Газетага язылу

Илсур Метшин Россия мэрлары рейтингында икенче урынны алды

Казан мэры Илсур Метшин 2026 елның июнь-июль айларында мэрларның илкүләм рейтингында икенче урынны алган. Тикшеренү нәтиҗәләрен «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге бастырган. Анда Россиянең 88 шәһәре белән идарә итүче башлыклар эшчәнлегенә бәя бирелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейтингны Мәскәү мэры Сергей Собянин әйдәп бара. Өченче урында – Ханты-Мансийск башлыгы Максим Ряшин.

Беренче бишлеккә шулай ук Грозный мэры Хас-Мөхәммәт Кадыйров һәм Салехард башлыгы Алексей Титовский кергән. Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре анкета мәгълүматлары, шулай ук төрле өлкәдәге экспертларның читтән торып һәм урында үткәрелгән сораштырулары нигезендә тупланган.

Экспертлар Казанда шәһәр мохитенең сизелерлек яңартылуын аерып күрсәтәләр, шулай ук Татарстан Республикасы башкаласын популяр туристлык юнәлешләренең берсе дип атыйлар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»;«Метшин» «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "

Көн хәбәре