– Гомер итү – үргә менү диләр. Ә ул җиңел түгел. Син саксызлыгың аркасында мәтәлеп тә төшәргә мөмкин. Әйткән сүзең кылган гамәлеңә туры килерлек булсын. Ышанычны да дисбе кебек тезәргә өйрәнергә кирәк. Яныңда таянычың булганда, теләсә кайсы киртәне җимереп була, –дип башлады сүзен, заманасында мәктәптә рәсем, сызым дәресләре укыткан Рамазан абый.
Алар икесе дә – Салавычныкылар. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлыйлар. Ә мәхәббәт хисе болында узган узган кичке уеннарда кабына. Рамазанның комсомол хәрәкәтендә катнашып йөргән, ә Гөлжиһаннын фермада эшләгән чагы. Тыйнаклыгы белән яулый ул егетнең йөрәген. Стена газетасы редакторы буларак, Рамазан да рейдларны фермага ешрак оештыра башлый. Тырыш кызны читтән генә күзәтә. Ир кеше өчен уңганлык та мөһим бит. Тормышның төбеннән күтәрелгән Рамазан хатын-кызга карата һәрчак мәрхәмәтле булырга тырыша. Әтисезлек олы бәхетсезлек дип кабатларга ярата Рамазан абый. Авыр еллар үзәгенә үткән, күрәсең. Күпме гомер узса да, аның фаҗигале үлеме бәгырен әле дә өзгәләп тора. Бу урында ул әтисе Фәрзетдинны искә алды:
– Әтием сугышта аягын өздереп, агач аяк белән кайтып төшә. Авылдагы артельгә урман кистерүче булып урнаша. Аны юк кына гаебе өчен өч елга төрмәгә ябалар. Сталин үлгәч, вакытыннан алда чыгарга насыйп була. Тик авылга кайткач та бәхет көтми. Эшен шунда ук дәвам иттерә. Иртәгә сабан туе дигән төндә күрше районга акча өләшергә китә. Менә шунда явыз бәндәләр харап итә аны. Әти үлгәндә миңа нибары бер яшь кенә була. Әнием Галия өч бала белән тол кала.
Рамазанның балачагында сагынып сөйләрлек вакыйгалар аз булган. Кырык терәүле иске өйдә бер умачлык онга тилмереп яшәргә туры килә. Шуңа күрә 10 яшеннән үк кулына чыбыркы тотып, ялланып көтү көтә. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, төзелешкә урнаша, шул ук вакытта укуын кичке мәктәптә дәвам иттерә. Әмма күңел көрлеген югалтмый. Клубта концерт-спектакльләрдә катнаша. Тамашачылар арасында Гөлжиһаны утыруын да белгәч, тагын да илхамланыбрак уйный. Сөйгәне аны армия сафларына чиккән кулъяулык биреп озатып кала. Кайтуга өйләнәм дип ниятләсә дә, кавышу минутларын кичектерергә туры килә. Ни өчен дигәндә, Гөлжиһан авыру әтисен ташлап китә алмый. Ләкин ул сихәтләнә алмыйча, якты дөньядан китеп бара. Яралары төзәлсен дип, ашыктырмый егет.

Пар балдаклар алышмасалар да, матур итеп туй үткәрәләр. Туй кулмәген Гөлҗиһанга каенанасы тегеп бирә. Кадерле истәлек дип әле дә саклый икән. Менә шулай башлана парлы тормыш. Рамазан Алабуга педагогика институтында читтән торып укып йөргәндә дә зарлануны белми Гөлҗиһан. Таң белән уянып, фермага эшкә китә. Шөкер, кананасы белән уртак тел табып яши. Балалар да әниләренә тартылып үсә, чөнки Гөлҗиһанның күңел җылысы бар өйгә җитә.
– Замана үзгәреп, дилбегә хатын-кыз кулына күчкән саен ирләр тормыш арбасында утырып кына баручыга әйләнә. Әмма Рамазан андый булмады. Без беркайчан да эш бүлешмәдек. Ирем белән печәнен дә чаптым, урманын да кистем, балта-пычкы тоткан вакытларым да күп булды. Рамазан кирәк чакта сыерын да сауды, мичкә ипиен дә салды, тегү машинасы да әйләндерде. Акча тотканда да минеке, синеке дигән нәрсә булмады. Һәр ялтыраган матур әйбергә кызыкмадым. Байлык артыннан кумадык, йортыбыз төзек, гаиләбез түгәрәк булсын дип тырыштык. 40 елдан артык кайнана белән яшәдем. Үземә дә яхшы килен туры килде. Төп йортта яшәүче киленебез Алсу да ачык йөзле, тәмле телле, –ди Гөлҗиһан апа.
Бу урында сүзгә Рамазан абый кушыла: “Сынаулар килгәндә, хатын-кызның сабырлыгы, зирәк булуы кирәк. Рухым сүрелгәндә дә, хатыным кирәкмәгәнгә тавыш чыгарып, үзеннән биздермәде. Юктан да матурлык эзләргә тырышты”.
Фәрзиевләр өчен бүген тормыш бизәге – өч бала, 7 онык һәм бер оныкчык. Алар туган телне, гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклап, татар булулары белән горурланып яшәсен. Олыларның яшьләргә теләге шул.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю сөенече белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың. Илле ел ул илле түгел көн. Һәр мизгел кадерле. Җил-давыл тидертмичә, бер-беребезне тагын да ныграк саклыйсы килә, – ди Фәрзиевләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез