2025 елда уртача пенсия – 23,4 мең сум тирәсе. Беренче карашка арту саннары саллы гына һәм яхшы тәэсир калдыра. Әмма мәсьәләнең күңелсез ягы бар: 30 мең сумга хәзер бик артык кинәнә алмыйсың. Минималь пенсия алучылар байтак, аларның хәле мөшкел. Ялгыз пенсионер минималь акчага шактый авыр шартларда яши. Сер түгел: саннарны инфляция ашый.
«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу язмада мәсьәләнең бер ягына күбрәк игътибар итә. 2018 елда илдә көтмәгәндә пенсия яшен күтәреп куйдылар бит әле. Владимир Путин алдагы елларда моны эшләмәскә вәгъдә бирсә дә, реформа уздырырга туры килде. 2018 елның 29 августында ул халыкка «аңлавыгызны сорыйм» дип мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Пенсионерлар саны кимегәч, картлык ялына соңрак чыгучыларның пенсиясе зуррак булачак, дип аңлашылды. Кеше тагын биш ел пенсия алмыйча, Пенсия фондына взнослар түли, бәс шулай булгач, картлык акчасының зуррак булуына өмет итәргә хакы бар. Ләкин чынбарлык безнең теләкләр һәм хыяллар белән исәпләшми. Пенсиянең уртача күләме уртача хезмәт хакына мөнәсәбәтле рәвештә кими. Сизелерлек кими. 2018 елда уртача пенсия уртача хезмәт хакының 35 проценты тирәсе булган. 38 процент дигән мәгълүмат та табып була. «Известия» газетасы быел бу сан 23 процент дип хәбәр итә. Уртача хезмәт хакы гел үзгәреп тора, шуңа күрә сан төгәл түгел. Сәке астыннан сикереп чыккан шайтан шикелле бер парадокс сикереп чыга да куя: пенсионерлар саны кимегән саен картлык акчасының уртача хезмәт хакына чагыштырмасы кими. Болай булырга тиеш түгел: сан артырга тиеш, артмаган очракта һичьюгында кимемәскә тиеш. Әйтик, бүгенге уртача пенсия якынча 35–38 мең сум тәшкил итсә, дөреслеккә якынрак була. Күрәбез, бу санга әле 2028 елда да ирешергә җыенмыйлар.
Хезмәт хакы үскән саен, социаль взнослар да күбрәк түләнә. Шулай булгач, Социаль фондта акча да арта. Димәк, пенсияләрне арттыру өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Биредә әле тагын бер сан игътибарны үзенә җәлеп итә. 2018 елда пенсионерлар саны 46,07 миллион тирәсе булган. 2025 елның 1 апреленә – 40,961 миллионлап. Социаль фондтан акча алучылар саны 5 миллионнан да күбрәккә кимегән. Димәк, пенсия акчасын индексацияләү өчен киңрәк мөмкинлекләр пәйда булган. Әмма күрәбез: чынбарлык бөтенләй башка нәтиҗәләр күрсәтә. Индексация күрсәткечләре уртача хезмәт хакы үсеше темпларыннан гына түгел, рәсми инфляция саннарыннан да калыша. Җитмәсә, Социаль фондта дефицит та арта әле. Җитмәгән акчаны федераль бюджет та каплап бетерә алмый, чөнки үзе кытлыкта утыра.
Пенсия яшен күтәргәндә, безнең җитәкчеләр Көнбатышка төртеп күрсәттеләр: алар да күтәрә, диделәр. АКШта уртача пенсия уртача хезмәт хакының 44,8 проценты тирәсендә. Бу санга тигезләнсәк, бездә уртача пенсия 45 мең сум тирәсе булыр иде. Германиядә – 43–50 процент. Франциядә 60 процентка якын. Россия пенсионерын уртача французга тигезләргә уйласак, аңа 60 мең сумга якын пенсия түләргә кирәк булыр иде. Французларның уртача номиналь пенсиясенә тигезләнү турында сүз дә була алмый, чөнки аларның пенсиясе бездәге хезмәт хакларын күпкә узып китә.
Үзебезнең чынбарлыкка кайтыйк. Берәүне дә гаепләмичә, объектив фикер йөртергә тырышып карыйк. Болай эшләү өчен бездә мәгълүмат җитеп бетми, әлбәттә. Әмма кайбер нәрсәләргә аналитик фараз аша күз ташлый алабыз. Әйтик, без Социаль фондка взнос түләүчеләр саны кискен кими, дип гөманлый алабыз. Бу демографик кризиска бәйле түгел. Федераль хөкүмәт алып барган сәясәттән тора. Ачык мәгълүмат кырыннан без шундый мәгълүмат таптык: 2022 елда иминиятләштерү взносларын 59 миллион кеше түләгән. 21 миллион эш яшендәге кеше бернинди салым да түләми яши дигән мәгълүмат та бар. Ул 21 миллион кеше тик ята дип уйламагыз, алар я ялланып эшли, я бизнес алып бара, ләкин күләгәдә калу җаен таба. Хөкүмәт шуларны күләгәдән чыгару өчен, үзмәшгуль (самозанятый) дигән термин уйлап тапты: кечкенә генә взнос түләп, яктыга чыгарга мөмкинлек бирде. 2021 ел ахырына 3,86 миллион кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, 2022 елда – 6,56 миллион, 2025 елның 1 гыйнварына – 12,7 миллион. Саннарга карасаң, хөкүмәт максатына ирешә язган төсле. Ни дисәң дә, халыкның 50 проценттан артыгы күләгәдән чыккан һәм ил казнасына аз булса да үзеннән өлеш кертә башлаган. Үзмәшгульләрне рекламалап бар матбугат кул чапканда, бу юлларның авторы алкышларга каршы төште. Аның гадәте шундый: ул һәрвакыт рәсми карарларга кара күзлек киеп карый. Хәзер финанслар өчен җаваплы чиновниклар армиясе терсәкләрен тешләмәкче була, ләкин терсәк якында булса да, тешләп булмый. Чынлыкта теге 21 миллион кешенең бик азы гына күләгәдән чыкты, дип фаразлый алабыз. Рәсми саннар игълан ителмәгәч, безгә шулай якынча фикер йөртергә генә кала.
Үзмәшгульләр турындагы карар моңарчы салымнар түләп, эшләп яткан бик күп кешегә ул салымнардан качарга юл ачты. Алар, бәлки, качмас та иде, иминиятләштерү салымнары түләп, бөлеп барган бизнес мәҗбүр итте. Эшчеләрен, хезмәткәрләрен үзмәшгуль итеп теркәде дә взнос түләүдән азат булды. Байтак акчаны янга калдырды. Бюджет, Социаль фонд оттырды, билгеле. Хөкүмәттә моны яхшы төшенәләр хәзер, тәртәне кирегә борырга омтылышлар ясала, әмма кайчандыр бирелгән вәгъдәләр чабудан тота. Нәтиҗәдә Мәскәү хаталы яңа адымнар ясый: салымнарны күтәрә. Салымнарны күтәреп, казна тутырып булмый. Әле күптән түгел генә күтәрделәр. Нәтиҗәсе ничек, карыйк. Быелның 1 гыйнварыннан табыш салымының ставкасы 20 проценттан 25 кә күтәрелде. Иң уңышлы эшли торган төбәкләрнең берсе булган Татарстанда табыш салымын түләү кими. НДФЛ салымы түләү белән дә шундый ук вазгыять. Бизнес түләми ул салымны, баш тарта. Узган гасырның туксанынчы еллары исе килә моннан. Бу аналитика сорый торган башка тема, шуңа без туктап калабыз. Алдагы язмаларга йөклибез ул эшне.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез