Илсур Һадиуллин: «Һәрнәрсә өчен әти-әнидән ризалык сорап булмый»

«Телим-теләмим» дигән әйбер була алмый. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин газета укучыларыбыз белән уздырган «туры элемтә»дә мәктәп кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Килгән сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

Илназ Фазуллин, баш мөхәррир:

– Илсур Гәрәевич, сөйләшүебезне туган телебездән башлыйк әле. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре җитәме? Әти-әниләр туган телне сайлыймы? Вазгыять ничегрәк?

Илсур Һадиуллин:

– Тел мәсьәләсе һәрвакыт катлаулы булды, хәзерге вакытта тагын да катлаулырак. Яңа уку елы башындагы мәгълүматларга караганда, балаларның 64 процентка якыны татар телен сайлады. Әлеге күрсәткеч кимеми. Ике сәгать татар теле, бер яки икешәр сәгать әдәбият укыткан мәктәпләр бар. Кайберләрендә татар теле – 3, әдәбият 2 дәрес керә. Санны шул дәрәҗәдә сакларга тырышабыз һәм саклыйсы иде. Соңгы вакытта: «Әйдәгез, биш көнлеккә күчик», – диюче әти-әниләр дә күп. Күчәргә була ул. Тик бу очракта тел мәсьәләсе авыр хәлдә калачак. Биш көн укыгач, сәгатьләр саны кыскарачак. Математика, рус теле түгел, туган тел кимеячәк. Физкультура болай да ике сәгатькә калып бара. Вакыт узгач, «Министрлык, Хөкүмәт кая карады, нишләп телне югалттылар?» – диячәкләр. «Ватаным Татарстан» газетасын, татар әсәрләрен, пьесаларын, гомумән, китап уку өчен дә кирәк бу. Әдәбият укымаган баланы татар телен, әдәбият, мәдәният, рухи мирасны тулысынча белә дип әйтеп булмый.

Биш көнлек укуга күчү мәсьәләсен өйрәнәбез. Әмма ул телне укытуны саклаган очракта гына мөмкин. Биш көнлеккә күчсәң, балаларга нагрузка да арта. Укытучыларның эш сәгатьләре, хезмәт хакы да кими. Әгәр дә әти-әнинең шимбә көнне йокысыннан торып, баласын ашатып, мәктәпкә озатасы килмәве генә биш көнлек укуга сәбәп була икән, бу инде көлке. Тор, балаңны илт, ул укыган вакытта кайт та йокла. Бүтән сүзем юк. Гел җиңеллек эзләп кенә булмый.

Илназ Фазуллин:

Кыскартулар турында дәвам итсәк, күптән түгел Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский мәктәптә унбер елдан ун елга күчәргә тәкъдим итте. Сез моңа ничек карыйсыз?

Илсур Һадиуллин:

– Укытучылар, әти-әниләр белән сөйләшмичә, берничек тә карап булмый. Моның өчен программаны үзгәртергә кирәк. Шәхсән әллә ни куркынычын күрмим. Без ун ел укыдык. Унбер ел күбрәктер дә, бәлкем. Узган гасырның туксанынчы елларында туган әти-әниләр моны белми. Имтихан тапшырасы фән генә калсын, башкасына йөрмик, дип әйтүчеләр дә бар. Закон бар, стандартлар кабул ителгән икән, дәүләт имтиханнарын тапшырып, аттестат алырга телисең икән, син бөтен фәнне дә укырга тиеш. Андый хаосның беркайчан яхшылыкка илткәне юк. «Телим-теләмим» дигән әйбер була алмый. Ашарга, йокларга, концертка барырга теләмәскә мөмкин. Концертка бармаган өчен генә аттестат бирми калмыйлар. Ә менә укырга бармасаң, имтихан бирмәсәң, гафу итегез, аттестат алып булмый.

Илназ Фазуллин:

1 сентябрьдән мәктәпләргә мәҗбүри хезмәт дәресләре кайтты. Укучыларга такта сөрттерсәң дә, идән юдыртсаң да ярый хәзер. Яңа уку елыннан хезмәт тәрбиясендә ниләр үзгәрде?

Илсур Һадиуллин:

– Балаларны эшкә өйрәтү бары яхшы яктан гына эшләнә. Ничә еллар буе балаларга такта сөрттерергә (дөрес, ул кадәр үк түгел инде, такта сөрттерделәр, сөртсеннәр дә. – Министр), идән юдыртырга ярамады. Әти-әниләр, үзләре акча җыеп, сыйныф идәнен юды. Тегендә, монда эшләргә ярамый, тәрәзә кырыена якын килергә ярамый. Тора-тора шушы хәлгә килеп җиттек. Баланы күпме генә өф-өф итсәң дә, вакыт үткәч, ул барыбер өфелдәүдән чыга. Балалар кар көрәргә дә чыга, идән дә юа... эшләргә дигән сүз. Без бит каядыр укытучының, директорның өенә барып кар көрәтмибез. Хоккей уйный торган стадионда кар яугач, аны кем көрәргә тиеш? Күп булса, әлбәттә, техника чакырталар. Бергә көрәсәләр, шунда ук уйныйлар да. Һәрнәрсә өчен әти-әнидән ризалык сорап булмый. Дәрескә кереп, исәнләшү өчен дә рөхсәт сорый башласак, бу бөтенләй кеше көлкесе булачак. Әгәр бала үзе утырган җирен, сыйныфын җыештырырга кирәклеген аңлый икән, ул аны пычратмый. Ирек кирәк, әмма демократия уйнаудан туктар вакыт җитте.

Укучыларыбыз сораулары

Рамилә Ибәтуллина (Казан):

– Без укыганда, ике хатага «4ле» куялар иде. Әгәр бала үз ялгышын төзәтсә, ул хатага саналмады. Хәзерге вакытта чиста текстта укучы төзәтсә, «5ле» «4ле»гә әйләнә. Ике хатага «4ле» дә, «3ле» дә була. Өч хатага «2ле» кую очраклары да бар. Беркөнне балам мәктәптән: «Нәрсә өчен укып торырга инде? Барыбер «5ле» куймыйлар», – дип боегып кайткан. Билге кую тәртибе үзгәрдеме әллә ул?

Илсур Һадиуллин:

– Билге тәртибе үзгәрмәде. Хатаның нинди икәнлеген белергә кирәк. Бер җирдә өтер, икенчесендә нокта куярга оныткан икән, аны да санарга була. Бик тупас хата ясаган икән, ул ягы да бар. Бу – шәхси сорау. Кайсы мәктәптән, нинди укытучы икәнлеген белгәч, тулырак җавап бирербез. Билге тәртибе үзгәрмәде, бу укытучыдан тора. Монда иң куркынычы – баланың, миңа барыбер «5ле» куймыйлар, диюе. Андый фикер туарга тиеш түгел. Әгәр әти-әни шикләнә, риза түгел икән, укытучы янына барып, матур итеп кенә аңлашсын. Тик мәктәпкә барып, кычкырып, бер-береңне гаепләүдән файда юк.

Балтач районында эшләүче бер укытучыдан ике сорау килде:

– Укытучыга яки өстәмә белем бирү педагогларына бюджеттан еллык акча бүленә дип беләм. Ә җәй айларында, алардан сорап та тормыйча, «бушлай отпуск»ыга озаталар. Димәк, район укытучы кесәсенә кереп, экономия ясый. Бу закон буенча дөресме?

Укытучыларга мактаулы исемнәр биргәндә күбрәк балаларның олимпиада, конференцияләрдә катнашуына, грамоталарга игътибар бирәләр. Ә укытучының тырыш хезмәте, тәҗрибәсе бик аз исәпкә алына. Шундый тыйнак укытучылар бар. Аларны әти-әниләр, балалар, киң җәмәгатьчелек белсә дә, тиешле исемнәр вакытында бирелмичә кала. Бу исемнәр квота буенча гына алып барыламы, әллә укытучының башкарган лаеклы хезмәтенә карапмы?

Илсур Һадиуллин:

– Беренче сорауга килсәк, закон буенча андый әйбер юк. Укытучының җәйге ялы – 56 көн. Башлангыч сыйныф укытучыларының күбесе, уку елы беткәч, мәктәп яны лагерьларында эшли. Шуннан соң ялга китә. Элеккеге заман белән чагыштырып булмый. Хәзер БДИ бирүчеләр шул тапшырган фән укытучылары белән бер аудиториядә булырга тиеш түгел. Әйтик, рус теленнән бирәләр икән, анда башлангыч сыйныф укытучысы карап тора. Җәйге лагерьлар белән беррәттән имтиханнар бара. Быел сынаулар 5 июльгә кадәр дәвам итте. Укытучының ярты җәе үтә. Имтихан нәтиҗәләре 15 көннән генә килә. Аннан соң инде яңа уку елына әзерлек башлана. Укытучы үзенә тиешле җәйге ялын ял итәргә тиеш. Болай җибәрү дөрес түгел. Андый очраклар булса, Балтач районының кайсы мәктәбеннән икәнлеген төгәлрәк итеп әйтсеннәр.

Мактаулы исемнәр иң беренче чиратта укытучының башкарган лаеклы хезмәтенә, аның нәтиҗәсенә карап бирелә. Әлбәттә, бу очракта тырыш хезмәт иткән, гомерен балалар тәрбияләүгә биргән укытучыларны район мәгариф бүлеге белергә һәм күрергә, аларны якларга һәм сакларга тиеш. Квота дигән нәрсә дә бар. Бар кешегә дә аны бер-ике ел эчендә биреп бетереп булмый. Ул аннан соң таратуга калачак. Гомер буе эшләп, Мәгариф министрлыгының бер генә мактау кәгазен алмыйча киткән укытучылар да бар. Кеше лаеклы бүләкне вакытында алсын иде. Икенче, өченче бүләк дип, гел берәүне генә күрергә кирәкми. Башкаларны да белсеннәр, күрсеннәр. Укытучы халкы хөрмәткә лаек.

Казан янындагы бистәдән Алисә:

– Быел балабыз 5 нче сыйныфка укырга барды. Безгә бик начар хәлдәге сыйныф бирделәр. Хәзер сыйныфны үз акчабызга ремонтларга туры киләчәк. Мәктәп моның өчен әти-әниләрдән акча җыярга тиешме?

Илсур Һадиуллин:

– Бу сорау бик катлаулы. Мәктәпләрдә капиталь ремонтны 2012 елдан бирле алып барабыз. Рәисебез Рөстәм Нургалиевич ел саен ремонт өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә. Әйтик, 1 миллиард – ашханәләрне төзекләндерү, җиһазларны алыштыру, 500 миллион – урта һөнәри уку йортларында шартлар тудыру, 500 миллион тулай торакларны төзекләндерү өчен. Моннан тыш, өстәмә йөкләмәләр өчен дә бирелә. Республика җитәкчелегенең мәгариф системасына күрсәткән ярдәме зур. Әлбәттә, мәктәпләрдә һәр кабинетны, бүлмәне ремонтларга акча җитеп тә бетми. Бу хакта районнар үзләре белә. Әгәр авыр хәлдәге сыйныфлар бар икән, әти-әниләр үзләре хәл итә. Бу сорауга ачыктан-ачык итеп, «юк» яки «әйе» дип әйтеп булмый. Әти-әниләрнең обойның, буяуның төсен, линолеум, пәрдәләрне алыштырасы килә икән, без каршы түгел. Ә инде мәҗбүр итеп, әйдәгез, бирегез дип, соңгы акчасын сорау тыела. Сыйныфтагы 25 әтинең 24е риза булып, берсе каршы килә икән, бирмәсен. Ләкин ул әти-әнигә карата караш та үзгәрмәсен. Мәҗбүр итеп, елатып акча җыярга кирәкми.

Нәфисә Гатина:

– Җанвар битлеге киеп, койрык һәм колак тагып, үрмәләп йөргән балаларга аптырап карыйбыз. Бу – җәмгыять чиреме, балаларның хезмәттән читләшеп азгынлыкка бирелүеме?

Илсур Һадиуллин:

– Монда кычкырып көлсәң дә, үкереп еласаң да гаеп. Дүрт аяклап сикереп йөрү – бу инде азгынлыкның теге ягы. Сүзем юк хәтта. Бу күренешләр читтән килә. Хайван кыяфәтенә кереп, теләсә ничек сикереп, кычкырып йөрүнең сәбәбе – рәхәтеңә чыдый алмау. Яңа ел бәйрәмендә аю, бүре булып киенү – анысы икенче әйбер. Безне тунның кире ягын киеп куркыталар иде. Хәзер урамга чыгып, асфальтта сикереп йөриләр. Мондый бозыклыкны тиз генә тамырыннан йолкып бетерергә кирәк. Аның эзе дә булырга тиеш түгел, чөнки ул – балаларны бозу.

Диләрә (Лаеш):

– Яшь белгечләр, укытучыларны мәктәпкә актив җәлеп итәләр. Өстәмә түләү дә бар бугай. Ә менә 40 яшьтә укытучы булырга теләп, һөнәрен алыштыручыларга нинди карашта сез?

Илсур Һадиуллин:

– Кызык сорау. Әгәр кеше белем алып, мәктәпкә яки бакчага эшкә килергә   тели икән, без моны хуплыйбыз. Чөнки ул 40 яшьтә эшләргә әзер дигән сүз. Теләге, сәләте, тырышлыгы, әзерлеге булса, мәктәп ишекләре ачык. Белмәгән килеш шуның кадәр укучы алдында дәрес алып барып булмый, билгеле. Балаларны тыңлата, аларның психологик, физиологик үзенчәлекләрен белергә кирәк.

Рушания Әхмәдишина (Азнакай):

– Мәгарифтә ни өчен кече тәрбияче белән тәрбияче арасында аерма бар? Тәрбиячеләргә квартал саен премия түләнә. Ә кече тәрбиячеләргә бирелми. Ни өчен шулай?

Илсур Һадиуллин:

– Бу без уйлап чыгарган закон түгел. Россия күләмендә шулай. Һөнәр ияләренең реестры бар. Тәрбияче – педагогик хезмәткәр ул, ә кече тәрбияче алай түгел. Ул – ярдәмче, әмма аннан башка эшләп, төркемне тотып булмый. Ул бик зур хезмәт башкара. Кече тәрбияче хезмәт хакын җирле бюджеттан ала. Педагогик хезмәткәргә исә республика казнасыннан бүлеп бирелә.

Айгөл Габдрахманова (Казан):

– Укытучылар укыткан сәгатьләре өчен хезмәт хакы ала. Дәресләр һәм түгәрәкләр беткәч, укытучыга өенә кайтып китәргә ярыймы? Әллә ул эше бетсә дә, сәгать 3кә кадәр утырырга тиешме? Ул бит артык утырган сәгатьләр өчен барыбер акча алмый. Әллә мин ялгышаммы?

Илсур Һадиуллин:

– Монда аерым закон юк. Һәр мәктәпнең профсоюзлар белән бергә эшләгән килешүе бар. Хокукый актларда укытучы нинди хезмәтләр башкара, акча ни өчен түләнә – барысы да язылган. Мәсәлән, сыйныф җитәкчесе, дәрес бетте дип, кайтып китә алмый. Укучылар белән кем эшли? Аларны озатырга кирәк, тәрбия эшләре дә бар. Моның өчен ул акча ала. Монда «әйе» яки «юк» дип җавап биреп булмый. Әгәр синең сәгатең бик аз икән, шулай ук тик утыруны да дөрес түгел дип саныйм. Бу мәсьәләне мәктәп директорлары, завучлар карарга тиеш.

Эльвира Ихсанова (Азнакай):

– Укытучы хезмәте матди яктан да бәяләнергә тиеш дип саныйм. Октябрь аенда мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә «Майские указы» дип аталган өстәмә акча бирелде. Һәрбер районда ул төрлечә. Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә бу суммада аерма шактый. Мәсәлән, безнең мәктәптә налогларсыз 30 мең 900 сум булды. Сәбәбе нәрсәдә? Директордан сорагач, авыл укытучыларының хезмәт хакы югары, шуңа педагогларның хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакына кадәр җиткерү өчен кирәкле өлеше генә түләнә, диде. Шул ук вакытта башка райондагы авыл укытучыларына 47 000 бирелгән.

Илсур Һадиуллин:

– Премия Россия Президенты указы нигезендә ел дәвамында биреп барыла. Акча укытучыларның хезмәт хакы төрле булуга бәйле. Моның белән Финанс министрлыгы, җирле хакимияттәге финанс җитәкчеләре шөгыльләнә. Шул ягы бар: өстәмә акчаны мәктәп директорлары, завучлар бөтенләй алмый. Шуңа күрә сораулар күп туа. Указ нигезендә алар бу категориягә кертелмәгән. Әлеге мәсьәлә бүгенге көн кадагында тора.

Алсу (Казан):

– Илдә, республикада укытучылар, тәрбиячеләр җитмәвен барыбыз да белә. Моның өчен хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Нишләп бу мәсьәләне хәл итмиләр? Бик җайлы гына, эшләргә кеше юк, диләр дә шуның белән бетте. Миңа калса, аның икенче ягы да бар: бу – мәгарифне цифрлаштыру дигән сылтама белән югарыдан эшләнгән сәясәт. Әкренләп бушлай уку системасын бетерү, укытучыларны, тәрбиячеләрне киметү... Димәк, уку киләчәктә түләүлегә дә әйләнергә мөмкин?

Илсур Һадиуллин:

– Пессимистик сорау. Беркайчан да тере тәрбияче, укытучыны ясалма интеллект та, башка әйберләр дә, цифрлаштыру да алыштыра алмый. Алар барысы да укытучыга ярдәм итү чарасы булып тора. Укытучыларны киметү, дистант формасына күчү бурычы юк. Укуны түләүле итү дигән сүзләргә ышанырга ярамый. Алай булса, без бүген мәктәпләрдәге хезмәт кабинетларын, остаханәләрне җиһазландырмас идек. Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресләре өчен элеккеге кебек урамда җайланмалар булдыруны карамас идек. Укытучылар җитми. Безнең максат – аларның хезмәт хакларын арттыру. Моның өчен илнең мөмкинлеге булу кирәк. Укытучы – изге хезмәтләрнең берсе. Хезмәт хакы да, хөрмәт тә булырга тиеш.

 Хезмәттәшебез Чулпан Гарифуллина тәкъдиме:

– Мәктәпләрдә патриотик тәрбиягә дә, башкасына да бик зур роль бирелә. Бу кирәктер, әйе. Әмма дә ләкин балалар тормышка әзер чыга дип санамыйм. Дөрес, минем әлегә балам юк, әмма үзем дә мәктәп баласы булудан 7–8 ел элек кенә туктадым әле, шуңа күрә тәкъдимем бар. Балаларга тормышка өйрәтә торган фәннәр, факультативлар да керсә, әйбәт булыр иде. Нинди фәннәрме? Әйтик, ничек итеп финанслар алып барырга, налог түләргә, ничек итеп йорт-җирне алып барырга, базар икътисады шартларында яшәргә, этикетка өйрәтелгән очракта да бу коры лекция сөйләүгә генә кайтып калмасын иде. Рәхмәт!

Илсур Һадиуллин:

– Урынлы тәкъдим. Балалар тормышка әзер түгел дип әйтә алмыйм. Әзерлек дәрәҗәсе төрлечә булырга мөмкин. Кемдер гомер буе укый, әллә ничә уку йорты тәмамлый. Әмма һаман, үз урынымны таба алмыйм әле, ди. Тормышка өйрәтү дәресләре аерым була алмый. Килешәм, финанс мәсьәләсе булырга тиеш һәм ул бар. Гомумән, барлык фәннәр дә бер-берсе белән бәйләнгән. Кызлар кулинария дәресләрендә ашарга пешерергә, пычак, чәнечкене табынга дөрес итеп куярга, егетләр чүкеч тотарга һәм башкасына өйрәнә. Тормышка өйрәтү ул лекция сөйләү генә түгел. Әйтик, физика, химиядән лабораторияләр булмаса, син экранга карап, ничек итеп тәҗрибә ясарга була икән дип, Британия укучыларына мөкиббән китеп утыра алмыйсың. Үзең өйрән! Саласың, түгәсең, килеп чыгарга һәм чыкмаска мөмкин. Менә бу сине тормышка әзерли.

«Туры элемтә»дән соң газетабызның «ВКонтакте» төркеменә килгән кайтавазлар

– Нигә ремонт ясагач, сыйныфларны да кешегә ошарлык, ярарлык итеп ясамыйлар соң? Шулкадәр акча биргәч, тагын әти-әнидән нигә җыярга? Ремонт барышын мәктәп җитәкчелеге, укытучылар күзәтсен иде. Уку өчен яраклы итеп ясатсыннар. Төзүче төзи дә китә, мәктәпкә укытасы бит.

Гөлсинә Ахманова

– Күпме акча җыялар инде... Үзебезнең балалар шунда укый бит. Бишенче буын балаларымны укытабыз, каршы килгән юк. Түзәргә кирәк.

Илгиз Җәббаров

– Авыр инде ул акча җыю мәсьәләсе. ОГЭ биргәндә, ялгышмасам, 450 сум җыйдылар. Чекны бирмәделәр. Кемнеңдер кесәсенә киткән булып чыга бит. Кем уйлап чыгарган ул имтиханга акча җыюны? Барлык гаиләнең дә мөмкинлеге бертөрле түгел шул.

Нурҗиһан Туктыева

– Аны син ризамы, юкмы дип сораучы юк. Әти-әниләр җыелышында, ремонт өчен фәлән кадәр акча җыябыз, диләр. Баерак әти-әниләр мөгез чыгара. Ә хезмәт хакын тартып-сузып җиткергәннәр читтә кала, аның фикерен исәпкә алучы да юк.

Әлфия Фазуллина

– Башта программаны үзгәртергә кирәк. Балаларга дәресләрне өстәп торалар. Һәркөнне алтышар сәгать укыйлар. Җиде, сигез дәрес куюлары да бар. Без укыган программа белән укысалар, балалар белемлерәк булыр иде.

Фәнзилә Мортазина

– Бакчалар шимбә эшләми, ә әти-әниләр эшли. Балаларны кем карый? Өйдә үзләрен генә калдырып булмый. Әби-бабайларның пенсия яшен озайттылар, җитмәсә. Бу хакта уйларга кирәк дип уйлыйм.

Илһамия Мөслихова

– Бохара песие кебек тәмле ашап, сыртларына кояш төшкәнче йоклыйлар. Укыйсылары, эшлиселәре килми. Сүз әйтергә ярамый. Иң матур кием кияләр,  кыйммәтле телефон белән уйныйлар. Нишләсеннәр инде? Хайван булырга гына кала! Ни чәчсәң, шуны урырсың. Кем гаепле? Үзе дә тәрбиягә мохтаҗ булган ата-ана.

Зөлфирә Шәрәфетдинова

Котлыйбыз!

18 октябрьдә Илсур Гәрәй улы Һадиуллин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле Илсур Гәрәй улы, сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, шәхси тормышыгызда тынычлык һәм иминлек, милләт һәм җәмгыять өчен үтә дә мөһим хезмәтегездә уңышлар, сабырлык, рухи күтәренкелек телибез. Безнең белән һәрвакыт элемтәдә булганыгыз, барыбызны да борчыган сорауларга җавап табарга тырышканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Башкарган эшегезнең нәтиҗәсен күрергә насыйп булсын!

Ихтирам белән “Ватаным Татарстан” редакциясе

Туган тел – һәрбер халыкның иң кадерле һәм бөек кыйммәте ул. Тел яши икән, димәк, милләт тә яши.

Республикабызда милли мәгарифне үстерүдә мөһим урын тотучы шәхесләр арасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллинның исеме аерым хөрмәткә лаек. Аның җитәкчелегендә татар мәктәпләре үсә, яңа шартларда яшь буынга белем-тәрбия бирә.

Илсур Гәрәй улы педагог гаиләсендә тәрбияләнгән кеше буларак, укытучы хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен кечкенәдән күреп, аңлап үскән шәхес. Шуңа күрә ул һәр укытучының эшен, рухи халәтен аңлый, аны мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен, күп эшләр башкара.

“Илең турында уйласаң, гомерең озын була”, – дип язган шагыйребез Фатих Кәрим. Илсур Гәрәй улы – Татарстан мәгариф системасын камилләштерү, аны илдә алдынгылар сафына чыгару өчен, бөтен көчен, сәләтен биреп эшләүче җитәкче. Ул – мәгариф тарихында үз урынын булдырган, әйтер сүзе булган хөрмәткә лаек шәхес.

Аңа тынгысыз, ләкин бик игелекле хезмәтендә уңышлар, үрнәк гаиләсендә тигезлек, сәламәтлек телибез. Милли мәгариф Илсур Гәрәй улы кебек милли җанлы, затлы татар ир-атлары кулында булганда, киләчәгебез дә өметле!

Ихтирам белән Казан шәһәре Г. Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе укытучылары

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре