Гади авыл кызының килер буыннар өчен маяк һәм фәнни традицияләрне саклаучы булып әверелүе үзе бер мавыктыргыч тарих...
Мөслим районының Югары Табын авылында баш бухгалтер һәм зоотехник гаиләсендә туып үскән кыз шактый иртә мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, җаваплылыкка өйрәнеп үсә. «Үскәч, кем булырга?» дигән сорауга да озак уйланмый, чөнки аны кечкенәдән үк укытучы һөнәре кызыксындыра. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогика училищесына юл тота. Тырышып укый, монда алган төпле белеме һәм туплаган тормыш тәҗрибәсе гомерлеккә күңелендә уелып кала. Тормыш юлын мөстәкыйль сызарга өйрәнгән кыз училищены тәмамлаганнан соң, үзенең беренче остазы Васил Һадиев киңәше буенча, туры Казан дәүләт университетына ‒ 1989 елда ачылган Татар филологиясе, тарих һәм Көнчыгыш телләре факультетына укырга керә.
Даулы 1990 нчы еллар Казаны ерак районнан килгән кызны мәдәни һәм сәяси тормышның үзәгенә бөтереп алып кереп китә. Университет еллары яңа ачышлар вакытына әверелә. Татар дөньясының күренекле галимнәреннән яңа белемнәр үзләштерү филология фәненең никадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булуын күрсәтә. Университетның соңгы курсында укыганда ук тырыш кызны әдәбият галиме Флера Ганиева күреп ала һәм ул вакытларда яңа ачылган Казан гуманитар институтына укытырга чакыра.
Аспирантурага укырга керү карары Гөлшат Рәис кызы өчен табигый булгандыр. Бәлки, язмыш үзе аны дан казанган легендар укытучыга ‒ татар ономастикасы фәненә нигез салучы профессор Гомәр Фәез улы Саттаров янына алып килгәндер. Мондый шәхеснең аспиранты булу гади авыл кызы өчен зур дәрәҗә дә, сынау да була. Гомәр Саттаров таләпчән һәм ярдәмчел остаз иде. Ул яшь аспирантны фәнни фактларны җыю һәм системалаштыруга гына түгел, ә аларның тормыштагы урынын таба һәм күрә белергә өйрәтә, шуңа күрә Гөлшат Рәис кызы Галиуллинаның «ХХ гасырда Казан татарларының антропонимиясе» дип аталган кандидатлык диссертациясе коры академик хезмәт кенә түгел, ә кызыклы тикшеренү булып формалаша.
Гөлшат Галиуллинаның татар теле белеме кафедрасындагы юлы ассистент вазыйфасыннан башланып, доцент һәм профессор дәрәҗәсенә ирешү баскычларыннан тора. 2002 елда аңа Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында доцент исеме бирелә. 2008 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының хәзерге татар теле кафедрасы мөдире итеп сайлана. 2009 елда Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2016 елдан алып, хәзерге көнгә кадәр КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире булып тора. 2018 елда «Россия Федерациясе халыклары телләре» белгечлеге буенча профессор исеме бирелә.
Бу баскычларга күтәрелү юлы сикәлтәсез булмагандыр, уңышка ирешкән һәр кеше уңышның нинди авырлык һәм тырышлык белән бирелүен үзе генә белә. Шунысы ачык: Гөлшат Рәис кызының оештыру сәләте һәм фәнни принципиальлеге игътибарсыз калмый. 2025 елда фәнни уңышлары өчен аңа Татарстан Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Бүген Гөлшат Рәис кызы җитәкләгән татар теле белеме кафедрасы ‒ чын мәгънәсендә фәнни гаилә. Ул кафедрада хезмәттәшлекнең уникаль атмосферасын төзи алды, биредә һәркем үзенең кыйммәтен тоеп эшли. Оештыру эшләрендә ул – оста дирижёр. Аның кулы астында узган фәнни конференцияләр һәм семинарлар бер-берсенә бәйләнгән мәгънәле чылбырга әйләнә. Ул вакытны, көчне, мөмкинлекләрне тигез бүлә белә, һәр эшнең үз вакыты, үз урыны булуын раслый.
Гөлшат Рәис кызы ‒ туган тел, ана теле укытучысы. Туган телнең аһәңе, моңы гомерлеккә күңелгә уелып кала, хәтергә сеңә. Ана буларак, ул әнә шул моңны үзенең гаилә дәвамчысына – йолдыз гыйлемен өйрәнүче улына тапшыра алган. Хәзерге көндә аның улы Илһам, әнисе юлын дәвам итеп, Казан университетының Физика институтында астрофизика фәннәрен укыта. Назлы һәм нәзакәтле ана, кайгыртучан, мәхәббәтле хатын... Һәм зәвыклылык. Киемдә, сөйләмдә, үз-үзен тотышында... Эшлекле ханым шундый булырга тиеш. XXI гасырның шау-шулы елларында гомер бәйрәмен каршы алучы татар теле белеме кафедрасы мөдире шундый көчле рухлы булырга тиеш...
Татар теле белеме кафедрасы укытучылары исеменнән
Халисә Ширмән һәм Гөлфия Һадиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                    
                             
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез