Җиләк-җимеш файдасының төсенә ничек бәйле булуын аңлатканнар

Белгечләр әйтүенчә, сары җимешләр: абрикос, персик, кавын, банан, ананас, төсле кәбестә, кукуруз, сары алма, каротиноидларга бай. Бу матдәләр йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Әфлисун төсендәге яшелчә һәм җиләк-җимеш исә бета-каротиннан тора. Ә ул яман шешкә каршы тору үзенчәлегенә ия. Болар – кишер, манго, кабак, сырганак, дип яза “Российская газета”.
Кызыл төс яшелчә һәм җиләк-җимештә флавоноидларның булуы турында сөйли. Әлеге матдәләр яшьлек һәм матурлыкны озаграк саклау мөмкинлеге бирә. Моннан тыш кызыл төстәге җимешләр сидек юллары ялкынсынуы, яман шеш авырулары килеп чыгу куркынычын  киметүгә ярдәм итә. Алар арасында – кызыл алма, карбыз, чия, гранат, кура җиләге, бакча җиләге, мүк җиләге, помидор, чөгендер. 
Яшел төстәге яшелчә һәм җиләк-җимеш хлорофилл, магний, калий һәм кальцийдан тора. Бу матдәләр ашкайнатуны яхшырта, нерв күзәнәкләрен ныгыта. Мондый продуктлар А, В, С витаминнарына да бай. Кайбер алмалар, киви, авокадо, кыяр, кәбестә, борчак, шпинат, сельдерей, салат яшел төскә ия.
Ә инде шәмәхә төстәге җиләк-җимеш, әйтик, кара җиләк, виноград, слива, баклажан антиоксидантлар чыганагы булып тора. Болары картаюны тоткарлый һәм микробларга каршы тору үзенчәлегенә ия.

Сүз уңаеннан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы рекомендацияләренә караганда, көненә кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Алар туңдырылган хәлдә дә уникаль үзенчәлекләрен җуймый.
Көненә шул күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануның йөрәк авырулары, шикәр чире һәм хәтта яман шеш куркынычын киметүе күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре