Язын көч-дәрт өстәү өчен организмның витаминнарга һәм микроэлементларга кытлыгын бетерергә кирәк. Моның өчен, мәсәлән, Омега-3 кислотасына бай балык, диңгез продуктлары, үсемлек мае, чикләвек, кузаклыларны ешрак куллану әйбәт булачак, дигән ул.
Моннан тыш белгеч калий һәм натрийга бай банан, диңгез кәбестәсе, яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк ашарга киңәш иткән. Антиоксидантлар чыганагы – какаосы күп булган сыйфатлы кара шоколад та язын «уянырга» ярдәм итә.
Белгечнең тагын бер киңәше – организмда су-тоз балансын саклау. Җитмәгән сыеклыкны өреле шулпа, мәсәлән, тавык шулпасы белән дә тулыландырырга мөмкин.
Шул ук вакытта язын «каты» каһвә, хәмер, тозлы кабымлыклар куллануны чикләү киңәш ителә, дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез