Бишектән – келәмгә
Көрәш дөньясында Актаныш егете Илшат Сибгатуллинны белмәгән кеше сирәк. Күп тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы ул. Заманында газетабызның Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгесендә дә 4 мәртәбә батыр калды. Хатыны Роза белән алар тормышта да батырлык кылды: 2007 елда гаиләләрендә берьюлы өч егет дөньяга килде. Алма агачыннан ерак төшми: малайлар барысы да көрәш келәменә чыкты.
– Малайларны спортка тарту кирәк. Егетләр спорт белән шөгыльләнсә, тормышын да тәртипкә сала, сәламәт тә була, кеше арасында үзен тотарга да өйрәнә, – ди Илшат. – Моннан 19 ел элек гаиләбездә зур сөенеч булды. Өч улыбыз янына тагын бер малай алып кайттык. Улыбыз Раяз бишенче сыйныфта укый. Киләсе елдан ул да көрәшкә йөри башлаячак.
Фазыл, Фаяз, Хәсән КФУның Чаллы бүлегендә техник юнәлештә укыйлар. Без шалтыратканда, Илшат уллары белән ярышка барырга җыена иде.
– Башта улларым тренер Илгиз Шәмсевәлиев кулы астында чыныкты. Соңрак мин алар белән үзем шөгыльләнә башладым. Әтием Нәсим дә – спорт остасы. Спорт төрләре күп булса да, милли көрәш күңелгә якын иде. Улларымны бабалары һәм үзем артыннан иярткәнемә сөенәм. Урамда җил куып йөрмиләр. Мин билбау көрәшендә дөнья чемпионы исеменә 26 яшьтә ирешсәм, улым Фазыл, мине дә уздырып, татарча көрәштә 17 яшендә чемпион булды. Бу исемне яуларга 11 ел әзерләнде, – дип сөйли Илшат. – Улларыма көрәш белән укуны бергә алып бару җиңел булмады. Фазыл чемпион булган елда БДИга әзерләнә торган вакыт иде. Әмма өчесенең берсе дә, спорттан китәм, димәде. Укуларының сыйфатын да төшермәделәр. Бүген өчесе дә бюджет бүлегендә белем ала. Сабыр, тыйнак булырга һәм шул ук вакытта үз-үзләренә ышанырга өйрәттек. Вакытны дөрес бүләргә кирәклеген дә аңлаттык. Егетләр – тормышны алып барасы кешеләр.
Өч бертуган егетләрнең бер келәмдә көрәшкәннәре дә бар. Менә шунда көчләрен сыныйлар инде. Әмма бу аларга алга таба үз өстендә эшләргә мөмкинлек бирә.
– Алар, бергә көрәшеп, уртак җиңүгә ирешә. Мин аларны гел бер-берсенә комачау итмичә, туганлык хисен саклап яшәргә өйрәтәм, – ди Илшат.
Көрәшче егетләрне тәрбияләп тору, дөрес итеп ашату әниләре Роза өстендә.
– Авылдагы әби-бабалары үстергән табигый ризыкларны гына ашатырга тырышабыз, – ди әниләре. – Улларым көрәшкәндә чыгып китәм. Имгәнүләреннән куркам. Дуслары да – көрәшчеләр. Шуңа күрә мин аларга бик ышанам, йөзгә кызыллык китермәсләр, дип өметләнәм.
«Җиңел булмады»
Теләчедә яшәүче Зөһрә һәм Фәнис Гарифуллиннар гаиләсендә моннан 32 ел элек ике кыз, бер малай дөньяга килә. Әниләре Зөһрә ханым яшерми: берьюлы өч баланы аякка бастыру җиңел булмаган.
– Районда берьюлы өч бала тапкан кеше юк иде әле ул чакта. Мин дә карынымда өч нарасыйдыр дип уйламадым, – ди 28 яшендә әни булган Зөһрә ханым. – Авырлы вакытта балам селкенми башлаган кебек тоелды. Район табибына киттем. Балаң үлгән, дип, Казанга җибәрделәр. Ул чакта атаклы табибә Ләйлә Баязитованың укып кына кайткан чагы иде. Мине УЗИда карады да: «Сезнең анда игезәкләр, ике яралгы бар. Шуңа йөрмәгән инде алар», – диде. Тагын бераздан: «Өч бала күрәм», – димәсенме? «Миңа алай күп кирәкми», – дигәнем әле дә истә. Зур итеп махсус күлмәк тектереп кидем. Ул күлмәк әле дә өйдә тора. Без хәзер аның эченә биш кеше сыябыз. Ничекләр шулкадәр зур гәүдәне йөрткәнмен?! Әле бит җәй ае, тормыш мәшәкатьләре дә җитәрлек. Аырлы килеш мотоциклга утырып, җиләккә дә йөрдем. Шулай йөри торгач, балаларны вакытында алда таптым.

Алинә, Зәринә, Фәнилнең авырлыклары туганда ике килога да тулмый. Кызларны өйгә кайтарып җибәргәч тә, малайны хастаханәдә алып калалар.
– Ярый, каенанам белән иремнең сеңлесе Лилия булды. Алар ярдәм итте. Улым белән өч ай хастаханәдә ятканда, ике кызымны алар карады. Өйгә кайткач, өч балага ияләнүнең авырлыгын үзем генә беләм. Ул чакта өйгә су да кермәгән иде. Урамга кергән, ә менә безнең капка төбенә килеп җитмәгән. Ә балаларның керләрен юарга кирәк. Көненә 30 дан артык ыштан гына тота идем. Ул чакта подгузниклар юк. Әле ыштаны да кешедән калган иде. Ул чакта декрет акчасын да бер генә балага түләделәр. Ирем дә акчалы эштә эшләмәде, әнинең пенсиясе ярдәм итте инде, – дип сөйли Зөһрә апа. – Районда берьюлы өч бала тудырган бердәнбер ана буларак, ярдәм итәрләр, дип уйлаган идем. Һичьюгы өйгә су кертмәсләрме дип, район җитәкчелеге янына бардым. «Кирәк булса, үзегез казыгыз, безнең әниләр су ташып үлмәгән әле», – дип борып кайтардылар. Шөкер, без дә үлмәдек.
Кечкенә чагы бер хәл, балаларны үсә төшкәч аякка астыру да җиңелләрдән булмый. Өч бала да бер елны мәктәпкә укырга керә, өчесе дә бергә мәктәп тәмамлый, Казанга да бергә чыгып китә.
– Гел бер теләк теләдем: Раббым, туганыма түгел, дошманыма да өч игезәк бала бирмә, дидем. Әллә шуңа да инде, Аллаһы Тәгалә безгә башка бала бирмәде. Шулары җитәр, дигәндер. Балалар белән табибка бару да зур сынау иде. Башта бер баламны киендереп алып төшеп куям, аннары өйгә кайтып, икенчесен алам, аннары өченчесен. Берсен йоклатам да, икенчесе уяна. Инде өчесе дә йоклап китте дип, урынга ятуым була, кайсыдыр елап җибәрә. Аңа бөтенесе кушыла, – дип сөйли өч бала әнисе. – Аның каравы хәзер менә балалар игелеге күреп яшибез. Өчесе дә үз тормышы белән яшиләр. Улымның кызы бар, кызларымның берсендә ике, икенчесендә бер малай үсә. Оныклар белән мәш киләбез. Балаларым кайткан саен тәмле ризыкларын төяп кайта. Тәмлене ашагыз, матурны киегез, үз акчагызны үзегезгә генә тотыгыз, безне үстергәндә җиңел булмаганын беләбез, дип кенә торалар. Ә хәзерге вакыт булса, мин өч балалы булуымны бик куанып кабул итәр идем. Хәзерге яшьләр ике баланы бергә карый алмый. Өчне үстереп карагыз сез!
15 ел көткән бәхет
Лаеш районының Хәерби авылында гомер итүче Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар 2001 елда гаилә кора. Әмма сабый сөю бәхетен 15 ел узгач кына татырга туры килә. Өченче тапкыр ясаткан ЭКО гына уңышлы булып чыга.

– Йөккә узгач, табиблар, авыр булыр дип, бер баланы төшертергә киңәш иткән иде. Әмма РКБдагы табибә: «Сабыйларыгыз сау-сәламәт, тимә син аларга, бар яхшы булачак», – диде. Шулай итеп мин карынымда өч бәхетемне йөртә башладым. Ирем гел янәшә булды. Шунлыктан авырлы вакытта да, аннары да гел аның ярдәмен тойдым, – дип сөйли Гөлназ. – Балаларым 7 айдан туды. Руслан – 1520, Ирек – 1470, Фаил 1410 грамм иде. Баштарак аларга бераз сәламәтлекләрен ныгытырга, хастаханәдә ятарга туры килде. Өйгә кайткач, бар дөньябыз түгәрәкләнде. Ике яктан да әти-әниләребез ярдәме белән балаларны тәрбияләдек. Улларым быел өченче сыйныфта инде. Өчесе дә спорт белән шөгыльләнә. Бар эштә дә ярдәм итәргә генә торалар. Мәктәптә әйбәт укыйлар. Үстеләр инде. Үзләрен үзләре карыйлар. Әле ярый, өчәү булганнар!
Малайларның өчесе өч төрле. Әтиләре Фәнис сөйләвенчә, төскә-биткә дә аерылалар, холыклары белән дә.
– Балалар күп булгач, чыгым да зур. Бөтен әйбер берьюлы кирәк бит. Дүрт сыер асрыйбыз. Хатыным сөт һәм сөт ризыклары белән бөтен авылны сыйлый. Әле бездә әбинең 97 яшьлек апасы да яши. Аны да тәрбиялибез, – ди Фәнис. – Улларым кул арасына керә башлаганчы 4–5 ел кирәк әле. Кешедән ким-хур итәсе килми бит!
Бу кызык!
- Россия Социаль фонды 2026 елның өч аенда иң күп өч игезәк туган төбәкләрне ачыклаган. Болар – Иваново, Киров, Самара, Запорожье өлкәләре һәм Мәскәү.
- Игезәкләр туу сәбәбе: хатын-кызда 200 циклга бер тапкыр берничә күкәй күзәнәк өлгерә һәм игезәкләр яралу мөмкинлеге барлыкка килә. Моннан тыш, игезәкләр туу бер күкәй күзәнәкнең бүленүе нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.
- ЭКО вакытында игезәкләр туу ихтималы арта, чөнки балага узу мөмкинлеген арттыру өчен, берьюлы ике эмбрион кертелә, аерым очракларда 3 булырга мөмкин. Закон буенча, күбрәк эмбрион кертү тыела. Кайбер илләрдә бик күп балалар туу законда шушы чикләү булмау белән аңлатыла да. Аларда карынга кертелергә мөмкин булган эмбрионнар саны чикләнмәгән.
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, игезәкләр – 80 очракка бер тапкыр, ә өч игезәк 8000 очракка бер тапкыр күзәтелә. Ә менә 6 бала табу очрагы 4,4 миллионга бер тапкыр очрый икән.
- Иң күп баланың берьюлы тууы 1971 елда АКШта теркәлгән – 11 бала. Икенче очрак 1977 елда Бангладешта булган. Бер бала да яшәп китә алмаган.
- 10 бала табу очраклары 1924 елда Испаниядә, 1936 елда Бразилиядә теркәлгән. 2009 елда АКШта 33 яшьлек Нади Сулеман 8 игезәк таба. 2008 елда Мисырда фермер хатыны 7 бала таба, аларның барысы да исән-сау кала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез