Җиләк үстерүчеләр: «Быел уңыш аз, бәясе шуңа арзан булмас»

Көннәр кояш, җылылык белән артык иркәләмәсә дә, җиләк исе чыга башлады. Эре хуҗалыклар бакча җиләгенең (клубника) беренче уңышын җыя. Димәк, чын-чынлап җәй җитте дип әйтергә җирлек бар. Татарстанда кайсы хуҗалыкларда җир җиләге үстерәләр? Без шуны белештек.

Җиләк үстерүчеләр әйтүенчә, быел татлы ризык азрак һәм ваграк. Моңа, бердән, май башындагы суыклар сәбәпче булса, икенчедән, корылык та үз эшен эшләде. Кырау сугып, шактый уңыштан коры калган хуҗалыклар да бар.

Ә менә Буа районының Бик-Үти авылында Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар хуҗалыгында беренче уңышны инде майда ук җыеп алганнар. Кызлары Лилия әйтүенчә, гаилә җиләкчелек белән дүрт ел шөгыльләнә. Бер гектар җирдә җиләкнең җиде төрле сортын үстерәләр. Киләчәктә тулысынча алмалар үстерүгә күчеп, җиләкчелек белән шөгыльләнүне туктатырга да исәплиләр икән.

– Узган ел беренче уңышны июнь ахырларында гына җыйган булсак, быел майда ук керештек. Май башындагы суыклар иртә өлгерә торган сортларның чәчәкләрен куырды. Ул өлешләрдә уңыш аз һәм, гомумән алганда, быел җиләк вак, – диде Лилия.

Аның сүзләренчә, һәр елдагыча, җиләкне сатып алырга теләүчеләр күп. «Кая куясы икән?» – дип мәшәкатьләнмиләр, киресенчә, ничек өлгертергә белмиләр. Узган елларда кешеләр җиләкне үзләре дә килеп җыйса, быел фермерлар бары тик җыеп кына бирә. Килограммын 300–350 сумга саталар.

Минзәлә районының Яңа Александровка авылында «Ягодар» җиләк фермасы хуҗасы Ринат Сәлимгәрәев әйтүенчә, алар беренче уңыштан әле шушы көннәрдә генә авыз иткәннәр.

– Җиләк өчен бөтенләй уңышсыз ел дип әйтеп булмый, тик узган ел белән чагыштырганда, ул ике тапкырга азрак. Быел иртә чәчәк аткан җиләкләрне кырау сукты. Безгә зур зыян килмәде үзе, тик Түбән Кама районындагы хуҗалык мәйданнарының 70 процентында үсүче җиләкләрне кырау суккан, – диде Ринат Сәлимгәрәев.

Әлеге хуҗалыкта җиләктән тыш, кара бөрлегән һәм кура җиләге, карлыган да үсә. Җиләкнең бер килограммын 500 сумнан саталар. Кешеләр үзләре килеп җыеп алган очракта, килограммын 420 сумнан бирәләр.

Биектау районының Айбаш авылында да җиләк үстерәләр. Тик быел биредә уңыш бик аз булган.

– Әлеге мәйданны киләсе елга бетерербез, дип торабыз, – диде фермер Руслан Шакиров. – Яңгыр юк, су сиптерүне дә көйләү мөмкин түгел, үсентеләр дә картайды. Шуңа күрә уңыш бик аз быел. Өй янында зур булмаган кишәрлектә, сынап карау максатыннан, җиде төрле сорттагы җиләк утыртып карадык. Киләчәктә шуларның иң уңышлысын сайлап алып, яңа мәйданнарда утыртырга телибез.

Җиләкне үзләре килеп җыярга теләүчеләргә 250 сумнан бирәләр. Тик кешеләргә алдан белешеп, шалтыратып килергә киңәш итте Руслан Шакиров.

– Башка елларны җиләк Краснодардан күп килә торган иде. Быел анда һава шартлары уңай булмады, шунлыктан үзебездә үсүче җиләкләрнең дә бәяләре арзан булмас дип фаразлыйм, – диде эшмәкәр.

Чүпрәле районы эшмәкәре Альфред Хәйруллин – республикада бакчачылык белән иң уңышлы шөгыльләнүче фермерларның берсе. Бүген ул зур мәйданнарда җир җиләге, кура җиләге, карлыган, алмагач үстерә. Уңышны исә беренчеләрдән булып җир җиләге бирә. Дүрт-биш көн элек зур күләмдә җиләк җыеп алырга өлгергәннәр дә инде.

– Безнең якларда уңыш азрак, үземнекен әлегә әйтү авыр, җиләкләр пешә генә башлады әле. Тик сезонны ачык дип игълан итәргә була. Шулай да җиләкнең вакыты кыска аның. Ике атна дигәндә бетеп тә китә. Яңа утырткан үсентеләрдә җиләкләр яхшы гына күренә. Минем сату белән бервакытта та авырлык булганы юк. Әле менә Мәскәүдән күпләп җыеп алып китәргә телиләр. Бүген Ульяновскига беренче машинаны озаттык, – диде Альфред Хәйруллин.

Хуҗалык җир җиләгенең бер килограммын 350–400 сумга сата.

Татарстанда җиләк үстерүче башка хуҗалыклар:

«Җиләк аланы» («Ягодная долина») хуҗалыгы (Әлмәт районының Ямаш авылы, Яшел Үзән районының Зур Яке авылы). Җиләкнең бер килограммы – 500 сум.

«Ялалетдинов» фермер хуҗалыгы (Кама Тамагы). Җиләкнең бер килограммы – 450 сум.

«ТатЯгода» хуҗалыгы (Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылы). Җиләк бәяләре – 350–500 сум.

Яшел Үзән районының Зур Яке авылындагы фермер хуҗалыгында да җиләкне бары тик үзләре генә җыеп сата. Килограммы – 350 сум.

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре