Тукай даирәсе : яңа китап

Тукай даирәсе : яңа китап
Автор фотосы

Күренекле язучы Марат ага Әмирханов, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган трилогиясен тәмамлап, укучыларыбыз хозурына тәкъдим итте. Менә алар: «Бибимәмдүдә абыстай», «Габдуллаҗан», «Шагыйрь даирәсе». Кичәнең Тукай әдәби музеендагы «Тукай йолдызлары» залында үтүе аны тагын да мәгънәлерәк итте. Залга җыелган әдәбият сөючеләрнең фикерләрен ишеткәнче үк, автордан үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык.

– Марат ага, мондый зур эшне башкарып чыгу, булган кадәренә нокта куюны күңел ничек кабул итте?

– Ошбу минутта мин үземне иң бәхетле иҗатчыларның берсе итеп тоям. Шөкер, ният иткән игелекле гамәлемне тулысынча тормышка ашыру җәһәтеннән, Раббыбыз иҗат капкамны һәрдаим ачык тотты.

– Максатка ирештем дип уйлыйсызмы?

– Мин соңгы биш-алты ел гомеремне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әти-әнисе, туган-тумачалары, дусларының тәрҗемәи хәлләрен, иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышладым. Әүвәл максатым шагыйрьне дөньяга китергән Бибимәмдүдә абыстайны гаделсезлек баткагыннан тартып чыгару, аның тулы әдәби образын тудырып, матур әдәбият мәйданында лаеклы урынын тәгаенләү генә иде. Бәян башта «Казан утлары» журналында дөнья күрде, зур уңыш казанды. Китап рәвешен алгач, Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, минем инициативам буенча, Бибимәмдүдә абыстайның тууына 155 ел булу уңаеннан, Әл-Мәрҗани мәчетендә Коръән ашы үткәрде. Бу хәлләр миңа иҗади дәрт өстәде, рухи көч бирде. Үз мөмкинлекләремне барлап, барча вариантларны да башымнан үткәреп, бөек шагыйребез истәлегенә «Шагыйрь Габдулла Тукай һәм аның якыннары» дигән трилогия язарга ният иттем. Әлеге проектка этәргән төп максат даһи шәхесебезнең тәрҗемәи хәлен хак булганча өйрәнү, әдәби кимәлдә халыкка җиткерү иде.

– Тукай турында болай да күп язылды, диючеләр дә бар...

– Сүз дә юк, аның иҗаты тәфсилләп өйрәнелә, шул нигездә дистәләгән галимнәребез дә калкып чыкты. Тәрҗемәи хәле турында, чыннан да, күп сөйләнелә, әмма аз языла. Уйлап карагыз, бу хакта хәтта кандидатлык диссертациясе дә якланмаган. Ә моңа кадәр тәкъдим ителгән совет чоры публикацияләре, шагыйрьнең үзенчә әйтсәк, «биниһая, бихисап» төгәлсезлекләрдән, хаталардан гыйбарәт. Шөкер, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең армый-талмый хезмәт куюлары нәтиҗәсендә, ниһаять, «Габдулла Тукай энциклопедиясе» туды. Анда элеккеге күп җитешсезлекләр төзәтелеп тәкъдим ителә. Әмма шуның белән бергә Тукай темасы әдәбият мәйданында да лаеклы урынын алырга тиеш. Шәхсән үз омтылышым – шушы юнәлештәге бер адым гына.

– Бүген тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк «Шагыйрь даирәсе» белән дә танышып китик әле. Ни өчен трилогияне нәкъ менә шушы тема белән дәвам иттерергә булдыгыз?

– Даирә ул – терәк, таяныч, форсат, өмет, ышаныч, вәгъдә, зәвык... һәм тагын бик күп нәрсәләр. Ходай насыйп иткән талант вә сәләт фәкать шушы дустанә затларның эчкерсез кул сузуы аркасында гына тормышка аша. Димәк, халкыбызның без искә алган уллары бергә иҗат иткәннәр, яшәгәннәр, киңәш-сафа корганнар, ярдәм итешкәннәр, кыскасы, аерылгысыз, бербөтен булганнар. Һәр бөек шәхеснең үзенә тиң даирәсе була. Габдулла Тукайның да бар ул. Ошбу китабымда аларны тәфсилләп шәрехләргә тырыштым. Әйтергә кирәк, шагыйрьнең даирәсе санаулы гына. Китапта шуларның «иң-иң»нәреннән Камил Мотыйгый, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Габдулла Кариев образлары тасвирланган бәяннар урын алды. Аларның һәрберсе – милләтебезнең каймагы, йөзек кашы, һәрберсе – олуг талант, һәрберсе – ни кызганыч, фаҗигале язмышка дучар ителгән илаһи шәхес.

Камил Мотыйгыйны 58 яшендә үз-үзенә кул салырга этәрәләр. Фатих Әмирханны егет чагында ук паралич суга. Сәгыйть Рәмиевнең 1917 елгы инкыйлабтан соң иҗат дәрте сүнә, 46 яшендә шулай ук үпкә чиреннән вафат була. «Халык дошманы» Сәгыйть Сүнчәләйне ике мәртәбә атарга хөкем итәләр, беренчесе каторгага алмаштырылса да, икенчесе җиренә җиткереп үтәлә. Габдулла Кариев та, бик яшьли авырып, 34 яшендә дөнья куя.

Китабым өчен әлеге теманы сайлап алуымның тагын бер максаты Тукай янәшәсендә булган иҗат әһелләрен дә күрсәтү иде. Ни кызганыч, бөекләребезнең исемнәре инде онытылып бара. Мәктәп программаларында аларга урын юк, мираслары өйрәнелми диярлек. Бер Тукай әдәби музее гына, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гына бу мөһим эшне һич тә колачлап бетерә алмый. Чара күрәсе, бу җитешсезлекләрне төзәтәсе иде. «Габдуллаҗан» дип аталган китабымда кереш сүзем болай төгәлләнгән иде: «Исән-сау булсам, каләмем йөгерүдән туктамаса, «Шагыйрь даирәсе» язу ниятем дә тормышка ашар, дип өмет итәм. Бирсен Ходай!» Шөкер, Ходай бирде. Рәхмәттән башка сүзем юк.

– «Шагыйрь даирәсе»ндә  милләтебезнең биш асыл иҗат әһеле тасвирланган. Тукай даирәсе өчен бу аз түгелме?

 – Урынлы сорау, чөнки Тукайның бик тә аралашып яшәве мәгълүм. Якын дусларының китабымда урын алмавы – минем зур кимчелегем. Хәзерге көндә шушы хатамны  төзәтү җәһәтеннән, кайбер дусларының тормыш юлын, иҗат эшчәнлеген өйрәнү белән мәшгульмен. 

Кичәдә әйтелгән фикерләр.

Дания Нәгыйм, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары:

– Марат абыйның Тукайга багышланган китаплары эчтәлеге ягыннан да, бизәлеше ягыннан да нык бәйләнгән. Затлы китаплар. Аларны укыганда, шул чорның атмосферасын тоясың, үзеңне шул чорда дип хис итәсең. Элеккеге сүзләрне куллануы тагын да ышандыра төшә. Шул ук вакытта укырга бик җиңел, киң катлау укучыларга аңлаешлы тел белән язылган.

Вакыйф Нуриев, язучы:

– Архив документларын әдәби әсәр итеп бирү – авыр хезмәт. Инде Тукай турында күп язылды. Яңа сүз дә әйтеп булмас кебек иде. Ә менә Марат ага әйтте!

Фәрит Яхин, галим, профессор:

– Өчесе дә – гаҗәеп китаплар. Укылырга тиешле китаплар. Татар үзенең тарихын да, шәхесләрен дә белеп торырга тиеш. Бу уңайдан галимнәргә, язучыларга әйтер сүзем дә бар: яхшы эш эшләнсен, дисәң, күбрәк архивларда утырырга кирәк. Татарның мирасы бик бай. Аларны актарырга, эзләргә, табарга беркайчан да соң түгел.

Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре:

– Марат ага кебек язучылар бик сирәк, чөнки ул гомерен башта педагог, журналист һөнәренә багышлады. Тормыш тәҗрибәсен туплап, шуннан соң гына яза башлады. Искиткеч күп һәм яхшы язды. Татар хатын-кызларының ачы язмышы, сугыш вакытында күргән газаплары, шуңа да карамастан, алиһәләр матурлыгын саклап калган әнкәйләребез, апаларыбыз турында язды. Бөек Ватан сугышы чорында әсирлеккә төшкән ата-бабаларыбызны Такташ, Тукай шигырьләре үлемнән саклап калуын сурәтләде. 

Иң кадерлесе – язучының Тукай темасына килүе. Әйтергә кирәк, бу – бик зур батырлык. Чөнки әлеге теманы моңа кадәр дә яктыртучы язучыларыбыз, галимнәребез күп булды. Әмма Марат ага үзенә аерым бер ачкыч тапты. Ул Тукайның караңгылыктан чыккан бер якты йолдыз икәнлегенә халыкны ышандыра алды.

Тик менә бер нәрсә күңелне борчып тора. Тукай турында трилогия язган кешенең бүгенгә кадәр Тукай премиясе юк. Марат ага бу бүләккә күптән лаек югыйсә.

Мондый фикер кичәдә еш ишетелде. Чыгыш ясаучы кунакларның гына түгел, залга җыелган тамашачыларның да теләге иде бу. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре исә, әлеге эшне үз кулларына алып, документларны рәсмиләштереп, халык теләген тиешле урынга җиткерергә вәгъдә бирделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре