Казан мэры Илсур Метшин 27 мартта коронавируска кабат тапшырган тест тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илсур Метшин беренче тестны 23 мартта ук тапшырган иде. «Хәзер икенче тест та тискәре нәтиҗә күрсәтте», — диелә хәбәрдә.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясенең 1534 очрагы теркәлгән.
Киләсе атна (30 марттан 5 апрельгә кадәр) Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен эш көне булмаган атна дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне әлеге атнада өйдән чыкмаска чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез