Россиянең эчке вазгыяте мобилизация белән бәйле рәвештә формалаша. 21 сентябрь көнне без көтмәгәндә яңа чынбарлыкка күчтек. Кораллы көчләргә мәҗбүри чакыру халыкның кәефенә дә, икътисадка да, бюджетка да, социаль өлкәгә дә зур тәэсир ясый һәм ясаячак.
Безнең газ экспортының кимүе эчке базардагы сыек ягулыкның бәясен күтәрер дигән фаразыбыз тормышка ашып килә. Хөкүмәт быелның 1 декабреннән ТКХ бәяләрен тагын бер тапкыр индексацияләячәк дигән хәбәрләр бар. Бәянең иң югары күтәрелү ноктасы итеп 9 процент алыныр, мөгаен. Федераль икътисади үсеш министрлыгы 3 кешелек гаилә айга уртача 324 сумга артыграк түләячәк дип исәпләп куйган инде. Газ бәясендә кеше саны түгел, йортның квадрат метрлары зуррак роль уйный ләкин. Газ белән җылытылган өй булса инде. Кышкы түләүләр күләме байтак артачак һәм бездәге хезмәт хаклары белән югалтулар шактый ук сизеләчәк. Газ экспортының тагын да кимүе ихтимал, чөнки Көнбатышта «Газпромбанк»ны SWIFT системасыннан өзү турында сүз башладылар. Россиянең үз халыкара түләүләр системасына да халыкара басым көчәя. Төркия булып Төркия «Мир» карталарыннан баш тартыр, ахры. Дөрес, төрекләр ике ил өчен генә кулланыла торган түләү системасын гамәлгә кертмәкчеләр. Әрдоган Россия туристларын да югалтырга теләми, ике ил арасындагы сәүдә әйләнешен дә югарырак күтәрергә омтыла. Әнкара бартер сәүдәсенә күчү ихтималлыгын да таный. Төрекләрнең Иран белән бартер сәүдәсендә бай тәҗрибәсе бар. Мобилизация игълан ителгәч, Россиянең вазгыяти аркадашлары Кытай һәм Һиндстан да безнең чималны куллануны чикләргә җыенуларын белдерәләр. Пекин үз позициясен аңлатты инде: конфликтны тизрәк төгәлләргә һәм сөйләшүләр өстәле янына утырырга киңәш итте.
Вьетнам банкы BIDV һәм Казахстанның «Халык» банкы да Россиянең «Мир» карталарына банкоматлар аша да, терминаллар аша да хезмәт күрсәтүдән туктадылар. Бу банклар «Мир» түләү системасының партнерлары булып санала иде.
Санкцияләр көчәйгән саен, Россия сумы ныгый. Хәтта нефть бәясенең түбәнәюе дә рубльнең тез астына суга алмый. Төп ставканы киметү дә файда бирми. Бу сумның каты валютага әйләнүен аңлатмый ләкин. Россиядә евро һәм долларлар файдасыз кәгазьгә әйләнәләр, алар белән берни дә эшли алмыйсың дигән сүз генә. Шуңа банклар алардан котылырга ашыга. Инвесторлар долларлардан гына түгел, кыйммәтле кәгазьләрдән дә котылалар соңгы көннәрдә. Аларны сатып, акчага әйләндерүне кулайрак күрәләр. Бу фонд базарындагы зур түнтәрелешкә китерде. Белгечләр яңа атнада сум ныгуын дәвам итәр, диләр. Эре компанияләр салымнарын һәм дивидендлар түләү өчен дә валюта саталар. Чоры шундый түләүләр вакыты. Сум курсының күтәрелүенә китерә монысы да. Бюджет өчен бер дә файдага түгел бу күтәрелеш. Оборона өчен өстәмә чыгымнар барлыкка килү дә бюджетның чыгым өлешен арттыра. Федераль хөкүмәт өч еллык бюджетны хуплады. 2023 елның керемнәре 26,1 триллион сум булыр дип көтелә, чыгымнар исә – 29 триллион. 2,9 триллион долларлык дефицитны эчке финанс базарыннан бурычка алырга туры киләчәк.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: https://www.bbc.com/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез