Авыл урамыннан көлешә-көлешә сөйләшеп баручы Хәлимә белән Сәрия, бакчада бәрәңге чүпләүче Ралияне күреп, барган җирләреннән туктап калдылар. Алай да бер мәлгә генә. Күптән җыелган агуын чәчәргә җай чыкканга сөенеп, ярты урамга ишетелерлек итеп, Хәлимә: «Менә тагын бер Санта-Барбара! Адәмнәр ышана торган хәлме?! Иренең сөяркәсе белән бергә бәрәңге казып ята. Тиледер бу хатын...» – диде. Үзе тагын Сәриягә карап, бакча ягына ымлап: «Болар ишетсен дип әйтәм!» – дип куйды.
Ишетте Ралия. Мондый сүзләрне беренче генә ишетми инде. Хәлимә генә түгел, башка авылдашларының да үзеннән көлүләрен, тиледер, диюләрен күптән белә. Әйтерлек тә бит. Шуңа берсенә дә үпкәләми. Читләтеп кенә түгел, үзенә бәреп әйтүчеләр дә булды инде. Алары ичмаса чын-чыннан жәллидер кебек тоела хатынга. Тик алар жәлләгәннән дә, арттан сөйләгәннән дә берни үзгәрми.
– Ничекләр түзәсең бу хәлгә? Көн-төн синдә кунак булып ята бит. Әле балаларын да алып кайта, – дигән кешеләргә ул: «Кунак булып кына ятмыйлар бит, бөтен эшемне эшләшәләр. Миңа туганым кебек алар», – дип җавап бирә торган булып китте. Бер караганда, дөресе дә шул. Бу якларда бер туганы, бер якын кешесе юк бит. Бар булганы шул ире Рәфыйк. Армиядә чакта танышып, ел ярым дуслашып йөрделәр дә, солдат хезмәтеннән кайтканда үзеннән калдырмады инде Рәфыйгы. Әти-әнисе: «Бер белмәгән җиргә, җир читенә китәсең бит», – дисә дә, яраткан кешесен югалтасы килмәде шул. Гомерлек булды ул ярату дигәне. Әле дә аны югалтасы килми Ралиянең. Бик матур яшәде алар. Кызганыч, балалары гына булмады. Әнисенә бердәнбер бала булган Рәфыйкның бик тә балалар сөясе килә иде. Теле белән әйтмәсә дә, күршедәге балаларны ничек яратканын белеп, күреп йөрде шул хатын. Андый чакларда үзенең дә үзәкләре өзелә иде. Гаеп кайсыбызда икән, дип тикшерелмәделәр дә, бер-берсен авыр сүзләр белән дә тинтерәтмәделәр. Әниләре Нәзирә карчыкның: «Туасы җан булса...» – дигән сүзләре белән килештеләр.
Барысы да Зәринәнең ире, гаиләсен ташлап, икенче хатынга киткәч башланды. Рәфыйгы үзе белән бергә эшләүче шушы хатын турында, япь-яшь ике бала белән калуы, ире чыгып киткәнне бик авыр кичерүе турында кайтып сөйләгәч, әй жәлләгән иде аны Ралия. «Ярдәм кирәк булса, булыша күр, өендә ир-аты юк бит, андый чакта, үч иткәндәй, әле бер, әле икенче нәрсә ватыла... Кулыңнан эш килә, каршы килә күрмә», – диде әле. Зәринә үзе ярдәм сораганмы, ире үзе башлап әйткәнме, анысын белми Ралия. Тик нинди эше булса да Зәринә Рәфыйкка әйтә торган булып китте. Рәфыйгы да яшермәде. Эштән соңгарак калып кайтканда: «Бүген Зәринәләрдә аны эшләдем, моны эшләдем», – дип сөйли иде. Тамчы да шикләнмәде Ралия. Берчакны өй юарга әзерләнгәч, Рәфыйгы: «Үзеңә генә авыр бит, Зәринәгә әйтимме әллә, ул – бик тырыш хатын», – дигәч, ярар соң, дип ризалашты. Беренче танышулары шунда булды. Дөрестән дә, эшкә бик булган хатын иде Зәринә. Үзе чибәр, үзе сөйләшергә булдыра. «Ничек шушындый хатынны яратмаска, ташлап чыгып китәргә була?!» – диде әле шул чакта Рәфыйгына. Алга таба ике гаилә чын-чынлап аралаша башлады. Ә авыл халкы инде, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, ду килеп сөйли, тик бу йортта гына бар да тыныч иде.
Беренче булып Нәзирә карчык күңеленә корт керде. «Җүнлегә түгел бу, Ралия. Рәфыйк белән алар гади дуслар гына түгел бит. Күзеңне ачып кара әле, болай булса, иреңне тартып алачак. Икәү утырып калабыз бит, бала...» – диде. Аңарчы инде улы белән каты итеп сөйләшкән иде ул: «Мин исән чакта бу өй бусагасын атлап кермәсеннәр!» Берара Зәринәләр, дөрестән дә, бу йортта күренмәделәр. Тик Рәфыйк белән аралары шул килеш калуын авыл халкы да, Ралия үзе дә бик әйбәт белә иде, яхшылык теләүчеләр хатынга барысын да җиткереп торды. Тик ул барыбер күтәрелеп бәрелмәде... Алай гына да түгел...
Нәзирә карчык үлгәч, Рәфыйгының аны ташлап китүеннән, бу өйдә ялгызы калудан куркып, Ралия үзе: «Нишләп Зәринәләр безгә кайтмый башлады?» – диде. Менә шуннан бирле алар кабат бергә. Көлешә-көлешә эшлиләр, сөйләшәләр, серләшәләр... Шул ук вакытта икесенең дә эчендә ут. Яналар, көяләр. «Икебезгә бер язмыш», – дип уйлый икесе дә. Берсенең уен икенчесе белми генә...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез