«Минеке кебек ир юктыр ул»

Кукмара районының Күкшел авылында гомер итүче 68 яшьлек Әлфия Вәлиуллина иренә бик рәхмәтле. Язмыш кырыс сынаса да, Рәшите бирешмәскә ярдәм итә аңа. Моннан 36 ел элек булган янгында бер сабыйлары әрәм була аларның. Аны әле дә сагынып яшиләр.

«Минеке кебек ир юктыр ул»

– Күкшелгә күрше Адайдан килен булып төштем. Әтисез үстем. Әнигә ярдәм булсын дип, сигезне бетергәч, фермага эшкә мендем. 20 яшемдә Рәшиткә кияүгә килдем. Шуннан соң да ферма белән араны өзмәдем, – дип сөйли Әлфия апа. – Башка туганнарым булмагач, әнием, ирем һәм биемем иң якын кешеләрем булды. Сигез балалы гаиләгә килен булып төштем, кире кагучы булмады. Биемем кибеттән берәр тәмле ризык алып кайтып, үзең генә аша дип, миңа бирер иде. Ә мин үзем генә ашый алмадым, иремнең туганнары белән бүлештем. Тормыш юлында алар миңа терәк булдылар.

 Рәшит абый белән Әлфия апаның бер-бер артлы 3 уллары туа. Янгын чыккан көнне олылары – балалар бакчасында, 2 яшьлеге өйдә була. Әниләре улларын алып кайтырга дип чыгып китә. Кире әйләнеп кайтканда, йортка ут капкан була инде. Баланы алып чыга алмыйлар.

– Ул чакта газ да кермәгән, беркайда ут та янмый иде. Күрәчәк шул булгандыр. Суыткыч торган җирдә кыска ялганыш булганмы – анысын белмәдек. Өебез янды да бетте. Газиз баламны коткара алмау әле дә йөрәгемдә тора. Бер көндә башымдагы бөтен чәчем агарды. Йөрәгемдәге әлеге хәсрәт үзем үлгәнчегә кадәр торыр. Еламаган көнем юк, – ди Әлфия апа.

Аллаһы Тәгалә аны тагын бер бала белән бүләкли. Гаиләдә кыз туа. Авылдашлары ярдәме белән яңа йорт та җиткерәләр. Бу нигезгә тагын ике бала да килеп керә әле.

– Күршем ятим балалар алып кайтты да, Әлфия апа, син дә ал әле, өч бала янына икәү сыяр, диде. Олы улым белән ятимнәр йортына киттек. Килеп керсәк, ике малай утыра. Аның берсе шулкадәр тиз ияләнде. Әти дип, улым артыннан тагылды. Ничек инде шул баланы ташлап китеп булсын?! Аның янында тагын бер малай бар иде. Бертуганнар булмаса да, икесен дә алып кайтырга булдык. Берсенә – биш, икенчесенә җиде яшь иде, – ди Әлфия апа. – Кайткач кына Андрейның сәламәтлеге нык түгеллеген белдек. Күпләр, чит баланы яратып буламыни, дисәләр дә, безнең йөрәктә улларыбызга урын табылды. Балалар да энеләре өчен үлеп тора, әтисе белән мин дә алардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм хәзер. Олысы Дима Казанда яши. Бераз сөйләшми торсак та, бик сагынам. Кайтуы бәйрәмгә тиң инде.

 Әлфия апаның күңелендәге ярасы эзсез югалмаган. Ул инсульт кичереп, урынга калган. Бер аягы, бер кулы эшләми, инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә.

– Безне эш коткарды. Рәшит белән икәү фермада эшләп онытылыр идек. Гел бергә булдык. Серләребез булмады. Бүтән туганнарым булмагач, мин бөтен эшне Рәшит белән киңәшеп эшләдем. Ул миңа дус та, туган да, ир дә булды. Балаларны да хезмәт белән үстердек. Кечкенәдән көтү көттеләр, фермада эшләделәр. Өч малаемнан соң туган кызым Рәзиләгә дә эләкте әле ферма тормышы. Мин бара алмаганда, әтисенә ул ярдәм итәр иде, – ди Әлфия апа. – Шөкер, шул кызым ташламый. Кияү белән Кукмарада яшиләр. Гел кайтып, ярдәм итеп тора. Алар юкта Рәшитем тәрбияли. Аны әйтүгә, күңелем тула. Бәхетемә, насыйп ярым булган, дим. Йөгереп йөргән җирдән урынга калырмын дип кем уйлаган? Бер авырсынмый карый. Уф, дигәне дә юк. Кая ул әшәке сүз әйтү! Гомер буена ипле ир булды. Мин аның үзенә дә, синдәй ир миндә генә, дим. Үзе ашаганчы, мине хәстәрли. Яшьлек уза да китә ул. Олыгайгач ир кирәгрәк тә икән әле. Шуңа күрә тигез яшәргә, ирегез белән җылылыкны сакларга онытмагыз. Шулай иткәндә генә, үзеңә хөрмәт тоясың.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре