Бу юллар язылганда, Мәскәү биржасында ашлама, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган һәм диңгездә йөк ташыган компанияләрнең акцияләре кискен үсте. Бу – Согуд Гарәбстанында барган сөйләшүләр нәтиҗәсе. Трамп администрациясе, Россия Украина конфликтын туктату турында килешүгә барса, санкцияләрне йомшартырга вәгъдә бирә. «Россельхозбанк» һәм авыл хуҗалыгы экспорты белән шөгыльләнә торган кайбер башка банкларны яңадан халыкара түләүләр системасы SWIFTка кушарга җыеналар. «Санкцияләр безне көчле итә», – дип бер шатлансак, аларның алыну ихтималлыгы тагын да катырак сөендерә. Вәгъдә бирү өйләнү дигән сүз түгел әле, шулай да куанычтан үрле-кырлы сикерергә җитә...
Автор санкцияләр турында да, махсус хәрби операция турында да язарга җыенмый. Соңгысының тукталачагын декабрьдә фаразладык. Бу язмада бөтенләй башка фараз бирербез. Илдә кискен азык-төлек кризисы өлгереп килә. Дөресрәге, күптән бара инде ул. Йомыркага, сыер маена бәяләрнең текә күтәрелеше – шуның билгесе. Бәяләрнең югарыга таба яңа сикереше котылгысыз. Санкцияләр алынамы-алынмыймы, азык-төлек бәяләре авырттырып үсәчәк. Күңелсез фактлар турында язуым өчен гафу үтенәм. Бу юлларны укучыларның байтагы – пенсионерлар, пенсия акчасына хәзерге бәяләр белән дә артык кинәнә алмыйсың. Ләкин бит бәяләр газета хәбәрчесе язмаса да күтәрелә. Автор шул күтәрелешнең объектив сәбәпләрен генә ачыклый. Җитәкчелек ризык бәяләренең күтәрелүенә каршы бар көченә көрәшәчәк, билгеле. Әмма «против лома нет приема» дигән кагыйдә үз көченә кереп бара.
Бәяләрне тышауларга тырышсаң, дефицит башланачак. Анысы тагын да уңайсызрак. Хөкүмәтнең социаль блогы киеренкелекне йомшарту өчен ике генә юл сайлый ала: а) карточка системасы кертү, б) авыл җитештерүчеләрен мул субсидияләү. Өстенлекле кредитлар биреп түгел, авыл җитештерүчеләреннән сатып алу бәясен югары тоту өчен кайтарып бирелми торган субсидия белән генә хәлне төзәтеп була. Совет чорында шулай иде ул, кибеттә сөтнең литры – 24 тиен, авылдан 31 тиенгә алалар. Шундый гадәттән тыш чаралар кертелмәгәндә, авыл хуҗалыгы җитештерүе кискен түбәнәячәк, хәлне төзәтү катлаулы булачак. Әйе, субсидия өчен бик зур суммалар таләп ителәчәк, ләкин авторның ул идеясенә утопия итеп карамавыгызны үтенәм. Башка бер тармакны субсидияләргә федераль хөкүмәт бик зур акча тота. Бу хакта бераз соңрак. Әлегә бер нәрсәне искәртик: безнең икътисадка кагылышлы фаразларыбыз нигездә тормышка аша, чөнки хәлләрнең чын торышын күрәбез. 2023 елның декабрендә Владимир Путин 2030 елга кадәр 1000 самолет җитештерергә вәгъдә биргәндә, без, күп булса 100–200 очкыч сафка басар, алары да әле эшләр бик уңышлы барса, дип төзәткән идек. Быелның 18 мартында Ростех җитәкчесе Чемезов без әйткән санны атады: 2030 елга кадәр 200 гә якын самолет җитештерергә кирәк, диде. Санны 100 дип төзәткәнен көтәбез. Хәзер ул санны чынга ашыру да катлаулы, тармакта вазгыять авыр.
Авыл хуҗалыгында хәл аз гына башкачарак. Дөрес итеп акча бүлгәндә, вазгыятьне төзәтеп була әле. Бер-ике елдан соң төзәтеп булмаслык вазгыять туарга мөмкин.
Әйдәгез, аз гына саннар белән мавыгып алыйк. Илдә ит бәясе күтәрелә. Шундый итеп күтәрелә: әйтерсең син итне түгел, ит сине тешли. 19 мартка ул Татарстанда уртача 598,45 сумга җиткән. Чистайда – 813,61 сум. Казанда – 628,63 сум. Республикада атналык ит инфляциясе – 2,32 процент. Еллыкка күчерсәң, бик зур сан бу. Темп сакланса инде. Башка бер ризык бәясе дә андый темп белән үсми. Авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы һәм үсештә булган төбәк хакында бара сүз. 2020 елның мартында бездә итнең уртача бәясе 335,89 сум булган. Башка товарларга бәяләр үсеше белән чагыштырсак, 5 ел эчендә алай ук каты сикермәгән аның бәясе. Аның бүгенге үсеше шуңа бәйле дә инде. Инфляция пропорциональ рәвештә үсми бит, сәнәгать товарлары яхшырак сикерә. Авыл кешесенең дә яшисе бар. Азык-төлек бәяләрен кысып тотып тору авылның социаль хәлен начарайта. Әйтергә кирәк, түзеп булмаслык начарайта. Авылда уртача хезмәт хакы Татарстан буенча быел – 58 384 сум. Курьерлар күпме ала әле? Хәзер авыл хатын-кызлары да фермада эшләү түгел, шәһәргә йөреп тирләүне өстенрәк күрә. Хатын-кыз читкә йөреп эшли башладымы, сыер савып мәшәкатьләнми инде ул. Дөресен генә әйткәндә, авылда йөреп эшләрлек хатын-кызы да калмады. Пенсионерлар гына. Авыл картая, кызу темплар белән картая. Шәхси хуҗалыкта терлек асрау традициясе шуңа бәйле рәвештә юкка чыга.
Мөгезле эре терлек саны фермаларда да кими. Бер үк объектив сәбәп белән. Статистиканың Татарстанда мөгезле эре терлек саны турындагы бите ачылмый. Күрсәткечләр начар булуга бәйле түгел микән? Әмма без башка ысул белән исәплибез санны. Үрчем дигән нәрсә бар. Сыер бар икән, бозау була. 2014 ел башында 55 651 бозау туган. Бу – алдагы елның 96 проценты гына. Үрчем елдан-ел кими. Быелның беренче мартына туган бозаулар саны – 45 777. 2024 елның шул чоры белән чагыштырсак, 99 процент. Зәй районында бозаулар саны алдагы елның 56 проценты кадәр генә, Ютазыда – 60, Арчада – 90. Сан башы кимү сөт җитештерүгә әлегә тискәре тәэсир ясамый. Хәзерге нәселле сыерлар элек ике сыер биргән сөтне бирә. Ит мәсьәләсен исә алай хәл итеп булмый. Пробиркада үстерелгән ит ашамыйбыз бит. Ә Россиянең башка төбәкләрендә хәл авыррак.
Авылда тагын бер мәсьәлә катлаулана: яңа техника сатып алу авыр. Авыл хуҗалыгы техникасы кыйммәт. Аны җитештерүчеләр зарлана: бездә кредит ставкасы 25 проценттан югары, Кытайда – 3, Канадада 4 процент кына, диләр. НДС салымы бездә – 20, Кытайда – 13, Канадада – 4 процент. Хезмәт хакыннан социаль түләүләр бездә – 43 процент, Кытай белән Канадада билгеле бер күләмдәге хезмәт хакына кадәр салым түләү юк. Бездә металл кыйммәт, электр энергиясе дә...
Субсидиягә килсәк, иң зур субсидияне бездә нефтьчеләр ала. 2024 елда 3 триллион сум кире кайтарылмый торган акча алганнар. Якынча шундый акчаны авылга бирегез, беләсезме нәрсә була?
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез