Газетага язылу

Җиде кат тикшереп тотасы!

Кайбер елгаларда су инде тубыктан икән. Әмма балык җене кагылганнарны моның белән генә куркытып буламы соң? Балыкчылар уңыш барлаганда, белгечләр җылы көннәрдә өйдә генә утырырга киңәш итә. Алданып харап булуың бар. Кышын балык тотучыларның без дә хәлләрен белештек.

Узган атнада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов тагын бер кат балыкчыларны кисәтте. Быелгы бозга ышаныч юк. Су җыелгач, бозның бармы-юкмы икәнлеген чамалау да кыен. Шуңа күрә елга буена төшмәвең хәерлерәк. Баргансың икән, белгән һәм куркыныч булмаган урыннарда гына тот. Кыскасы, үзегез генә йөрмәгез һәм көннәр суытканны көтегез. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да кимрәк булган урында балык тотучыларны штраф көтә. 25 балыкчыны административ җавапка тартканнар да инде. Әмма аларның барысы да мондый киңәшләргә колак салмый.

Минзәлә районының Тауасты Байлар мәктәбе директоры Марс Хәмидуллин балыкка һава торышына карап йөри. Кышкы балыкчылык белән 25 ел шөгыльләнә икән инде.

– Көннәр җылы торгач, быел боз куркынычрак. Елганың тирән урыннарында аның катламы юкарак. Калган җирендә куркыныч түгел. Ык буена йөрибез. Ял көннәрендә иртәнге сәгать 6 да ук китәбез. Кода белән махсус техника, ягъни аэроглиссер белән дә баргалыйбыз. Алабуга, чуртан, чабак эләгә, – ди ул.

Кама Тамагында яшәүче Вилдан Галимов полициядә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Вакыты бар хәзер, шуңа күрә кышын да балыктан кайтып керми. Атнага ике-өч бармаса, күңеле тынычланмый. Шулай да балыкның яхшы эләгә торган чагы – мартны көтә ул. Балыкка дусты Фәнис белән бергә йөриләр. Термос белән кайнар чәй булса, башкасы кирәкми, суык та сизелми, диләр.

– Безнең Яшелчә авылы Идел буенда урнашкан. Монда туып, балык тота белмәү – үзе бер гөнаһ. Шуңа күрә 4–5 яшьтән үк җәй көне кармак сала идек инде. Әти дә балыкчы иде. Табыннан бервакытта да балык өзелмәде. Хәзер дә шулай. Үзем чистартам, кыздырам. Иң зур балыгым – 6 килолы судак, – ди Вилдан Галимов.

Балыкка йөрүнең тәртибен яхшы белә ул. Боз каткач, иптәшләре иң беренче булып, биленә бау бәйләп, аны кертеп җибәрә икән. Ни өчен дигәндә, авырлыгы 100 кило. Ул батмаса, димәк, боз нык дигән сүз.

– Бозның калынлыгы әлегә түзәрлек – 15 сантиметр чамасы. Әмма өсте тайгак. Су төшмәгән үзе. Көн җылынганчы, елганы иңләп йөри идек. Эчкә кермәскә, сакланып йөрергә кирәк. Борау белән тишкәндә, боз калынлыгын күрәбез. Чамасын белеп кенә йөрибез. Башкаларга да шуны киңәш итәм, – ди балыкчы.

Сатар өчен түгел, ашарга, дусларына күчтәнәчкә бирергә тота ул. Кәҗәсе түгел, мәзәге кызык. «Елга буенда телефон да, берни дә кирәкми. Балык кына булсын. Бар дөнья онытыла», – ди ул. Берсендә шулай борау алырга онытканнар. Бозны таш белән тишәргә туры килгән. Бер балык та тотмыйча өйгә кайту килешә торган эш түгел бит. Кармак салуның тәртибе турында да сораштык.

– Балыкны куркытырга ярамый. Ул тынычлыкны ярата. Балыкчылар бергә җыелып, бозны барысы да борау белән тишә башласалар, балык качып бетәчәк. Һәр балыкчының үзенең яраткан урыны бар. Таң атканда яхшы эләгә балык. Ун метр тирәнлектән кармак белән тотам. Җиме – килька балыгы. Балык елдан-ел кими, чөнки тотучылар күп. Сәгатьләр буе көтеп утырам кайчак. Берне тотып кайтсаң да, әйбәт. Элек балыкчылар уңышны килолап үлчи иде. Хәзер: «Ничәне тоттың?» – дип сорыйлар. Судак, берш, сазан эләгә.

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылы балыкчысы Илгиз Гыйниятуллин дүшәмбе көнне берьюлы алты судак тоткан. Мондый көннәр сирәк була, ди. Һәрберсе – 1,5 килолы. Иң зур балыгы – 3 килолы. Елга сыен дуслары, туганнары, күршеләренә өләшә. Юмарт булсаң, тагын кайта бит ул!

– Кая боз китсен ди әле?! Рәхәтләнеп йөрисең. Соңгы берничә көндә генә боз өстенә су чыкты. Әмма ул зыянлы түгел, – ди 50 яшьлек Илгиз Гыйниятуллин. – 5–6 ел элек иптәшләргә ияреп балык тота башладым. Бик әшәке чир икән ул. Эләктерсә, ычкындырмый. Бер дә туйдырмый үзе. Иртән китеп, кич кайтам. Караңгы төшү генә өйгә кайтырга вакыт җиткәнен искә төшерә.

Балыкчы хатыннарына яман. Ирләре елга буеннан кайтып кергәнче, ут йотып торасы. Һава торышының көйсезлеге дә балык җене кагылганнарны туктата алмый.

– Барма, дисәң дә, китә. Балык дигән нәрсә шундый ул. Ял җиттеме, елга буена ашыга ирем. Каян чыккан, әле бу атнада дуслары сүзенә колак салды. Чулманга бармаска булдылар. Кайбер урыннарда су чыга башлаган икән. Тубыктан, дип әйттеләр. Куркыныч бит. Кайбер көнне балык шәп эләгә, кулын селтәп кайткан чаклары да була. Уңыш ничек елмая инде. Әле быел чуртан эләкмәде. Судак, бершлар каптыра. Балык тоткан көн өйдә бәйрәмгә әйләнә. Әмма балыкны ашамыйча торып та була, үзләре исән-сау булсыннар, – ди Түбән Камада яшәүче Лилия Ногманова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре