Ике кибет арасы...кайсын кайдан аласы?

Аяк ардырып йөрисе дә юк, җәмәгать! Кайнар ризыгы, өскә киясе күлмәге, балаларга дигән уенчыгы, өйгә дигән кирәк-ярагы – барысы да өйгә хәзер үзе «килә». Былтыр ил күләмендә интернетта 6,5 трлн сумлык товар сатылган. Әле бу чик түгел! 2024 ел азагына сату-алу күрсәткече 10,6 трлн булачак, ди белгечләр. Болайга китсә, өй янындагы гадәти кибетләргә чыгуларны бөтенләй онытмасак ярый. Онлайн сату-алу нәрсәсе белән отышлы? Интернет кибеткә генә «барып» акчаны янда калдырып буламы? Нинди товарларны онлайн алсаң яхшы да, ә кайсыларын кибеткә барып карау хәерлерәк? «ВТ» хәбәрчесе шушы сорауларга җавап эзләде.

Чагыштырудан беленә

«ВТ» хәбәрчесе гадәти кибетләр белән маркетплейслардагы бәяләрне чагыштырып карарга күптәнге танышы белән сөйләшүдән соң алынды. Иптәшем фатирының залына келәм эзли икән. Башкаланың йорт-җир өчен кирәк-ярак сата торган зур кибетләрен йөреп, бәяләрне чагыштырып чыккан инде. Күңеленә хуш килгәненең бәясе кесәгә шактый суга торган булып чыккан. «Тукта әле, ашыгып алма, маркетплейслардан чагыштырып карыйк», – дип тәкъдим иткәч, эзләнә торгач, шактый акчаны янга калдырырлык келәмне онлайн мәйданчыктан таптык. Эзләгән табар, фатирына келәм җәяр шул!

Келәм тапканны, башка кирәк-яракны да маркетплейслардан сатып алу отышлырак булмасмы соң? «ВТ» хәбәрчесе исемлек төзеп, иң элек онлайн кибеткә «кереп китте». Исемлектә ялга әзерлек җәһәтеннән су коену киеме, кичке аш әзерләү өчен карабодай ярмасы, күркә ите, эш өстәле өчен яктырткыч, ортопедик мендәр бар иде. Искәртеп үтик: тасвирламалары буенча бер үк төрле товарларга бәя турында сүз.

Маркетплейс

Карабодай ярмасы 800 г – 82 сум
Күркә ите (сөяксез) 500 г – 309 сум
Ортопедик мендәр (40х60) 1 544 сум (ташламасыз – 9 890 сум)
Яктырткыч 392 сум
Купальник 2 506 (ташламасыз – 3 999 сум)
Барлыгы 4 833 сум

Кибет

Карабодай ярмасы 800 г – 130 сум
Күркә ите (сөяксез) 500 г – 300 сум
Ортопедик мендәр (40х60) 4 084 сум
Яктырткыч 899 сум
Купальник 3 339 сум
Барлыгы 8 752 сум

Әлбәттә, кибеттән мин шул ук мизгелдә мендәрле, купальниклы һәм яктырткычлы булып кайтып китәр идем. Ә менә маркетплейста санап үткән шушы өч товарны шул ук мизгелдә китереп бирү мөмкинлеге булмады. Икенче көннең киченә генә складтан тарату пунктына кайтып җитәчәк. Монда инде һәркем үзе сайлый: көтәргәме, юкмы? «ВТ» хәбәрчесе көтәргә карар кылды.

Әнигә дә, бәбигә дә

Ни өчен халык маркетплейсларга күбрәк өстенлек бирә? Онлайн кибеттән нәрсә сатып алмавың хәерле? Финанс белгече Ләйсән Харисовага шушы һәм башка кызыксындырган сорауларны бирдек.

– Элек халык сәүдә үзәкләренә «йөреп кайтыр» өчен генә дә бара иде. Хәзер озаклап андый җирләрдә йөрү чоры узды, минемчә. Сәүдә үзәкләрендәге товарларны интернетта очсызрак та, тизрәк тә сатып алырга мөмкин. Шуңа да халык онлайн форматны сайлый, – ди белгеч. – Әйтик, онлайн мәйданчыктан кием сайлыйбыз, ди. Без аның тасвирламаларын карыйбыз, башка сатып алучыларның кайтавазларын укыйбыз, кыскасы, бу товарны аркылыга-буйга өйрәнәбез. Моңа өстәп онлайн мәйданчыклар кызыксындыру чараларын куллана. Әйтик, бик танылган маркетплейсларның махсус онлайн янчыклары бар. Товарны шуннан түләсәң, арзангарак чыга, ташлама ясала. Промокодлар, акцияләр күп.

Белгеч сүзләренчә, интернетта эшләү сатучыларга да кулай. «Арендага, кассирларга, башка хезмәткәрләргә түләргә кирәкми. Кибет өчен кирәкле өстәмә җиһазлар сатып аласы юк. Онлайн мәйданчык киң аудиториягә эшләргә мөмкинлек бирә. Маркетплейска чыгар алдыннан, потенциаль сатучы нинди товарга ихтыяҗ күбрәк булуын өйрәнә һәм шушы товарын тәкъдим итә ала. Онлайн тәүлек әйләнәсе эшләргә мөмкинлек бирә», – ди финанс белгече.

Ләйсән Харисова әйтүенчә, онлайн сәүдә бигрәк тә яңа гына бәби алып кайткан әниләр өчен кулай.

– Бала имезгән арада, аны йоклаткан вакытта да рәхәтләнеп кибеттә «йөрисең». Кирәк-яракны икенче көнгә үк китереп бирү пунктларыннан аласың. Болай да кадерле вакытны сарыф итмисең, – ди ул.

Ләкин, белгеч сүзләренчә, бик арзан товарга да кызыгырга ярамый.

– Имеш, онлайн сәүдә мәйданчыклары өчен теге яисә бу товарны сыйфатсызрак ясыйлар. Минемчә, «подделка»лар булуы мөмкин. Шуңа күрә товар сатып алганда игътибарлы булырга кирәк. Бигрәк тә химия, бизәнү товарларын сатып алганда, – ди Ләйсән Харисова. – Әни буларак шундый киңәш тә бирәсем килә. Онлайн мәйданчыклардан балалар ризыкларын сатып алмагыз! Аны ничек саклаганнар, ул кайда торган, кайда ясалган – төгәл әйтеп булмый. Агулану очраклары да күп бит. Техника, кием-салымны курыкмыйча онлайн кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин. Чөнки гарантия бар, ул-бу булса, кибеткә кире кайтарып була. Маркетплейсларда БАДлар сатып алганда да игътибарлы булырга кирәк. Бу очракта «подделка»га юлыгу мөмкин.

Сүз уңаеннан, ил күләмендә сатып алучылар һәм сатучыларның маркетплейсларга зарлары арткан. Бу хакта Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров әйтте. «2023 ел нәтиҗәләре буенча онлайн сәүдә базарында сату 6,5 трлн сумга җитте. Агымдагы елда темплар 40 процентка тизләнде. Әлеге юнәлешкә барлык ваклап сатуларның 15 проценты диярлек туры килә. Онлайн сәүдәнең кулланучылар базарына уңай йогынтысыннан тыш, без явызларча файдалану очраклары белән дә очрашабыз. Сатып алучылардан да, сатучылардан да маркетплейсларга шикаятьләр саны арта», – диде ул шушы арада узган сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясе утырышында.

Фикер

Ринат Галиәхмәтов, блогер:

– Китереп бирү хезмәтләреннән, маркетплейслардан актив рәвештә файдаланырга пандемия этәргеч бирде. Аңа кадәр бу төшенчәләрне белми дә идек бит. Махсус кушымталар да аз иде. Үзебезгә килгәндә, сатып-алуларның 60 проценты кибеткә барып ясалса, 40 процентын заказ биреп китертәбез. Моңа ашау-эчү дә, продукция дә, кием дә керә. Хәер, кием-салым дигәннән, мин аны сатып алганчы киеп карарга яратам. Шуңа күрә анысын ешрак кибеткә чыккач алам. Бик тиз арада берәр нәрсә сатып алырга кирәк икән, мин иң элек аны маркетплейслардан эзлим.

Онлайн сату-алуларның нәрсәсе ошый дигәннән, иң төп үзенчәлеге – сайлау мөмкинлеге зур. Заказны бик тиз китерәләр. Әйтик, суык булганда, яңгыр яуганда урамга чыгасы килми бит. Андый чакларда китереп бирү хезмәте менә дигән инде!

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гәрәфиева, психолог:

– Кешенең фикерләү рәвеше, тормышка карашы, кеше үзе үзгәрә. Замана кешесе хәзерге көндә буш вакытын оптимальләштерергә омтыла. Ягъни буш вакытын үзенә кызыклы, керем, файда китерерлек эшкә сарыф итәргә тырыша. Вакытны янга калдыру мөмкинлеге булса, ул бу мөмкинлектән файдалана. Кибеткә бару өчен җыенып чыгарга, продукция исемлеген төзергә, кибет буенча эзләнеп йөрергә, чиратта басып торырга, авыр сумкалар күтәреп өйгә кайтырга кирәк. Бу бик күп көч, энергия һәм вакытны ала. Ә бу төшенчәләрнең бәһасе хәзер бик зур. Элекке заманда төп кыйммәт булып физик хезмәт саналса, хәзер бу – вакыт. Хәзерге заманда физик хезмәтне алмаштыра яисә аны куллануны киметергә мөмкинлек бирердәй хезмәтләр күп. Кеше яхшыга тиз ияләшә.

 Сан

Онлайн заказлар (млн)

2012 ел – 1 760

2022 ел – 2 840

2023 ел – 5 142

Онлайн сәүдә базары

1 урын – Wildberries – 47%

2 урын – Оzоn – 34,4%

3 урын – Яндекс Маркет – 8,1%

4 урын – Мегамаркет – 6,9%

*Data Insight мәгълүматлары буенча

7 000 сум

россияле маркетплейсларда аена шулкадәр акчасын сарыф итә

 

Яшь Сатып алу өлеше
18–24 9%
25–34 25%
35–44 29%
45–54 22%
55–65 16%

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре