Идеаль ир һәм хатын эзләгәндә

Көнбатышның мәгълүмат чаралары чаң суга: без яшәгән дөнья ялгызаклар дөньясына әверелеп бара. Планетадагы иң абруйлы аналитик басмаларның берсе булып саналган атналык журнал The Economist ялгызлыкның тиз арада бар дөньяны яулап килүен яза.

Журнал раславынча, соңгы сигез ел эчендә ялгызак кешеләр саны 100 миллионга арткан. Парсыз ирләр һәм хатыннар саны иң бай 26 илдә берничә тапкыр үскән. Һәр икенче ир ялгыз, хатыннарның 41 проценты ир таба алмый. Журнал бу хәлнең сәбәбе итеп, гүзәл затларның булачак иренә бик югары таләпләр куюын һәм бәйсезлеккә омтылуын күрсәтә. Алар бик яхшы белемле һәм югары хезмәт хакы алып эшләүче ир булуын тели, андыйлар юк икән, ялгыз калуны өстен күрәләр, ди. 

Көчсез җенес вәкилләре ир хатыны булырга теләми, дигән фикер чыкмый югарыда әйтелгәннәрдән. Ничек кенә тели әле. Табигый инстинктлар беркая да китмәде, гормоннар үз эшен әле дә эшли. Теләкләр тәртипсез җенси тормыш алып бару аша канәгатьләндерелә. Гаиләләр корылмауның, корылса да тотрыклы булмауның төп сәбәпләренең берсе нәкъ менә шул. Үзен гадәттән тыш иркен тоткан, әле бер ир, әле икенче ир кочагында булуны бернигә дә санамаган хатын-кызга кем кызыксын? Тормышны «либераль кыйммәтләр» дип аталган ялган идеяләр кысасына куып кертү җәмгыятьне җимерә, аны эчтән тарката. Бердән, демографик кризис бугаздан каты итеп тотып ала һәм моңарчы аңа игътибар итмәгән җәмгыятьләр дә бу мәсьәләдә чаң суга. Икенчедән, ялган фикерләр йогынтысында яшәү гүзәл затларны туры мәгънәсендә коллыкка төшерә. Сексуаль коллык сәүдәсе белән сәяси элиталар да, мафиоз кланнар да актив шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә принц Эндрю – Британия короле гаиләсе вәкиле – титулыннан мәхрүм ителде. Сәбәбе – коллык сәүдәсен конвейерга салган АКШ олигархы гыйбри Джеффри Эпштейн белән дуслык, шуның клиентларының берсе булу. Сексуаль коллык сәүдәсе белән мал туплаган Эпштейнны Израиль МОССАДы агенты булган, диләр. Булса булыр, коллык, шул исәптән сексуаль коллык Израильдә күптәннән чәчәк ата һәм ачы җимешләрен бирә. Андый сәүдә һәрвакыт кара трансплантологиягә барып тоташа. Бер татар маңкорты – үзен гыйбриләргә мөкиббән китүче дип атаган журналист, бу хакта әйткәч, «Фактлар китер», – дип ярсыган иде. Кеше хокуклары өчен халыкара федерация (FIDH) һәм Европа–Урта диңгез кеше хокуклары челтәре (EMHRN) игълан иткән докладларны укысын. Ул докладларда чит ил хатыннарының паспортларын тартып алып, фахишәлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итүләре, кыйнау һәм үтерүләргә барып җитүләре турында сөйләнә. 

Бүген скам-үзәкләр (мошенниклар офислары) матур тормыш эзләгән хатыннарны Азия илләренә алып барып сатуны оештыра, шунда аларны кыйнап эшләтәләр, эчке әгъзаларын алу очраклары да җитәрлек.

Level.Travel – туристлык онлайн сервисы россияле хатын-кызларның, төрек сериалларын карап, күпләп Төркиягә агылуларын хәбәр итә. 31 дән 44 яшькә кадәрге гүзәл затлар анда бай ир табарга өметләнә, ди. Гаилә төзү максатыннан, туристик сәяхәткә чыгучылар арасында «импорт иргә» тиенүчеләр бардыр, бәлки. Күпчелек, өметләре өзелеп, илгә исән-сау кайта алса, бәхетле булыр. Төрекләр элек-электән фахишәләрне «Наташалар» дип йөртә, бу хакта да онытмаска кирәк. Димәк, моннан барган хатыннарның ул илдә рейтингы бик югары түгел. 

Хатын-кыз мәсьәләсендә либераль карашларны яклаган Көнбатыш илләрендә һәм Азия атеистларында да карашларны кирегә үзгәртү тенденциясе күзәтелә. Күптән түгел Бундестаг рәисе Юлия Клёкнер Германиядә фахишәлекне тыю яклы булуын белдерде. Илнең «Европа борделе»нә әйләнүен ассызыклап: «Без хатын-кызлар хокуклары турында сөйләгәндә, фахишәлек – башка һөнәрләр кебек үк һөнәр, дип әйтсәк, бу томаналык кына түгел, ә хатын-кызларга карата хөрмәтсезлек акты да булып тора», – диде. Дөнья матбугаты чин илендәге карашлар үзгәреше турында: «Кытайдагы Милли хатын-кызлар конгрессында КНР рәисе Си Цзиньпин хатын-кызларның никахта һәм бала тәрбияләүдәге роленә басым ясады, ә эш урынында тигезлеккә игътибар итмәде, бу элекке еллар белән чагыштырганда үзгәреш булып тора», – дип яза. Игътибар итегез: либераль капитализм акулалары да, коммунистлар да акрынлап ислам шәригатендәге хакыйкатькә якынаерга маташа. Алар моны аңсыз рәвештә эшли, чөнки саташкан идеяләр нәтиҗәсендә катастрофага якынлашуларын аңлыйлар. Россиядә дә бар ул якка борылу. 

Яңалыклар тасмасыннан бер мәгълүмат китерик. Федерация Советының гаилә хокукы комиссиясенә караган фәнни экспертлар шурасы әгъзасы Элина Жгутова: «Феминизм аерылышуларга китерә һәм ир-атларны бәхетсез итә», – дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә ул «хатын-кызның җәмгыятьтә өстенлеген бетерергә» һәм «ир-атлар хокуклары өчен көрәшергә» чакырды. Чиләбе өлкәсеннән сенатор Маргарита Павлова да: «Хатын-кызлар югары белем алып, карьера артыннан куу нәтиҗәсендә кияүгә чыгуны соңга калдыра һәм бала табу сәләтен югалта», – дип чаң суга һәм моңа чик куярга өнди. 

Ясалма фикерләр кысасында бирелгән тәрбия ирләрдә ир сыйфатларын юкка чыгара. Көчсез җенеснең үзенә пар таба алмавының төп сәбәбе дә шул. Тасмадан тагын бер хәбәр укыйк. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Россиядәге ирләрнең 31 проценты, хатыннарының кереме югары булса, эштән китеп, өйдә утырырга тели. Шул ук вакытта 28 проценты үз керемнәре белән хатыннарының кереме тигез булса, өйдә аш пешереп торырга каршы түгел. Ир гаиләне тәэмин итүче вазыйфасын үз өстеннән шулай җиңел генә төшерә икән (андыйларның 60 процентка якынаюын күрәбез), үз-үзен хөрмәт иткән гүзәл зат ни өчен аның белән чиләнсен әле? Вазгыять Көнбатышта да шундый. Ирләр хатын-кыз идеалын гаиләне тәэмин итүче буларак күрә башлады. Мондый шартларда үзеңә тиң ярны дөньякүләм сәяхәткә чыгып эзләп тә таба алмавың гаҗәп түгел. Фитраны – кешенең туганда булган табигый халәтен –  ихтыяҗларын онытып, ялган кыйммәтләр кысасына куып кертү ачы нәтиҗәләргә китерә: егетләр – үзләренә кыз, кызлар ир таба алмый. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре