“Роскачество” ак күгәрекле Бри сырының 20 сәүдә маркасын тикшергән. Күп кенә җитешсезлекләр ачыкланган, дип яза “ТАСС”.
Сырның «Егорлык молоко», Vitalat, Schonfeld, Treville, «ВкусВилл», Metro Chef һәм «Городецкая сыроварня» маркаларында эчәклек таякчыклары тапканнар.
Үлчәүле «Fromager d’Affinos Excellence» француз сырының җитештерү датасы һәм импортер турында мәгълүматлары күрсәтелмичә сатылуы ачыкланган. Тагын җиде үрнәктә («Атон», «Нормандия», Treville сырларын кертеп) Geotrichum candidum күгәрегенең булу-булмавының күрсәтелмәве билгеләнгән. Әлеге күгәрек организмга зыян салмаса да, закон нигезендә сырның составында күрсәтелергә тиеш.
Моннан тыш Schonfeld һәм Treville маркалы сырларда аксым һәм майлар микъдарының кабында күрсәтелгән күрсәткечләргә туры килмәве билгеле булган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, тикшеренү нәтиҗәләре буенча сәламәтлеккә зур зыян белән янардай сырлар ачыкланмаган-ачыклануын. Ләкин бер генә сыр да “Роскачество” стандартлары таләпләренә туры килми, шуңа күрә берсенә дә дәүләтнең “Знак качества” билгесен биреп булмый, ди алар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез