Игътибарсыз йөртүчеләр саны буенча Татарстан – илдә өченче урында. Авариягә юлыгу ешлыгына карап, bip.ru оешмасы белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Хәер, юллардагы вазгыятьне үзебез дә күреп торабыз. Вакыт узган саен юллар яхшырак, машиналар кәттәрәк булса да, иминлек арта дип мактана алмыйбыз. Юлда ник һаман тәртип юк? Белгечләрнең фикере төрле.
Әле карт түгел
Яше алтмыштан узган кешеләрнең машина йөртергә яраклымы-юкмы икәнлеген махсус тест ярдәмендә тикшерә башламакчылар. Россия Эчке эшләр министрлыгы 2030 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясенә шундый тәкъдим әзерләгән. Ул гамәлгә керә калса, олы яшьтәге машина йөртүчеләр, махсус сынау узып, әле машина йөртерлек егәре барлыгын исбатлаганнан соң гына рульгә утыра алачак.
Эш булсынга гына кертелгән тәкъдим түгел бу. Һәрхәлдә хокук сакчылары шулай дип ышандыра. Рәсми саннардан күренгәнчә, 2017–2024 еллар аралыгында Россиядә яше алтмыштан узган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре саны – 25 процентка, аларда үлүчеләр – 33 процентка, имгәнүчеләр 22 процентка арткан. 2030 елга кадәр илдә шушы яшь чиген узучылар – 25,8 процент, 2036 елга 27,7 процент тәшкил итәчәк, дип көтелә. «Шул сәбәпле, юлларда алар катнашындагы һәлакәтләр саны да артырга мөмкин», – дип фаразлыйлар Эчке эшләр министрлыгында.
Әлегә медицина тикшерүе узып, йөртү таныклыгын яңарткан һәркем иркенләп юлга чыга ала. Кайбер илләрдә исә яшь буенча чикләүләр күптән гамәлдә. Мисал өчен, Төркиядә 70 яшь тулгач, машина йөртүче ярты елга бер тапкыр медицина тикшеренүе узып торырга тиеш. 75 яшь тулгач исә, аңа рульгә утыру тыела.
Безнең машина йөртүчеләр үзләре бу хакта ни уйлый? Унбиш ел буе ерак юлларга йөреп эшләгән Минсур Вәгыйзов бу тәкъдимне хупламый.
– Алтмыш яшьтән узган кеше карт түгел бит әле ул. Һәрхәлдә, пенсия яшен арттырганда, андыйларны бер дә карт димәделәр. Әле алар юлда яшьләргә караганда күпкә ышанычлырак йөри. Игътибарсызлык бөтен кешедә бар. Ул яшькә карамый. Бүген юлда культура дигән нәрсә юк. Һәркемнең – үз кагыйдәсе. Яхшырак машинага утырса, кеше «юл кагыйдәсе» дигән нәрсәне бөтенләй оныта. Юлдагы иминлек артсын өчен, андагы чокырларны ямарга, өстәмә яктылык чаралары куярга, торак пунктлар эчендә сикертмәләр санын арттырырга да кирәк, – ди тәҗрибәле машина йөртүче.
Психолог Чулпан Гарәфиева-Нигъмәтҗанова исә бу тәкъдимгә уңай карый. Алтмыштан узгач, өлкән кешеләрдә психологик яктан да күптөрле үзгәрешләр булырга мөмкин, ди ул.
– Аерым алганда кешенең игътибарын туплау кыенлаша, реакция кими, хәтере начарлана, баш мие эшчәнлегендә дә үзгәрешләр күзәтелергә мөмкин. Болар бар да кешенең психологик һәм хисси халәтенә йогынты ясый. Ул үз чиратында кешенең юлда үз-үзенә тотышында да чагылыш таба. Шуңа күрә яше алтмыштан узган кешеләрне юлга чыгарыр алдыннан махсус тест ярдәмендә тикшерергә җыенулары бик яхшы. Өстәвенә хәзерге юлларда хәрәкәт коточкыч дәрәҗәдә. Машина йөрткәндә уяулык икеләтә күбрәк кирәк, урында тиз арада карар кабул итәргә туры килгән чаклар да була. Ә өлкән кешеләр боларны тиз генә эшләп өлгерә алмаска мөмкин, – ди белгеч.
Тәҗрибәле кеше остамы?
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, республика юлларында аварияләр, нигездә, тизлек арттыру, каршы як полосага чыгу, исерек килеш рульгә утыручылар аркасында килеп чыга. Тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыкканнары да шактый.
Соңгы елларда бу хакта аеруча еш сөйләнә. Рәсми саннардан күренгәнчә, быел биш айда Россиядә тәҗрибәсез машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны 17 процентка арткан. Шул сәбәпле Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җәй башында илнең барлык автомәктәпләрендә тикшерүләр уздырырга кушты. Моның белән генә юлдагы иминлек артырмы?
Казандагы югары машина йөртү осталыгы мәктәбе җитәкчесе Олег Шатов белән шул хакта сөйләштек.
– Юлда кем күбрәк куркыныч тудыра: яңа гына кулына машина йөртү таныклыгы алган кешеме, әллә инде озак еллар рульдә йөргән җитмешенче яше белән баручы әби-бабаймы?
– Монда яшьнең бернинди катнашы да юк. Миңа калса, юлда иң куркыныч кеше – тәҗрибәле машина йөртүче. Ник дигәндә, ул үзенә артык ышанган була. Белә торып, кагыйдә бозарга да күп сорамый. Яңа гына рульгә утырган машина йөртүчене дә гаепләргә ашыгырга кирәкми. Автомәктәптә бит аларны, юлда йөрүдән бигрәк, ГАИда имтихан тапшырырга әзерлиләр. Аннары кешедән бер мизгелдә үз эшенең остасы ясап булмый. Ул һәр эштә шулай. Ә машина йөртүчеләр никтер, өч ай укыгач, юлда тәҗрибәле машина йөртүчеләр белән бер дәрәҗәдә йөрергә тиеш дип уйлыйлар. Алай булмый. Шуңа күрә монда бераз системаны үзгәртергә кирәк. Син башта бер-ике ел яшь йөртүче булып саналасың, тәҗрибә туплана, аннары инде җитди имтихан тапшырып, чын машина йөртү таныклыгы аласың.
– Сезгә осталык арттырырга килүчеләр арасында андыйлар күпме?
– Җәен безгә күбрәк яңа гына автомәктәптә укып чыкканнар мөрәҗәгать итсә, кышын нигездә тәҗрибәле йөртүчеләр килә.
– Тәҗрибәле йөртүчегә дә осталык җитмиме?
– Әлбәттә. Бездә «машина йөртүчеләрнең квалификациясен күтәрү» дигән төшенчә юк. Кырык ел элек ГАЗ-51 машинасын йөртергә өйрәнеп, таныклык алган кеше хәзер дөнья кадәр электрон җайланмалар белән җиһазландырылган заманча машинада йөри. Ә бит кырык ел элек алган белемнәр бүгенгә бармый. Андый стажлы йөртүчеләрнең күбесе заманча машинада булган мөмкинлекләрнең яртысын да белми. Күбесе хәтта машинага нинди тапшырулар тартмасы куелганнан да хәбәрдар түгел. Ә шул килеш юлга чыгалар.
– Юллар дигәннән, имин булсын өчен иң элек сыйфатлы булырга тиеш, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?
– Ике яклы мәсьәлә бу. Бер яктан яхшы, икенче яктан, юллар яхшырак булган саен, машина йөртүчеләр дә үзләрен иркенрәк тота. Үз-үзләренә ышанычлары арта. Әле күптән түгел генә үзем дә шул рәвешле ике тәгәрмәчсез калдым. Әйткәнемчә, юлда иминлек артсын өчен, иң беренче чиратта, машина йөртүчеләрне әзерләү, тәҗрибәле йөртүчеләрнең осталыгын арттыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Машина йөртү культурасын да үстерәсе бар. Нәрсәнедер тыеп, штрафлар белән куркытып кына кешене тәртипкә өйрәтеп булмый. «Сакчыл машина йөртү» дигән махсус программа бар. Бер чит ил компаниясе хезмәткәрләре арасында шуның нигезендә укыту оештырган. Нәтиҗәдә алар арасында авариягә эләгүчеләр саны – ике тапкыр, компаниядәге исәптән төшерелгән машиналар саны исә 16 тапкыр кимегән. Ягъни һәлакәткә очраучылар да, җитди аварияләр саны да кимегән. Һәлакәтләр азрак булсын, дисәк, юлдагы инспекторлар санын да арттырырга кирәк.
Фикер
Юрий Кулагин, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе:
– Юлдагы куркынычсызлыкны арттыру өчен, булачак машина йөртүчене балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Тормышта тәртипле булган кеше үзен юлда да тәртипле тота. Камераларга каршы килүчеләрне дә аңламыйм. Миңа калса, алар машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтә. Рульдә барган кеше алда камера торачагы турында кисәткән юл билгесен күрүгә үк, тизлекне киметә башлый. Бүген юлдагы камераларның бер кимчелеге генә бар. Алар исерек йөртүчене күрә алмый. Ә бит шулар гаебе белән күпме авария килеп чыга.
Рамил Хәйруллин, Россия Автомобильчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе:
– Юллардагы иминлекне инспекторлардан да яхшырак саклаучы юк. Камераларга өстенлек биреп, эшләп торган инспекторлар санын кыскартканнан соң, юлларда контроль кимеде, кагыйдә бозган машина йөртүчеләр дә, җәзасыз калып, иркенләп яши бирә. Шуңа күрә инспекторларны кабат юлларга кайтарырга кирәк.
Алмаз Шәмсетдинов, Казанда прокатка питбайклар бирүче оешма хуҗасы:
– Бездә машина йөртүчеләргә карата гел ниндидер катгый чаралар кертергә тырышалар. Шул рәвешле юлдагы иминлекне арттырырга телиләр. Әмма шәхсән үзем, бездә халык алай тәртипсез йөри, димәс идем. Мондый катгый чараларны гади машина йөртүчеләрдән бигрәк, питбайк кебек куркыныч «уенчык»ка утырган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналарына карата кертсеннәр иде. Инде ничә елдан бирле шулар аркасында юлның да, җәйнең дә тынычлыгы юк бит.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез