Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итүенчә, төзәтмәне бюджет һәм салымнар комитеты хуплаган.
Акча әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын юк итүгә тотылачак. Сүз иске чүплекләр, ташландык сәнәгать мәйданчыклары һәм дистә еллар дәвамында җыелган башка пычрак чыганаклар турында бара.
Татарстан Вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин моңа кадәр әйтеп үтүенчә, республика чистарту корылмаларын модернизацияләүдә сизелерлек уңышларга иреште. Бу эш «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында алып барылды, ул 2019 елдан 2024 елга кадәр «Экология» илкүләм проектының бер өлеше буларак эшләп килде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез