Без аның белән Яшел Үзән районының Төньяк Норлат балалар йортында очраклы гына таныштык. Яңа ел алдыннан күчтәнәчләр алып килгән. Еш кунак икәнлеге күренеп тора: керә-керешкә балалар, ерактан танып, кочаклап алдылар үзен, тәм-томнар кулларына кергәч, рәхмәтләрен әйттеләр.
Хәйрия
Сүзем әнә шулай күңеле кушканга яхшы гамәлләр кылып йөрүче Илдар Зиннуров турында. Хәйрия эшләре турында сорашкач, тыйнак кына: «Алай телгә алып әйтерлек түгел инде», – дип куйды.
– Республика прокуратурасында хезмәт иткән чагым иде. Туксанынчы еллар азагы. Авыр вакытлар. Кем ничек булдыра ала, мохтаҗларга ярдәм кулын сузган чак. Прокуратура хезмәткәрләре дә кушылды бу эшкә. Яңа елга һәм 1 июнь – Балаларны яклау көненә Төньяк Норлаттагы балалар йортына күчтәнәч илтә торган булдык. Сабыйларга шундый ияләшеп киттек, бу йортка бер аяк бассаң, һич кенә дә бөтенләйгә китмисең, әйләнеп кайтасың икән ул. Балаларның тарту көче шундый. Икенче эшкә күчкәч тә, бу гамәлемнән баш тарта алмадым. Булдыра алган кадәр үз акчама күчтәнәчләр алам да, балаларны күреп, бер әйләнеп кайтам. «Нишләп йөрисең, акчаң күптер инде», – дип әйтүчеләр дә бар. Алай дип уйласаң, акчаның артыгы булмый инде ул, мин бу гамәлемнән канәгатьлек хисе алам, балаларның шатлануы, елмаюы күңелемә рәхәтлек бирә. Сәбәбе шул гына. Килер алдыннан балалар йорты җитәкчеләреннән рөхсәт сорыйм. Ниләр кирәклеген дә ачыклыйм. Ахыр чиктә, балалар – безнең киләчәгебез бит. Кешеләрнең матур гамәлләре аларны яхшы фикерләргә этәрергә тиеш дип уйлыйм. Соңгы вакытта махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә әйберләр алып, җыю пунктларына илтеп бирәм. Анысы да күңел кушканга.
Туган авыл
Илдар Зиннуров тумышы белән Апас районының Шәмәк авылыннан. Редакция биреме белән шул якларга килеп чыккач, аны махсус күреп кайтырга булдым. Авыл янында зур күл җәйрәп ята. Тирә-ягында ял итәр өчен уңайлыклар эшләнгән. Авылның төрле очында чишмәләр челтери. Боларның барысын да авыл халкы белән бергәләп Илдар Зиннуров тудырган. Үзе бу хакта болай сөйли:
– 1986 елда армиядән кайтып төштем. Яшь чак, гаярь чак бит инде. Күршедәге бер абзый, авылдагы «Имам» кизләвен чистартырга булыш әле, дип чакырды. Аска төшеп, башта пычрак суны биреп тордым. Аннан ләмнән чистарттым. Берзаман чокыр төбеннән челтерәп торган чишмә бәреп чыкты. Суы сап-салкын, чип-чиста. Шул мизгелне бер дә оныта алмыйм. Яңа туган бала дөньяга аваз салган кебек булды ул миңа. Чыннан да, яши башлады бит инде бу, тормыш юлына юнәлеш алды. Шуннан чишмәләр, күлләр, инешләр белән әсәрләнеп калдым мин. Су турында күп укый башладым, төрле гыйбарәләр күземә чалынды. Без әлегә аның кыйммәтен аңлап та бетермибез кебек. Ә бит су җитешмәүдән Җир шарында күпме кеше дөнья куя. Үзем су кытлыгын беренче тапкыр Германиядә хезмәт иткәндә сизгән идем. Ул вакытларда, килер бер көн, шешәләргә тутырып, эчәр су сатып алырбыз дип, хәтта башка да китерә алмадык. Хәзер исә булган чыганакларны чистартырга, сакларга кирәклеге бигрәк тә аңлашыла.
Ничектер эшне башлап җибәрергә кирәк иде. Авылдашлар белән җыелдык та ике чишмәне чистарттык. Буралар куйдык, утырып хәл алырга дип, ял итү урыннары ясадык. Авыл янында зур гына бер сулык бар. Шуны чистартып, су коенырлык, балык тотарлык урын ясыйсы килү хыялы һич кенә дә тынгылык бирмәде. Тәвәккәлләп бу эшкә дә тотындык. Тырыша торгач, 100 еллык тарихы булган күлебезне чистарттык. Хәзер, чыннан да, менә дигән ял итү урыны ул. Әле һаман нәрсә дә булса эшлибез, яңартабыз. Быел су буена беседкалар эшләп куйдык. Шунда яшьләр дә җыела, бәйрәмнәр дә үткәрәләр. Авылда үзенә чакырып тора торган матур урын булгач, бик күңелле.
Эш
Илдар Зиннуровның һөнәре дә ярдәм итүгә корылган булып чыкты.
– Мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга, агроном булырга хыялланган идем. Авыл хуҗалыгы институтына керү теләге тормышка ашмады. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә электромонтер булып эшкә кердем дә, укуымны кайда дәвам итим икән дип, уйлана башладым. Әти-әнисе гаделлеккә, дөреслеккә өйрәтеп үстергән авыл малае өчен юрист һөнәре кулай кебек тоелды. Кичке бүлеккә кердем. Көндезгегә кереп, акчасыз йөрисем, әти-әнине аптыратасым килмәде. Болай өс тә бөтен, тамак та тук. Бер стипендиягә яшәү бик авыр булыр иде.
Укуымны тәмамлагач, Кайбыч районына эшкә кайттым. Монысы әти-әниемә якынрак булыйм, булышыйм дигән теләктән иде. Аннан республика прокуратурасына чакырып алдылар. Шулай итеп, прокуратура системасында 20 ел эшләдем. Аннан, һөнәремне алыштырмасам да, эш урынын алыштырырга кирәк, дигән теләк уяна башлады. Чөнки бер җирдә генә утыру торгынлыкка китерә. Шулай итеп тәвәккәлләдем дә адвокат булып эшләргә керештем. Бер үк өлкә булса да, аермасы бар бу хезмәтләрнең. Беренчесендә дәүләт хезмәтен башкарасың, икенчесендә бәлагә тарыган кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклыйсың. Әмма, әйтергә кирәк, бу системада хезмәт иткәндә теләсә нинди проблеманы үзең аша үткәрергә өйрәнергә кирәк. Аерым кешеләр белән эшләгәндә бигрәк тә. Һәр кеше синең янга ярдәм итәр дигән зур ышаныч белән килә. Шул өметне ничек булса да аклыйсы иде, дип тырышасың. Моның өчен законнар белән эш итә белү дә, кешеләрне аңлау да кирәк. Тик һәрвакытта да син уйлаганча гына барып чыкмый. Төрле сәбәпләр чыгып, фикерләреңне чәлпәрәмә китереп ташлаулары да бар. Әмма мондый очракларга сирәк юлыгам. Эшемнән күбрәк канәгатьләнү хисе алам. Ярдәм сораучылар да күп. Эшсез торганым юк, шөкер. Кайчагында көне-төне чабарга, башка җирләргә чыгып китәргә туры килә. Бу яктан хәләл җефетем Галия белән аңлашып яшибез. Ул балалар бакчасында мөдир вазыйфасын алып бара. Өч бала үстердек. Бер кызым – педиатр, улым төзелеш өлкәсендә эшли. Икесе дә гаиләле. Кечкенә кызым исә минем эшне дәвам итәргә булды. Юриспруденция өлкәсендә укый, әлегә студент. Күп еллар буена җыелган тәҗрибәмне биреп калдырырга дәвамчым бар, дип тә шатланам. Алты дистәне тутырганда, монысы да бик мөһим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез