Яшел Үзән – батырлар шәһәре

Татарстандагы Яшел Үзәнгә һәм илдәге тагын алты шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта Указга Владимир Путин кул куйды. Мондый исем Бөек Ватан сугышы елларында халыкның Җиңүгә керткән өлеше өчен бирелә.

«Победа» оештыру комитетында Россия Президенты Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы елларында хәрби корабльләр, артиллерия снарядлары җитештерелгәнен әйтте. Артиллерия җайланмалары һәм пулеметлары куелган бронекатерларның Сталинград сугышында Кызыл Армиянең төп көчләреннән берсе булганын искәртте.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев мондый мактаулы исем бирелү вакыйгасын бик урынлы дип саный. «Яшел Үзән Җиңүнең 80 еллыгын бик тә истәлекле бүләк белән каршылый. Ул аңа бик лаек. Моңа тылдагы хезмәтләр генә түгел, сугыштагы батырлык та өстәлә. Гомумән алганда, Яшел Үзән халкының Җиңүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Мин хәзер дә ветераннар белән еш очрашам. Аларның фидакарь, үзенчәлекле кеше булуларына гаҗәпләнәм дә, сокланам да», – ди ул.

Шунысын да искә алырга кирәк: Яшел Үзәндәге Серго һәм Горький исемендәге заводларга «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелгән иде инде. Димәк, Яшел Үзән ветераннарының чыннан да фидакарь кешеләр булуына һич кенә дә шикләнерлек түгел. Яшелүзәнлеләр батыр якташларын онытмыйлар. Аларның исемнәре онытылмасын өчен, моңа кадәр дә шактый эшләр эшләнгән инде. Шәһәр үзәген тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган һәйкәл бизи. Предприятие музейларында сугыш вакытындагы олы хезмәт мәңгеләштерелгән. Район башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова әйтүенчә, бу вакыйга уңаеннан куелачак истәлекле стела өчен урын сайлый башлаганнар инде. Бу уңайдан һәркемнең фикере искә алыначак.

Элеккеге хезмәттәшебез Ильяс Салихҗан гомеренең күп өлешен Яшел Үзән шәһәрендә яши. Журналист хезмәте аны бик күп ветераннар, аларның хезмәте белән таныштырган. «Шәһәр халкы өчен бу вакыйга бик зур яңалык булды. Хәбәр килеп ирешкәч тә, шәһәр халкы социаль челтәрләрдә бары тик шул хакта гына сөйләште, дисәм дә ялган булмас. Нинди яшьтә, нинди һөнәр иясе булуга карамастан, телләрендә гел бер үк сүз булды. Котлаштылар, видеолар җибәрештеләр», – дип, ул да сөенече белән уртаклашты.

Яшел Үзән һәм Җиңү саннар белән фактларда

Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан 34 679 кеше Бөек Ватан сугышында катнаша. 17 меңе яу кырыннан әйләнеп кайта алмый.

Сәнәгатьнең яңа тармаклары барлыкка килә.

Горький исемендәге завод, 121 бронекатер, 17 буксир, 5 баржа, 17 данә төрле кораб төзеп, фронтка барлыгы 162 судно озата. Болардан тыш, 4 миллион 221 мең данә 76 миллиметрлы артиллерия снаряды, 2776 пулемет, 2760 авиабомба корпусы, 605 зенит жайланмасы, 25 708 сапер көрәге, аэрочаналарга детальләр җибәрә.

Сугыш чорында Яшел Үзән шәһәре һәм районы фронтка 4000 данә матур әдәбият, 13 мең данә тәмәке янчыгы, 8500 посылка жибәрә.

Серго исемендәге завод һәр ай саен 1 миллион 500 мең снаряд житештерә, аны фронтка озатып, планны 10 мәртәбә арттырып үти.

Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводлар сугыш барышында СССРда җитештерелгән һәр 10 снарядның берсен эшләп чыгара, ягъни фронтка 70 миллионга якын снаряд озатыла.

Шәһәр һәм район халкы сугыш барган яклардан килгән 30 меңгә якын кешене үзенә сыендыра. Сугыш алдыннан Яшел Үзән шәһәрендә 30 меңнән артык кеше исәпләнсә, 1941 елның ноябрь аена халык саны 60 меңгә җитә.

Сугышчыларга 23 мең тун, 59 мең телогрейка, 106 мең пар күлмәк-ыштан, 54 мең пар киез итек, атларга 700 мең тонна яхшы сыйфатлы печән озатыла.

Сугыш чорында җәрәхәтләнгән, яраланган солдат, офицерлар өчен республикабызда 59 госпиталь ачыла, шуларның берсе Яшел Үзәндә эшли. Анда 1942 елда 6 төр белгечлек буенча 63 табиб һәм шәфкать туташы хезмәт итә, даими рәвештә 450–550 яралы сугышчы дәвалана, аякка баса.

Мәктәп балалары, фронтка дип, 10 мең тонна металлолом җыйнап тапшыра, дару үләннәре җыя.

Яшел Үзән комсомоллары һәм яшьләре, «Татарстан комсомолы» исемле танк колоннасы һәм авиаэскадрилья төзү өчен, акча җыярга тәкъдим итә. 2 миллион 200 мең сум акча жыела.

«Яшел Үзән комсомолы» дип язылган беренче хәрби самолет 1942 елның августында очарга әзер була.

1942–1944 елларда яшелүзәнлеләр Армия һәм флотка бөтен халык ярдәме фондына 30 миллион сум акча җыя. Җыелган акчага «Красная Татария» һәм «Колхозник Татарии» исемле танк колоннасы, «Совет Татарстаны» исемле авиадивизия, бронекатер, бронепоездлар төзүдә үзләреннән зур өлеш кертә. Яшел Үзән халкы броняланган, тулы- сынча коралландырылган 2 кораб төзү өчен акча бирә, һөнәр һәм тимер юл училищелары, ФЗӨ мәктәпләре укучылары һәм хезмәткәрләре үз акчаларына һәм якшәмбе өмәләрендә эшләп тапкан акчага «Татарстанның хезмәт резервлары» дигән торпеда катеры сатып ала. Катер Кара диңгез флоты составына кабул ителә.

1943 елның 8 маенда Яшел Үзән районыннан Сталинградка бик күп савыт-саба, урын-җир кирәк-ярагы, китаплар, җиһазлар һәм терлек җибәрелә. Шул ук көнне ярты вагон лампа пыяласы, 4 вагон шпал чималы, 10 вагон төзү материаллары да озатыла.

125 эшче, 15 инженер-техник хезмәткәр Сталинградны торгызуга китә. Аларның күпчелеге шпал, фанер, Горький һәм Серго исемендәге заводлар хезмәткәрләре була.

Яшел Үзән бүген

Горький исемендәге завода узган ел Хәрби диңгез флоты өчен 3 ракета йөртүче корабль төзелгән. Суднолар төзү буенча 12 млрд сумлык 6 контракт булдырылган һәм тормышка ашырыла башлаган. Алар арасында беренче йөзмә балык заводы да бар. Предприятие 2027 елга кадәр заказлар белән тәэмин ителгән.

Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы суднолар төзү буенча төп инженерлык үзәге булып санала. Анда бүген моңарчы илебездә тиңдәше булмаган өч проект буенча эш бара. Бу – «күзгә күренми торган» суднолар һәм экипажсыз корабльләр. Аларны серияле җитештерү күздә тотыла. Экипажсыз һәм су астында йөзүче роботлаштырылган системалар үзәген төзү күздә тотыла.

Серго заводы дәүләт оборонасы һәм тыныч тормыш өчен билгеләнгән заказлар белән тәэмин ителгән. Төп продукциядән кала, POZIC катлаулы технологик җиһазлар эшләп чыгара. «Аурус» автомобиленең тәҗрибә формасында эшләнгән үрнәге тиздән җитештерүчеләргә тапшырылачак.

Белешмә

Яшел Үзәннән кала, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә Курган, Югары Пышма (Свердловск өлкәсе), Ишембай (Башкортстан), Миасс (Чиләбе өлкәсе), Ленинск-Кузнецкий (Кемерово өлкәсе), Салехард (Ямал-Ненец автоном округы) лаек булды. Мондый исем күп кенә зур шәһәрләргә бирелгән иде иде. Казан бу исемгә 2020 елда лаек булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре