Үзеңнеке итеп ярат

Аллаһы Тәгалә: «Теләгән бәндәмә – кыз бала, теләгән бәндәмә ир бала бирермен. Теләгәненә берсен дә бирмәмен. Теләгәннәренә кыз бала да, ир бала да булыр», – дигән.

Үзеңнеке итеп ярат

Кемдер баласыннан үзе теләп баш тартса, кемдер бала тудыру бәхетеннән мәхрүм булып, балалар йортына килә. Динебездә тәрбиягә бала алучыларга нинди киңәшләр бар? Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә кем ятим булып санала?

– Динебездә әтисе булмаган кеше ятим булып санала. Ислам динендә ятимнәрнең хакы бик зур. Аның әти-әнисе исән һәм баладан баш тарткан икән, бу очракта бала ятим булмый.

– Ятим баланы тәрбияләүгә дин нинди карашта?

– Динебездә ятимнәрне тәрбияләү – бик саваплы гамәл. Бу – зур дәрәҗә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: «Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр», – дигән. Ятимнәрне тәрбияләүчеләргә пәйгамбәребез (с.г.в.) бик олы әҗерләр вәгъдә иткән: «Кем ятимне карый, аңа Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (вәҗиб) итте». Икенче бер хәдисендә ятимне караучыга: «Дөреслектә, җәннәттә бер йорт бар, ул йорт Шатлык йорты дип йөртелә, ул йортка беркем дә кермәячәк, бары тик мөэмин ятимнәрне шатландыручылар гына керә алачак», – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне ятимнәргә карата рәхимле һәм шәфкатьле булырга өндәгән: «Ятимгә шәфкатьле әти шикелле бул һәм бел: ни чәчсәң, шуны урырсың».

– Баладан баш тартучылар – бер хәл, ә ата-ана вафат булган очракта, баланы иң элек кем тәрбиягә алырга тиеш соң?

– Әти-әни – бала өчен иң якын кешеләр. Алар вафат булган икән, бала әби-бабай кочагында тәрбияләнергә тиеш. Алары да булмаса, иң беренче чиратта, әни ягыннан булган туганнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар балаларны тәрбияләргә бурычлы.

– Ә баланың туганнары булмаса...

– Бу очракта иң хәерлесе баланы тәрбиягә алырга риза булган мәрхәмәтле кешеләрне табу. Мондый ата-ана Аллаһы Тәгалә каршында санап бетергесез зур савап алыр. Бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның рәхмәтенә ирешер. Әмма ятим баланы тәрбиягә алдым да гөнаһларым юылды дигән сүз түгел бу. Ата-ананың бу бала алдында үтәләсе бурычлары зур.

Нинди бурычлар соң ул?

– Үз балаңны караган кебек карау – төп вазыйфа шул. Ятим баланы гаиләдәге башка балалар белән тигез итеп күрү шарт. Ризыкта да, киемдә дә, мөнәсәбәттә дә аерырга ярамый. Балигъ булганчы сабый үзен тәрбиягә алган кешенең чын әти-әнисе түгел икәнен белмәсә дә, зыян юк. Коръәни Кәримдә: «Ятимнәргә үз малларын бирегез. Пычрак булганын пакь булган белән алмаштырмагыз. Аларның малларын үз малларыгыз белән бергә ашамагыз. Һичшиксез, бу бик зур гөнаһ булыр», – диелгән.

– Мөселман гаиләсенә башка диндәге баланы опекунлыкка алырга ярыймы?

– Балигълык яшенә кадәр бала үзенең нинди диндә булуын аңлап бетерми. Дөрес, аның исеме русча булырга мөмкин. Әмма ул мөселман гаиләсендә тәрбияләнә һәм шул даирәдә яши икән, димәк, ул ислам дине кануннарына ияләшә һәм бу динне таный башлый. Без һәрберебез дә – Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак кешеләр, шуңа күрә ятимнәрне дингә аерып карау дөрес булмас.

– Ятим баланың начар гамәлләре өчен аны тәрбиягә алган кеше җавап бирәчәкме?

– Әлбәттә. Ата-ана тәрбиягә алган баласы өчен – туган түгел, чит кеше. Әгәр ятимнәр йортыннан алган баланы тиешенчә итеп тәрбияли алмыйсың яки үз балаң кебек ярата алуыңда ышаныч юк икән, аны алмау хәерлерәк. Әмма ул аны үз баласыдай якын итә. Беренчедән, юридик яктан аны рәсми төстә үзенеке итеп теркәгән булса, ата-ана закон каршында да җавап тота. Ятим баланы үстерү җиңел гамәл түгел. Бу – бары тик иманлы һәм киң күңелле кешеләргә генә хас гамәл. Әҗерен алам дип кенә, ятим бала асрау шулай ук дөрес булмас. Иң беренче чиратта, ниятеңне дөрес итеп билгеләү кирәк.

– Балаларны бары тик акча өчен тәрбиягә алучылар да бар. Аларга Аллаһы Тәгалә җәза бирерме?

– Әйткәнемчә, һәр нәрсә нияттән тора. Әгәр дә акча өчен генә дип бала аласың икән, Аллаһы Тәгаләнең әҗере дә аз булыр. Әҗер эшлим дип кенә алсаң, балаңнан якты чырай күрмәвең дә мөмкин. Аны гаиләле итәм, үзем дә балалы булу бәхетенә ирешәм, дип тәрбияләсәң, бәхетле һәм иманлы бала үстерерсез. Ул да ата-анасын чит кеше итеп түгел, ә чын әти-әнисе дип күрер.

– Ятимнәр өчен дәүләт акча түли. Ул акчаны ата-ана машина алыр өчен куллана икән, ул ятим өлешенә кергән буламы?

– Тәрбиягә алынган бала – чит бала. Читнекенә тияргә ярамаган кебек, ятим бала акчасын да белеп кенә тотарга кирәк. Ятимнәрне тәрбиягә алган өчен дәүләттән акча бирелә. Ул акчага гаилә өчен уртак кирәк-ярак, азык-төлек аласың икән, бу ятим өлешенә кергәнне аңлатмый. Әлбәттә, максатың баланы тәрбиягә алып акча эшләү, ятимнән күчкән мөлкәтне уңга-сулга туздыру булса, бу очракта гөнаһлы гамәл кыласың. Әмма ниятең изге икән, бер кәстрүлдән ашарга, ятим акчасына алынган ризыкны уртакка пешерергә рөхсәт ителә.

– Коръәни Кәримдә ятим балалар турында нәрсә диелгән?

– Коръәни Кәримнең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсендә ятим балалар турында бик күп мәгънәле сүзләр әйтелгән. Әйтик, сүрәнең 2 нче, 6 нчы аятьләрендә болай диелә: «Никахлашу яшьләре җиткәнче, ятимнәрне сынагыз. Әгәр аларда акыл җитлегүен сизсәгез, аларга үз малларын бирегез. Үсеп җитәчәкләр (һәм малларын үз кулларына алачаклар), дип ашыгыч кыланып («Алар ашамас борын бераз без дә ашыйк әле» дигән фикер белән, кайларга тотылганына карап та тормыйча, вак-төяккә әрәм итеп), аны исраф итеп ашамагыз. Бай булганнар инсафлылык күрсәтсен, фәкыйрь булганнар исә гаделлек белән ашасын. Малларын үзләренә кайтарып биргән чагыгызда шаһит тотыгыз».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре