Дөрес, парламент белән 30 елдан артык җитәкчелек иткән һәм Татарстанның яңа тарихын язган төп кешеләрнең берсе буларак танылган олпат сәясәтче тәҗрибәсе белән алга таба да уртаклашачак. Ул хәзер – Дәүләт Советы Мактаулы Рәисе.
«Җитте сиңа!» Фәрит Мөхәммәтшин моннан берничә ел элек хатыны әйткән бу сүзләрне журналистларга үзе җиткерде. Әлбәттә, гадәттәгечә елмаеп әйтте. Аңа кушылып көлүчеләр дә булды. Әмма көтелмәгәндә яңгыраган бу сүзләр һәр нәрсәнең ахыры барлыгына ишарә иде. Ахыр чиктә Луиза ханымның фикере ни дәрәҗәдә хәлиткеч булгандыр, әмма парламентның утырышлар залыннан алар икәү бергә култыклашып чыгып китте. Матур итеп һәм үрнәк күрсәтеп. Чөнки депутат һәм түрәләрнең тормышы карар чыгару һәм идарә итүдән генә гыйбарәт түгел. Һәр кешедә булырга тиешле гади генә сыйфатлар да кирәк. Халык белән эшләгәндә шунсыз булмый.
«Бу – уйланылган һәм үлчәнгән карар. Сәясәттә, эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендәге кебек үк, дәвамлылык булырга тиеш, – дип аңлатты хәлиткеч адымын Фәрит Мөхәммәтшин һәм 30 елдан артып киткән парламент эшчәнлегенә бәя бирде. – Бу минем өчен гаять зур җаваплылык, киеренке эш чоры булды. Шул ук вакытта парламентыбыз, республикабыз һәм тырыш хезмәтләре белән туган республикабыз үсешенә саллы өлеш кертүчеләр өчен горурлык чоры булды. Парламентны без фикер алышу урыны гына түгел, ә кешеләрне ишетә һәм аларның сорауларына җавап бирә торган реаль эшләүче механизм булсын дип омтылдык. Миңа бигрәк тә шунысы кадерле: бу залның диварларында, төрле фикерләрдә булса да, үзара ихтирам рухы сакланды. Без бәхәсләшә идек, әмма барыбызны да бер максат берләштерде: Татарстанның чәчәк атуы һәм халкының иминлеге. Тормышымда яңа этап башлана, әмма мин иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмыйм, Татарстанның патриоты булып калам, киләчәктә дә аның үсешенә үз өлешемне кертергә әзер.
Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәт юлындагы төп сәхифәләр
1963–1966 еллар – Әлмәт шәһәре газ-бензин заводында токарь;
1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә партия, совет һәм хуҗалык эшендә;
1989–1990 еллар – ТАССР сәүдә министры;
1990 елның 5 феврале–17 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре;
1990 елның декабре–1991 елның 5 июле – Министрлар Советы Рәисе урынбасары;
1991–1995 еллар – Татарстан Югары Совет Рәисе;
1995–1998 еллар – Татарстан Премьер-министры;
1998–2026 еллар – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез