Илдар Хәйруллин өйләнергә йөргән вакытта уңайсыз хәлгә калуы турында сөйләде

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, педагог, режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин «ВТ»га үзенең өйләнү тарихын сөйләгән иде.

Илдар Хәйруллин өйләнергә йөргән вакытта уңайсыз хәлгә калуы турында сөйләде
Илдар Хәйруллинның шәхси архивыннан

– Шундый хәл дә булган иде. Без Урта Азиягә гастрольгә китәргә җыенабыз. Вокзалга студентлар озатырга килә. Празат абый белән сөйләшеп торабыз, Алсу килде дә: «Сау булыгыз», – ди. Без әле ул вакытта йөрмибез. Мин борылдым да Празат абыйга: «Ул минем хатыным булачак», – дим. Алсу һаман шул сүзне искә ала. Ул, хур булдым, дип елап киткән. Гастрольдән кайткач дуслаштык. Алар театрга массовый күренешләрдә уйнарга килә иде. «Әйдә өйләнешәбез», – дидем. Алсуга 18 яшь кенә иде әле. Гаиләдә тугызынчы бала. Әти-әнисе өф-өф итеп кенә үстергән. Кулыннан тоттым да Ленин урамындагы ЗАГСка алып бардым. Анда гариза язарга өч сум түләргә кирәк булган икән, ә миндә бер сум илле тиен генә. Чыктык та аптырап торабыз. Шулвакыт бер төркем артистлар фильм төшереп кайтып килә. 

Режиссер Фатих Шәрәфиев бар иде. Ринат Таҗетдинов, Наил Дунаев узып барышлый күреп алды. Белгәч, барысы да акча чыгарып бирә башлады. Акча түләп, ЗАГСта гариза биреп калдырдык та, безне ресторанга алып барып шампан шәрабы эчерттеләр.

Хәзер инде 51 ел бергә гомер итәбез. Алсу – бик сабыр, бик әдәпле кеше ул. Мин үзем бик хисле. Ә Алсу сәхнәдә уйнаганда гына эмоциягә бирелә. Ул Зәки Зәйнуллин пьесасы буенча «41 нче ел хатыннары» спектаклендә мишәр хатынын уйный иде. Мин премьера карап залда утырам. Бер актриса чыкты. Танымыйм. Ун секундлап вакыт узгач кына Алсуны таныдым. Менә бу актерлык мәктәбенең югары дәрәҗәсе инде, үз хатыныңны танымагач, димәк, аңарда шундый сәләт бар инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре