Газетага язылу

Илсур Һадиуллин: «Сыйныф җитәкчеләрен дәрестән азат итү мөмкин түгел»

Сыйныф җитәкчеләрен дәрес укытудан бушатып, остаз итеп билгеләргә кирәк. Бу очракта бала белән шөгыльләнергә вакытлары күбрәк калачак. Күптән түгел Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов әнә шундый тәкъдим белән чыккан иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан әлеге тәкъдимгә карата фикерен белдерүне сорадык.

– Бу – четерекле мәсьәлә. Моңа кадәр аерым сыйныф җитәкчеләре кую буенча тәҗрибәләрнең булганы бар иде инде. Әмма укытудан аерылып, сыйныф җитәкчесе генә булу үзен аклап бетермәде. Миңа калса, сыйныф җитәкчесенең дәрес укытканда дәрәҗәсе күбрәк булачак.  Кемдер балаларны ашханәгә алып төшә, алып менә... Монысы – бер. Икенчедән, кадрлар кытлыгы бар. Моның кадәр укытучыларны каян алырга? Бу мөмкин түгел. Сыйныф җитәкчесе барлык укучыларның холкын белеп бетерергә тиеш. Без әлеге теманы  өйрәнәбез, – диде Илсур Һадиуллин.

Министр  сыйныф җитәкчесе булуның зур җаваплылык икәнен ассызыклады. «Өстәмә түләүләр булса да, күпләр аннан баш тарта. Мәшәкате дә күп. Әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре