Газетага язылу

«Ят ризык дип, кеше шаккатырып булмый»

Күпләр хәзер туйлар, туган көннәрне уздырыр өчен кафе һәм рестораннарны сайлый. Тик өйләрендә бәйрәм итүчеләр дә бар әле. Андыйлар табынны я үзләре кора яки бу эшнең осталарын дәшә. Балтач районының Кариле авылында яшәүче Гөлфәния Мәхмүтова заказга бәйрәм өстәле әзерли. Аның белән табын кору серләре турында сөйләштек.

«Ят ризык дип, кеше шаккатырып булмый»

Гөлфәния апа, аш-суга осталык сезгә кемнән килә?

– Әнием – бик оста пешекче. Һөнәре башка булса да, өйдә безне гел тәмле ризыклар пешереп сыйлады, гомере буе ипине үзе салды. Без генә түгел, аның ризыкларын бар кеше ярата иде. Һәрвакыт бәйрәмнәргә камыр ризыкларын пешереп бирүен сорадылар. Үзем дә гел аның янында кайнашып үскәнгә, аш-су әзерләргә яраттым. Элек туйлар, юбилейлар барысы да өйдә уза торган иде бит. Үсә төшкәч, туганнарга табын корышырга чакыра башладылар. Пылау кебек икенче ашларны иремнең туганы яратып пешерә иде. Чәй тәм-томнарын исә икетуган Зөһрә апам пешерергә өйрәтте. Барысын да ихластан пешерсәм дә, камыр ризыкларын аеруча яратып әзерлим.

38 яшемдә гаиләбезгә бик зур хәсрәт килде. Ирем Рәис яшьли вафат булды. Әтиләрен югалтканда бер улыбызга – 13, икенчесенә 7 яшь иде. Бик матур итеп яшәп яткан иремнең шулай кинәт бакыйлыкка күчүен бик авыр кичердем. Биш ел аңыма килә алмадым. Менә шул вакытларда әлеге хезмәтем минем җаныма дәва бирде, тормышымны җайларга, алып барырга, балаларымны аякка бастырырга бик нык ярдәм итте. Матди яктан да файдасы зур булды, кешеләр арасына чыгу, төрле гаиләләр белән эшләү, аралашу да көч өстәде, мине тормышка кайтарды. Улларым да әтиләренә охшап, бик тырышлар. Хуҗалыкта бер эш эшләгәнем булмады, мин бары тик өйдәге эшләрне генә башкардым. Шулай итеп, 2007 нче еллардан башлап, табын кору минем төп эшемнән бушаган арада яратып башкара торган хезмәтемә әйләнде. Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнарына үзем генә дә, башка апалар белән дә йөрим. Соңгы елларда кейтеринг хезмәте популярлашса да, элеккеге традицияләрне саклап, туганнарын, дусларын өйләренә җыя торган гаиләләр күп әле.

 

Кешенең төрлесе була бит. Кемгәдер монысы, кемгәдер икенчесе ошамаска мөмкин.

– Андый кешенең очраганы булмады. Бер дәшкән кеше икенче, өченче тапкыр да чакыра. Эшемне иң элек меню төзүдән башлыйм. Ризыклар исемлеге әзер булгач, нинди продукцияне күпме күләмдә алырга кирәклеген әйтәм. Шуннан соң инде бер яки ике көн алдан барып, әзерләнә башлыйм. Салат, кабымлык ише ризыкларны өйдә ясатып кына алып китүчеләр дә бар. Хуҗалар янына баргач, тегене-моны сорап җәфаламас өчен, кирәк-яракларны үзем белән йөртәм. Пычак, куна тактасы, уклау, хәтта савыт-сабаны да үземнекен алып барам.

 

Аена ничә табын корасыз?

– Кеше саны бик күп булмаса да, барыбер көнендә генә эшләп бетереп булмый. Алдан барып, хәстәрләп кайтам. Кешеләрнең өйләренә табын барып корудан тыш, туйларга, никахларга казлар, чәкчәк, ипи, кош теле, паштет дә пешерәм әле мин. 17 кило чәкчәк пешергән атналарым да була. Ит, җимеш бәлешләрен пешереп бирүемне дә сорыйлар. Кыскасы, атна арасында бер генә дә буш көнем юк.

 

Аш-су осталары табын корганда иң еш ясый торган хата нидә?

– Кайбер кеше ризыкларны бик мулдан, без кушканнан күбрәк итеп ала. Артып кала бит инде ул. Хәзер бөтен кешедә бөтен нәрсә бар, ниндидер ят ризыклар әзерләп, кеше шаккатырып булмый. Аш, ике төрле икенче ашлар булса, әллә никадәр әзерләп, ризыкны исраф итәргә дә кирәкми. 20 кешелек табынга 12–13 төрле ризык (салатлар, кабымлыклар, каклы җимешләр һәм башкалар) әзерләнсә, бик мул табын була инде. Җиләк-җимешне дә чамадан тыш күп алу яклы түгел мин. 25 кешелек табын өчен дүрт урынга җиләк-җимеш җитә.

 

Кайбер якларда чәй ризыкларын кунакларның үзләренә биреп җибәрү гадәте бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Гадәттә Коръән ашларында шулай. Табын тулы ризык булгач, чәй эчәрлек чама да калмый бит. Андый очракта кунакларга биреп җибәрер өчен алдан хәстәрен күрү яхшы инде.

 

Табын кору модасы да гел үзгәрүчән. Хәзер ничек?

– Элек бик күп төрле салатлар ясый торган идек, хәзер күбрәк кабымлыклар әзерлибез. Табынга майонезлы – бер, үсемлек мае салып ясалган бер салат җитә. Элек безнең якта җимеш бәлеше популяр иде, хәзер ит бәлешенә күчеп баралар.

 

Иң зур заказыгызны хәтерлисезме?

– Дәү абыйның улы өйләнгәндә 40 йомыркага чәкчәк пешергән идем. 10 йомыркадан 2 кг тирәсе чәкчәк чыга. Димәк, мин бер пешерүдә 8 кг чәкчәк әзерләгән булып чыгам. Бер төрле ризык төрлечә килеп чыгарга мөмкин. Пешергән ризыгым үземә ошамый икән, кабат әзерлим. Өйдәгеләр: «Әллә ни зыянлы түгел бит, шулай калсын», – дисәләр дә, миңа ошамаган ризык заказ бирүчегә дә ошамый бит инде. Бервакыт туйга дип китергән ике зур каз кирәгеннән тыш кызарып пеште. Ошамагач, үземнекен пешереп бирергә туры килде.

 

Сезнең рецепт дәфтәре калынмы? Әллә барысы да башта гына сакланамы?

Калын, элек яза идем. Тик хәзер мин дәфтәргә язып бармыйм, барысын да башта гына саклыйм, чөнки һәр рецептны яттан беләм. Бәйрәм саен шул бер рецепт буенча эшлибез, шуңа күрә язмыйм.

 

Ризык озаграк саклансын өчен нишләргә? Аның берәр сере бармы?

– Пироглар өчен камырны суыкта кабартам. Алай иткәндә ризык озаграк саклана. Хәзер табыннарга майонезлы салатларны сирәгрәк чыгаралар. Бердән, ул сәламәтлеккә зыянлы, икенчедән, үсемлек мае белән әзерләнгән салатлар озаграк саклана. Майонез, йомырка, суган – салатны тиз ачыта торган ризыклар. Кабымлыкларны да чамадан тыш күп итеп ясамау яклы, алар тиз бозылучан була.

Гөлфәния Мәхмүтовадан бәлеш камыры рецепты

Зур бәлеш өчен 200–250 г атланмайга 300 г каймак, бер аш кашыгы майонез, бер йомырка һәм бик аз гына җылы су салам. Камырны бер сәгать ял иттерәм.

Җимеш бәлеше камырын да шулай ук ясыйм, тик анысына бер бал кашыгы шикәр комы да өстим.

 

Киңәш

 Ит бәлешен пешергәндә бер сәгатьтән соң шулпа салсаң яхшы. Бәлешнең төбен тишәргә киңәш итүчеләр дә бар, үземнең дә шулай эшләп караганым булды, тик алай иткәч, бәлеш озак пешә. Җимеш камырына да, ит бәлешенекенә дә су бөтенләй дә кушмыйм диярлек.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре