Үзәк бүгенге көндә видеокамералар, домофоннар һәм «Цифрлы Түбән Кама» платформалары мәгълүматларын берләштерә һәм социаль өлкәне, сәламәтлек саклау, икътисад, мәгариф, мәдәният, торак сәясәтен һәм транспорт тармагын колачлый торган булачак. Мәгълүмат үз чиратында интерактив экраннарга чыгарыла, ә җитәкчеләр кичекмәстән идарә карарларын кабул итә алачак. Моннан тыш система чат-бот аша шәһәр җитәкчелегенә төп күрсәткечләрне тарату эшен дә башкарачак.
«Беренче чиратта ситуация үзәге шәһәр халкының иминлеген сакларга һәм идарә карарларын вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде министр Илья Начвин.
Бүгенгә мондый система Татарстанның ике шәһәрендә – Казан һәм Түбән Камада гына эшли. Министр сүзләренчә, «Акыллы шәһәр» системасын Әлмәттә һәм Чаллыда 2026 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла. «Түбән Кама пилот проект булып тора. Быелга безнең эш планы расланды, мондый үзәкләрне Татарстанның барлык эре шәһәрләрендә булдырырга җыенабыз», – дип билгеләде Начвин.
– Ситуацияләр үзәге ачылу – район үсешендә төп вакыйгаларның берсе. Чөнки ул шәһәребезнең барлык тармагын берләштерәчәк, – диде үз чыгышында район башлыгы Радмир Беляев. – Монда торак-коммуналь хезмәтләр эшчәнлеге дә, шәһәр юлларындагы вазгыять тә, куркынычсызлык мәсьәләләре дә күз уңында була. Хәзергә үзәк Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аккредитация уза. Гадәттән тыш хәл булган очракта нәкъ әлеге үзәктә шәһәрнең барлык хезмәтләре җыелып кирәкле карарлар кабул итә торган булачак. Аларга шәһәр урамындагы видеокамералар, квадрокоптерлар төшергән видеолар тәкъдим ителә. Әлбәттә, без, үз чиратыбызда, бу үзәкнең беркайчан да андый максатларда кулланылмавын телибез.
Радмир Беляев үзәк белән мәктәп укучыларын, студентларны, гомумән алганда шәһәр халкын таныштырырга тели. Алар өчен экскурсияләр, «Ачык ишекләр көннәре» үткәреләчәк.
– Халык безнең эшне күрергә һәм үз бәясен бирергә тиеш. Без шәһәр халкы тормышын уңайлы итү өчен эшлибез. Әлбәттә, нәтиҗәләр тиз генә булмас, ләкин без аны 2–3 ел эчендә күрәчәкбез, – диде җитәкче.
.jpg)
Үзәкне ачу тантанасында шулай ук «Минем Түбән Кама» кушымтасы тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта ул тест режимында эшли. Киләчәктә сервисны Түбән Кама халкының көндәлек кулланылышына кертергә җыеналар. Кушымта барлык шәһәр сервисларын бер платформада берләштерәчәк һәм шәһәр халкына чаралар турында белергә, җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм башка бик күп уңайлы функцияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш платформада һава шартларына һәм ял итү төренә карап туристлык маршрутлары төзергә җыеналар. Түбән Камада яшәүчеләр шулай ук мәдәни чараларга йөргән һәм спорт белән шөгыльләнгән өчен виртуаль бүләкләр ала алачак.
Тантана барышында шәһәрдә эшләп килә торган «Торак стандарты» платформасына да тукталдылар. Сервис барлык коммуналь предприятиеләрне, идарәче компанияләрне, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча операторларны һәм интернет-провайдерларны берләштерә икән. Ул тәүлек буе халыкны борчыган сорауларны хәл итү буенча эшли. Сервиска кире элемтә платформасы һәм колл-үзәк керә, анда аена 10 меңнән артык шалтырату кабул ителә.
Моннан тыш Түбән Камада Яндекс GO сервисын үстерү эше алып барылуы билгеле булды. 2025 ел ахырында Түбән Кама районы башкарма комитеты Яндекс компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Шуңа бәйле калада заманча цифрлы табло урнаштырылган, ул чын вакыт режимында җәмәгать транспортының тукталышларга килү вакытын, урамдагы һава торышын, хәтта тукталышта кешеләрнең күпме вакыт автобус көтеп торуын да билгеләп барачак. Киләчәктә шәһәрдә юл йөрү өчен онлайн түләү һәм транспортны цифрлаштыру өчен башка инновацион проектлар кертергә җыеналар.
Шуны да әйтергә кирәк: 2025 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама «IQ шәһәрләре» еллык рейтингында 6 нчы урынны алды. Ул – Россиянең технологик яктан иң алга киткән муниципалитетларының берсе. Шәһәрдә цифрлаштыруның төп юнәлеше булып, билгеле, куркынычсызлык тора. Кала урамнарында 11 меңнән артык камераны үз эченә алган масштаблы видеокүзәтү системасы җәелдерелгән. Ул хокук саклау органнарына ярдәм итеп кенә калмый, ә төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны терки, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклый, шулай ук иҗтимагый киңлекләрне актив контрольдә тота.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез