Татар эстрадасының үзенчәлекле тавыш иясе, гомумән күпләрдән аерылып торучы Ильвина бүген рус телендә җырын тәкъдим итте. Әлбәттә, моннан соң күпләр аны рус эстрадасын яуларга җыена дип сөйли. Без шул хакта белештек. Ильвина хәзер рус эстрадасы җырчысымы, татарныкымы? Русча җырлыйм дисәң акча күп кирәкме?..
Рус эстрадасына китәм димә...
- Димим (көлә). Бу тәҗрибә. Яңа баскычка күтәрелү, камилләшү. Гомумән мин кечкенә вакытта русча җырлый башладым. Татар моңына да тора бара, әкренләп өйрәндем.
 
Җырның исеме дә “таю”. Соңгы иҗеккә басым ясап, татарчалатып әйтсәң мәгънә үзгәрә... Җырны ничек сайладың?
- (көлә). Таймыйм мин, таймыйм! Җырны сайлаганда гомумән моңа игътибар итмәдем. Продюсерлар белән заманга туры китереп, бераз “селкетә” торганны сайладык.
 
Рус эстрадасына хезмәт иткән шагыйрь, композитор, клип төшерүчеләр безнекеләрдән нәрсәсе белән аерыла? 
- Чынлап та татар эстрадасы белән рус эстрадасында аерма бар икән. Җыр сайлау, тавыш яздыру, образ булдыру – бу зур команда хезмәте. Аларның эшен күзәтү бик кызыклы – минем өчен зур тәҗрибә. Төп аерма – пунктуальлек. Рус телендә җыр яздыру күптәнге хыялым булса да 2024 нче елның февралендә генә тәгаенләдем. Композитор, шагыйрьләр эзли башладым. Майда Мәскәүгә барып танышып, җыр сайладык. Июньдә яздырдык, клибын да төшереп кайттык. Июль урталарына ул инде әзер иде.
 
Ә бәя?
- Казанда җыр яздыру, клип төшерү күпкә очсызрак. Бәя “мәскәүский”.
 
Ник Казанда гына яздырмадың?
- Камилләшү өчен. Минем инде моңа кадәр дә Мәскәүдә җырлар яздырганым булды. Миңа алардагы эшкә карата мөнәсәбәт ошый. Мөмкинлекләр дә, сыйфат та башка.
 
Алты нулле санга сыештыңмы?
- Әйе.
 
Рус телендә беренче һәм соңгы җырмы бу?
- Юк. Әле тагын берничә җыр яздырам, клип төшерергә исәп. Бу бит уйнау өчен генә түгел. Мин тәҗрибә алырга, яңалыкка өйрәнергә, үземне сынап карарга килдем. Билгеле монда кешеләр дә, бер-береңә мөнәсәбәт тә башка. Конкуренция дә көчле. Шуның белән кызыклырак та.
 
Таймыйм дисең бит..
- Бу зур юлның башы гына. Рус телендә җырлау татарча иҗатыма тәэсир итмәячәк. Татар телендә дә җырлар чыгачак. Тәгаен әйткәндә, рус эстрадасында баш калкытуым татар милләтен таныту, аудиториямне арттыру максатыннан. Мин үз телемне, милләтемне, аеруча татар моңын яратам. Минем эстрадага үз карашым, идеяләрем бар – аларны чынга ашырырга телим.
 
Без синнән концерт та көтәбез бит.
- Беләм. Аны күпләр сорый. Әлегә төгәл кайчан буласын әйтә алмыйм.
 
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез