Газетага язылу

Яшьләргә татар мохите җитәме?

«ВТ» журналисты әлеге сорауга җавап эзләде.

Яшьләргә татар мохите җитәме?
Фото: Татар-информ

Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:

 – Казанда татар яшьләре өчен татар мохите бар. Бүген шәһәрдә әлеге юнәлештә шактый күп эш алып барыла: җәй айларында гына да көн саен диярлек татарча чаралар үтә. Яшьләрнең сайлау мөмкинлеге бар: театрга барырга, Татар китабы йортына, «Шәрык клубы»на, концертлар, очрашулар, лекция, мәчетләргә йөрергә мөмкин. Кыскасы, башкалада татар телен ишетә, татарча аралаша, үзеңә якын кешеләр һәм проектлар таба аласың. Әлбәттә, әлеге мохиткә үзең дә керергә, актив булырга кирәк.

Районнарда исә хәл төрлечә. Кайберләрендә татар мохите бик көчле, кайберләрендә ул күбрәк гаилә, мәктәп, мәдәният йорты яки аерым актив кешеләр тирәсендә саклана. Шуңа күрә бу мохитне Казанда гына түгел, районнарда да көчәйтү, яшьләр өчен кызыклы һәм заманча форматлар булдыру мөһим.

Ләйлә Лерон, татар активисты:

– Хәзерге вакытта татар яшьләре ул мохитне үзләре булдыра. Моны берәүдән дә көтми. Татарча сөйләшергә теләкләре бар. Шуңа тартылалар да. Андый кешеләр бер-берсен эзләп таба. Кирәк икән, бергә җыелып, гитарада уйнап, җырлашып утыралар. Кичә бер ишегалдында баскетбол уйнаучы бер төркем татар егет-кызларына игътибар иттем. «Боҗра» дип сөйләшәләр хәтта. Яшьләр аптырап тормый: кирәк икән, аралашу, китап уку клублары булдыралар. Продюсер, шоумен Нур Алиевның кызы Мәдинәгә 16 яшь кенә. Әмма ул бик актив, социаль челтәрләрне татарча алып бара, спектакльләргә йөри. Шундый яшьләргә карап сокланам. Янәшәмдә барысы да шундый. Бәлкем, Авиатөзелеш районындагы «Жилплощадка»га барсам, анда хәлләр башкачарак булыр иде. Аларга татар теле кирәкмидер ул. Минем тирә-юньдәгеләр барысы да татарча сөйләшә.

Ильяс Сираев, 8 нче сыйныф укучысы, татарча өйрәтә торган «Кайнар» курсы авторы (Чаллы):

– Кешеләрнең татар телен белүен һәм татарча сөйләшүен телим. Узган ел җәйге каникулда онлайн курслар ачып җибәргән идем. Башта туганнарым, дусларымны җыйдым. Утызлап кеше булгандыр. Быел татар телен өйрәнүчеләр 300 гә җитте. Алар арасында яшьләр дә шактый. Татар телендәге проектлар аз, дип саныйм. Яшьләрдә татарча аралашу теләген әллә ни күрмим. Татар гимназиясендә укысам да, сыйныфташларым барысы да русча сөйләшә. Татар мохите җитеп бетми.

Гөлдания Зиннәтова, башкаладагы «Шәрык клубы» комплексы җитәкчесе:

– Татар яшьләре нәрсә кирәген, җитмәгәнен үзләре дә белми. Татар мохите исә җитә, дип уйлыйм. Һәр яктан да мөмкинлекләр тудырылган. Музыкага килгәндә, төрле юнәлешләр бар. Яшьләр альтернатив музыка аша телгә, милләткә тартыла. Дөрес, өлкәннәр мондый төр музыканы өнәп бетерми. Яшьләр клубка яратып йөри. Без төрле яшьтәгеләр өчен чаралар үткәрәбез. Җырлап күңел ачалар, дискотекалар да уздырабыз.

Булат Шәйми, татар блогеры, музыкаль продюссер:

– Җитми. Рус телле мохит күбрәк. Рус телендә контент булсынмы, фильм, музыка һәм башкасы. Ләкин күзәтүләрем буенча, бүген татар контенты, музыка, кино, татар блогерлары артты һәм кызыксыну күбәйде. Алга китеш бераз бар. Әгәр татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылмаса, аны күпчелек өйрәнмәячәк. Татар телен белүчеләр саны кими бара. Без ничек кенә башка өлкәләрне популярлаштырырга тырышсак та, дәүләт дәрәҗәсендә кайгыртмасалар, ул барыбер җитәрлек дәрәҗәдә булмаячак. Аның мәктәп, университетта булуы, башка өлкәләрдә кулланылуы кирәк.

Әмир Сабиров, «Татар егете» бәйге җиңүчесе (Казан):

– Әти-әни, әби-бабай белән гел татарча гына сөйләшәм. Минемчә, яшьләргә бүген татар мохите җитеп бетми. Ни өчен дигәндә, хәзер күп кеше русча сөйләшә. Шул телгә ихтыяҗ зуррак. Татарстанда яшәгәч, без үз телебездә аралашырга, аны алга алып барырга тиеш. Татар теленнән имтихан бирүем дә юкка түгел.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре