• Фото: шәхси архивтан

Ике батыр / СВОдагы хәрби язмышы / «Ватан хакына» бәйгесенә килгән язма

Махсус хәрби операция батыры Рафаэль Илгиз улы 1984 елның 29 ноябрендә Ерак Приморьеның Горные Ключи бистәсендә хәрби хезмәткәрләр гаиләсендә туа. Әти-әнисе тумышлары белән Татарстаннан. Илгиз абый – Казанда, ә Фәридә апа Яшел Үзән районында туып үсә.

Алар 1983 елда бер яшьлек кызлары Энҗе белән Приморье якларына күченеп китәләр. Бер елдан уллары Рафаэль туа. Илгиз абый хәрби частьта өлкән прапорщик булып хезмәт итә. Ул физик һәм рухи яктан көчле, тырыш, таләпчән хезмәткәр, гадел һәм кайгыртучан әти була. Ә Фәридә ханым шул ук часть ашханәсендә пешекче булып эшли. Ул төгәл, пөхтә, өлгер хезмәткәр, ярдәмчел һәм игътибарлы әни була.

Рафаэль 1991 елда Горные Ключи бистәсендәге мәктәпкә 1 нче класска укырга керә. Яхшы укый. Уку малайга авыр бирелми, чөнки ул тәртипле, тирән фикерле, кызыксынучан бала була. 8 нче классны уңышлы тәмамлап, Уссурийск шәһәрендәге Суворов исемендәге хәрби училищега укырга керә. Физик күнегүләр, корыч дисциплина, көне-төне тырышып уку Рафаэльне максатчан, төгәл, батыр булырга өйрәтә, Ватаныбызга тирән мәхәббәт тәрбияли. Суворов училищесыннан соң Рафаэль Мәскәүдәге югары хәрби гомуми гаскәр команда училищесына укырга керә. Биредә ул көчле ихтыярлы һәм үз-үзенә ышанычлы булу, катлаулы ситуацияләрдә дә җаваплы карарлар кабул итә белү сәләтләренә ирешә. Авырлыкларга бирешмичә, кызыксынып һәм тырышып укый, үрнәк курсант була.

Барлык каникулларын да Рафаэль әти-әнисе янында, туган шәһәрендә үткәрә. 2005 елдагы көзге ялын да зарыгып көтеп ала курсант егет. Әнисенең тәмле ашларын, әтисенең төпле киңәшләрен, гаиләдәге җылы әңгәмәләрне сагынып туган йортына кайта. Уллары кайтып берничә көннән Илгиз абый белән Фәридә апа юл-транспорт һәлакәтенә очрап һәлак булалар. Бу кайгыны апалы-энеле туганнар бик авыр кичерә, шулай да бер-берсенә терәк булып, алга таба яшәргә үзләрендә көч табалар. «Бу стресстан чыгарга югары хәрби уку йортында алган белемнәрем, психологик яктан әзерлек ярдәм итте», – дип әйтә торган була Рафаэль. Егет бөтен барлыгын, тырышлыгын укуга, хәрби әзерлеккә бирә. 2006 елда югары хәрби училищены кызыл дипломга тәмамлый һәм хәрби хезмәтне пулемет-артиллерия батальонында командир вазыйфасында башлый.

2012 елда Рафаэль гаиләле була. Хатыны Әлфия – Арча төбәгеннән. Әлфия ире янына Ерак Приморьега күченеп килә һәм Рафаэль эшли торган хәрби частьта гражданнар персоналы булып эшли башлый. Әлфиясе белән кушылгач, дөньялары түгәрәкләнеп китә, күңеленә тынычлык таба егет. Эштән кайтышына өе чиста, пөхтә! Тәмле ашлар пешереп көтеп торучы, бер караштан аны аңлый торган хатыны тормышына ямь өсти. Әлфия иренең хезмәтенә дә, үзенә дә хөрмәт белән карый. Көне-төне эштә булуын, ялларсыз эшләвен дә тиешле итеп кабул итә. 2018 елда кызлары София туа. 2019 елда Рафаэль хәрби хезмәттән запаска китә. Алар бер яшьлек кызлары белән Арча районының Божа авылына – Әлфиянең әнисе Сания апа янына күченеп кайталар. Моннан берничә ел элек Әлфиянең әтисе бакыйлыкка күчү сәбәпле, әниләренә булышу теләге дә зур була яшьләрнең. Ләкин тыныч гаилә тормышында Рафаэль өч кенә ел яшәп кала. 2022 елның 16 октябрендә мобилизацияләнә. Рафаэль китеп 10 көннән соң икенче кызлары Самира туа. 2022 елның декабрендә Рафаэльгә подполковник дәрәҗәсе бирелә. «Сугышчан  батырлыклары»  медале,  «Суворов» медале белән бүләкләнә. Башта – штаб командиры, аннан полк командиры итеп билгеләнә. 2023 елның 28 ноябрендә Украинаның Харьков өлкәсе Купян районы Ягодное авылы янындагы көчле бәрелешләрдә һәлак була. Рафаэльне әтисе белән әнисе янына, Арча зиратына алып кайтып җирлиләр. Үлгәннән соң IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә. Халкыбызда: «Батыр үзе өчен туар, иле өчен үләр», – дигән мәкаль бар. Бу мәкаль безнең каһарманыбызга бик тә туры килә.

Батырның гади тормышта нинди кеше булуын белү теләге белән, мин алар йортына юл тоттым. Әлфия ике кызы белән әнисе Сания апа янында яшәвен дәвам итә. Мине якын туганнарын көткәндәй ачык йөз белән каршы алдылар. Капкадан атлап керүгә, биредәге тәртип һәм чисталыкка игътибар иттем.

Менә без Әлфия белән әңгәмә корабыз. Ул сүзгә юмарт түгел, шулай да бер генә сорауны да җавапсыз калдырмый. Бик уйлап, йөрәге аркылы үткәреп җавап бирә. Тавыш чыгармаска тырышып, сабыр гына елый-елый аралашты ул минем белән. Рафаэльгә хас сыйфат дип гадел булуын, ялганны сөймәвен һәм Ватаныбызга тирән мәхәббәтен атады. «Ватанны саклау – үзеңне, гаиләңне яклау», – дип әйтергә яраткан Рафаэль. Әти-әнисен хөрмәтләп, сагынып гел искә төшереп торган. Бер сәбәпсез дә Әлфиясенә янып торган кызыл розалар бүләк итә торган булган. «Без бер-беребезгә ышанып, бернәрсәне дә яшермичә, алдашмыйча яшәдек. Өйләнешеп, Ерак Приморьега килгән көннән башлап, Рафаэль миңа «кояшым» дип эндәшә башлады. Мин дә аңа шулай дәштем», – ди Әлфия. Эре-эре яшь бөртекләре Әлфиянең алсу битләре буйлап тәгәрәделәр дә тәгәрәделәр. Мин бу очрашуда героемның гаиләсен яратуын, гаҗәп төгәл, җыйнак булуын, һәр эшен план белән башкаруын, аралашучан булуын белдем. Безнең якларга кайтып төпләнгәч, Арчадагы Боз сараена хоккей уйнарга йөри Рафаэль. Үзенә яңа дуслар таба. Динебезне, телебезне хөрмәт итә. Милли ризыкларыбызны бик ярата. Хыяллары да булган аның. Эше буенча барган командировкалардан, Россиянең шуның кадәр зур, искиткеч матур булуына гаҗәпләнеп кайта торган була. Алтай, Камчатка, Казахстан, Төньяк Кавказ, Башкортстан төбәкләренең матурлыгына соклана. «Безнең бер тапкыр да чит илләргә ял итәргә барганыбыз да, барырга теләгебез дә булмады. Илебез буйлап сәяхәт итү хыялыбыз көчле иде», – ди Әлфия.

Беренче кызыбыз көттереп кенә туды. Шуңадырмы, балаларыбызны үлеп яратты. Аларны яхшы кеше итеп тәрбияләү, уңышларын күрү хыялы бик зур иде. Махсус хәрби операциягә киткәндә миңа да, әнигә дә балалар белән татар телендә генә сөйләшергә кушты, режимны төгәл үтәвебезне сорады.

Тагын да бер зур теләге намазга басу булды. Татарстанга күченеп кайткач, җомга намазларына йөрде, догалар өйрәнде. Йорт-җиребезне төзәтеп, тәртиптә тотты. Әйе, мондагы тәтипне күреп мин дә хәйран калдым. Сарайда, эш кораллары саклана торган җирдә, һәр нәрсәнең үз урыны һәм алар өстендә язу: «көрәк», «пычкы», сәнәк», чалгы», «тырма», «урак», «чүкеч», «карга борыны», «борау», «келәшчә» һәм башкалар. Ә өйдә, кул юа торган җирдә, сөлгеләр тезелеп киткән. Барысы да гаилә әгъзаларының исемнәре теркәлгән язу астында. Ә мин «кунак» дип язылган сөлгене алып сөртендем. «Рафаэль безнең төгәллек, тәртип, чисталык яратты. Бу эшләрне ул рәхәтләнеп эшли иде. Ә без шул тәртипне дәвам итәбез», – диде Сания апа, минем гаҗәпләнүемне күреп.

«Рафаэлем үлгәч, күңелемдә күп нәрсәләр өзелде. Кояш баткан вакытны сөймәс булдым. Кояш белән сүнеп, таң атканда гына терелә башладым. Рафаэльнең гәүдәсе белән бергә аның шәхси әйберләрен дә алып кайттылар. Арасында китаплар да бар иде. Барысы да диярлек дини китаплар. Озын, караңгы, шомлы төннәрнең берсендә шул китапларны карый, укый башладым. Бу шөгыль мине тормышка алып кайтты. Һәр сүздә, хәрефтә мин Рафаэльнең карашы белән очрашкандай булам, аның киңәшләрен ишетәм. Ул махсус хәрби операциядән ике тапкыр ялга кайтты. Соңгысын – үләренә ике ай кала. Һәм шул кайтуында ул миңа гел: «Син бик көчле кеше!» – диде. Бу сүзләргә Рафаэль мине ышандырды. «Әйе, мин көчле кеше! Балаларымны чын кеше итеп тәрбиялисем, әтиләренең әманәтен үтисем бар», – дип тәмамлады әңгәмәне Әлфия.

Бу очрашуга бер батырны ачыкларга дип килгән булсам, ике батырны табып кайттым: берсе – туган илебез, халкыбыз, якты киләчәгебез өчен тугры хезмәт иткән һәм көрәшкән каһарман ир! Икенчесе – тормышларының иң гүзәл чорында «кояш»ын югалтып караңгылыкта калган һәм шуннан чыгу юлын тапкан көчле хатын! Ә бит мондый гаиләләр меңәрләгән...

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Ильмира Салихҗанова, Казан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре