Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев соңгы вакытларда сәхнәдә сирәк күренә. Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы егете «Зиләйлүк», «Сибелә чәчем» кебек халык җырлары белән тамашачы күңелен яулады. Җырчы профессиональ сәхнәгә беренче адымнарын Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа Тимергалиева белән башлаган иде. Илназ бүген дә танылган җырчыны остазым дип хөрмәтләп искә ала.
– Илназ, соңгы елларда сәхнәдә бик сирәк күренүеңнең сәбәбе нәрсәдә, кайда син?
– Сәхнәгә чыгу бик кызык һәм рәхәт. Авылдан килгән вакытта үзеңә юл ачып эшләп китү көч-куәт бирә. Концертлар белән бик күп йөрелде. Мин бөтен эшне бергә алып бардым: үзем администратор, үзем җырчы, сакчы, пешекче. Администратор алып карадык, ләкин миңа кирәгенчә эшли алмыйлар. Аннары мин авыл хуҗалыгына да күчтем бит, башка эшләр дә шактый иде. Барысын бергә алып бару җиңел түгел. Бүген Кайбыч районындагы Борындык авылында атлар тотабыз. Ферма «Алмачуар» дип атала. Җитәкчесе – Рафаэль Фәсахов. Ул – әти яшендәге кеше, минем атларга, табигатькә карашымны сизеп алды да: «Әйдә, атларыңны алып кил син монда», – диде. Бер-беребезгә булышып эшлибез.
– Сиңа ат җене ничек кагылды?
– Әти дә ат яратты. Тик ул нишләптер өйдә ат асрамады. Аның сөйләве буенча, әтинең әтисен җиде колхозга бригадир итеп билгеләгәннәр. Аның аты булган, шуны җигеп, авылларга барып йөргән. Әти гел шуны искә ала иде. Элек колхозларда атлар бик күп иде бит, фермалар да гөрләп эшләп торды. 6 нчы сыйныфта укыган чакта, әнигә ияреп, фермага бара идем. Конюшняга керәм дә шпагат җебеннән йөгән ясыйм, кулларым киселеп бетә. Өйрәтергә дип, айгырларны, атларны урлап алып чыгам. Кырда чабам, Сабан туена әзерлим. Менә шулай кагылды ат җене. 9 нчы сыйныфка җиткәч, зур көрән айгырны алып чыктым. Башта конюшня эчендә өйрәткән булдым. Ипи ашаттым. Әтигә алып кайтып күрсәтәсе килә инде. Атым урам буйлап китте дулап! Әти урамда утыра. Капка төбендә туктамады, узып китүгә, юлга эт килеп чыкты. Ат, кисәк куркып, читкә сикерде дә, мин барып төштем. Әти мине өйгә кертеп салган, такталар белән бәйләп куйган. Кабыргалар сынып беткән. Бер имгәнгән бит инде, ләкин тагын барасың. Атларны ярату менә ничек көчле булган! Бүген дә шулай дәвам итә. Сөйләшәсе килмәгән вакытларда алар янына барам да тыңлап торам, шундый рәхәт. Алар шыгырт-шыгырт ашыйлар, аның ләззәтен ишетергә, күрергә кирәк.
– Әтиеңнең кырыс тәрбия бирүе хакында интервьюларыңда яшерми сөйлисең. Шулай да әти-әниеңә карата ярату хисен саклап калгансың. Әтиеңә үпкәләгән вакытларың булдымы?
– Әтине җирләгәнгә дүрт ел булды. «Кырыс кешенең дә күңелендә кыллары бар», – дип әйтә иде әти. Бик усал кешенең дә йомшак җире була. Балачакта әтинең усаллыгын күралмыйсың икән ул. Бу балалык халәте 8–9 нчы сыйныфларга кадәр дәвам итә. Хәзер үзең малайлар үстергәч, үзең дә әти булгач аңлыйсың. Әтинең сүзе шундый иде: «Эшләвең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен». Балачакта безнең бер буш вакыт булмады. Өйдә эш бетсә, әти күршедәге әбиләргә кертеп җибәрә. Лагерьларга да йөрми идек. Ярый әле спорт белән дус булгач, мәктәптән урманга туристик чараларга алып китәләр иде. Палаткаларда яши идек. Салкын булса да, кайтмас идем дия идем. Ул хәзер Дубайга, Төркиягә ял итәргә барган кебек иде инде. Ничек кенә булса да, мин әти-әнигә рәхмәтле. Бернинди дә ачуым юк. Бүген мин үз аягымда басып торам, үз сүземне әйтә беләм. Әти мине курыкмаска өйрәтте.
– Үзеңнең дә өч улың бар. Син дә бит балаларыңа бик йомшак түгел. Синең кырыслык нәрсәдән гыйбарәт?
– Мин балаларга үзләре әти булганчы кырыс. Вакыт үтә. Үзләренең балаларына 14 яшьләр булгач: «Әти бит теге вакытта дөрес әйткән икән», – диярләр. Мин үземне бик кырыс дип тә әйтмәс идем. Кырыслык бит ул усаллык кына түгел, аңа бик күп әйберләр керә: таләпчән, төгәл булу, дөньяны, балаларны ярату. Балаларны эшләтү ул бит аларны яратмау түгел. Һәркем үзенчә тәрбияли. Ә төгәлрәк әйтсәк, баланы әти түгел, әни тәрбияли. Хатын-кыз ничек итеп баланың канына сеңдерә, ул шуның белән яши башлый. Бездә балалар нәрсә генә сораса да, әниләре: «Әтиегездән сорагыз», – ди. Юк кына ирне дә хатын-кыз күтәрә. Өйдә тәртип кануннары бар. Әти өйдә булмаганда, әни сүзе закон булырга тиеш. Ни өчен? Әгәр әниләре шул чагында балаларга: «Әтиегез булмаганда ял итегез», – дип әйтә икән, өч көн эчендә ул аларны утыз еллык гомергә бозып куярга мөмкин.
– Илназ, син бик иртә өйләндең. Хатының Динара белән инде 28 ел бергә яшисез.
– Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Бездә тәртип шундый: 18 яшь тулуга, өйдән чыгып китәсең. Минем авылдан Казанга килгән чорлар. Кесәдә бер тиен акчам юк. Ничек яшәргә? Подъездларда да торырга туры килде инде, карбызлар да бушатып йөрдем. Спорт факультетына укырга керү өчен әзерлек курсларында укыдым, ләкин булып чыкмады, бер балл җитмәде. Укырга кермәвемне белгәч, чыктым да трамвайга утырып киттем. Кая барса да миңа барыбер иде. Йокыга киткәнмен. Шулай йөри торгач, трамвай ватылды. Тәрәзәдән карыйм: каршыда – 49 нчы училище. Безнең авылга кайтып йөрүче малайлар, мине күреп, шушы училищега алып керделәр. «Әйдә, монда поварлыкка кереп була, ашарсың, тамагың тук булыр», – диделәр. Аллаһы Тәгаләнең сынавы да, рәхмәте дә шушында булган. Минем ялгыш юлга кереп китүем дә бар иде бит. Ә мине эшләп ашарга өйрәтеп үстергәннәр, шул канга сеңгән. Тулай торакка урнаштырдылар. Менә шунда мин Динара белән таныштым. Минем өйләнүгә әти сәбәпче булды. Бервакыт авылга кайттым, печән өсте. Әни өйгә керде дә: «Анда бер кыз сине эзләп килгән, бар, чык», – ди. Төшке ашка әти кайтты. Ашарга утырдык. Динараның ашаганда колагы селкенә. Алмаз улымның да шулай. Әти моны күреп алган. «Ашаганда колагы селкенә, бик түзем, тырыш хатын булыр бу, өйләнәсең», – диде.
– Динараны нинди сыйфатлары өчен аеруча хөрмәт итәсең?
– Синең барысы да матур, әйбәт булган чагыңда килеп кергән хатын-кыз ул сине беркайчан да аңламаячак. Без Динара белән ачлыкны да, туклыкны да, авыр мизгелләрне дә бергә үттек. 18 яшьтә Аллаһы Тәгалә безгә тагын бер сынау – авыру бала бирде. 18 яшьлек бала кулына табиб пластилин, җелек кебек йомшак сабыйны чыгарып тоттыра. Мин бит яшь. Миңа бала кирәк түгел, дим. Менә бу хәлләрне, минем кырыслыкны, кирелекне хатын-кыз ничек күтәрергә тиеш? Минем Динара: «Үзем таптым, үзем үстерәм», – диде. Бер елдан соң инде икенче улыбыз Салават, аннары Ильясыбыз туды. Динараның чыдам, түзем булуы авырлыкларны җиңәргә булышты. Минем белән ул юлларны узу бик җиңел булмады.
– Алмаз улыгызның бүген эшләмәгән эше юк. Ничек шундый булдыклы итеп үстерә алдыгыз?
– Табиблар безгә: «Болай да, тегеләй дә итәргә ярамый. Бу менә шулай тотып кына йөри торган бала булачак», – диделәр. Мин бу хәлдән ничек чыгарга, нишләргә, бу баладан ничек кеше ясарга, дип уйланып йөрдем. Аллаһы Тәгалә тагын юл күрсәтте. Беркөнне без, Алмазны да алып, циркка бардык. Шунда аю матай белән чыга, кәҗә велосипедта йөри. Кеше кебек. Шунда мин үз-үземә: «Ничек инде, аю мотоциклда йөри, без баланы өйрәтә алмыйбыз что ли?» – дип кычкырам икән. Алмазны кеше итәргә иң булышкан нәрсә кызганмау булды. Сүз дә юк, йөрәк сыкрый, мин дә балаларны яратам. Ә бит башкача булмый. Ул баланы катылык белән алып бармасаң аңлатып булмый иде. Алмазны эшләттем дә эшләттем, спорт белән шөгыльләндердем. Баланы планшет та, байлык та түгел, бары хезмәт тәрбияли. Монда да Динараның түземлеге булышты. Дин, намаз, эш һәм мәхәббәте белән шушы бала – бүген безнең иң яраткан, яныбызда йөргән терәгебез.
– Кызларыгыз булмаса да, «Кызларым, кызкайларым» җырын үзенә бер төрле рәхәтлек белән башкарасың. Нигә бу җырны репертуарыңа алдың?
– Мин улларымны бик яратам. Алар өйдә ирләр эшен дә, хатын-кызныкын да эшли. Безнең дежурлык куелган. Ә «Кызларым, кызкайларым» җыры «Барс Медиа» компаниясенең гөрләгән вакытында, 2002 елда килеп керде. Мин эстрадага чыгып кына килә идем әле. Чакырдылар, өстәлгә җырлар тезеп куелган. Бик матур җырлар бар иде. Өстәлгә кулны куеп утырдым. Кулга бер кәгазь ябыша. Нәрсә соң бу, дип алып карасам, шушы җыр. «Кайсын сайлыйсың?» – дигәч, «Менә шул җырны алам», – дидем. Илдар Низамов сүзләренә Илфат Дәүләтшин көй язган. Хәзер бу җырны без яңартып чыгардык. Клип та төшердек.
– Илназ, халык җырларын да башкаручы моңлы тавышлы җырчы сәхнәдән китәргә тиеш түгел, дип уйлыйм. Иҗат өлкәсендә алга таба нинди планнарың бар?
– Элекке кебек концертлар белән чыгып китсәм, мин шунда чумарга тиеш, бөтен эшне туктатып торырга кирәк. Атлар янына фермага барсам, мин инде җырлауны онытам, анда рәхәт миңа, алар өчен борчыла башлыйм. Сәхнәгә чыксам, курыкмыйм, хәтта ут бетсә дә, җырлыйм. Чөнки үз тавышыбыз белән җырларга өйрәнгән. Иҗатыма быел 25 ел. Хәмдүнә апа Тимергалиева төркемендә 2000 нче елларда эшли башлаган идем. Аңа бик рәхмәтлемен. 25 ел вакыт узса да, әле һаман Хәмдүнә апада эшләгән кебек. Сәхнә артыннан чыгар да: «Шулай җырлыйлармы, шулай басып торалармы, апаем, шулай киенәләрме?» – дип кычкырып җибәрер кебек. Хәзер юбилей концертларына әзерләнәм, җырларны яңартабыз, костюмнар тегәбез. Октябрь башында концертыма көтеп калам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез