатып үткән ул.
Габдрахманов басым ясап әйткәнчә, ясалма фәһем кешене алыштыра алмый, әмма ясалма фәһемнән файдалана белүче инженер, әлеге технологияләрне үзләштермәүчене алыштыра алачак. Ул эш көненең 4 сәгатен – тикшеренүгә, тагын 4 сәгатен хисап төзүгә исраф итүче инженерны мисалга китереп үткән.
“Хисап төзүне ясалма фәһемгә йөкләгән очракта, инженерның эше яртылаш кими, һәм ул калган дүрт сәгатьне дә төп бурычын үтәүгә багышлаячак. Шулай итеп, асылда ул тагын ярты инженерны алыштырачак”, – дип билгеләп үткән министр урынбасары.
Аның әйтүенчә, бүген Татарстанда ясалма фәһем таләп ителгән 2 меңнән артыграк вакансия бар. 2023 елдагыга караганда 2,7 тапкыр зуррак сан бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез