• Фото: royal-en.ru

Имезлек урынына – инглиз теле?

«Әни, ә мин англичанин!» Инглиз теленең кирәклеген хәзер бишектәге сабый да аңлый кебек. Кайбер ата-аналар бала туганчы ук чит телләрне өйрәтү турында уйлый башлый. Җитмәсә, туган теленә караганда да инглиз теленә күбрәк игътибар итә. Дөрес күренешме бу?

Бервакытны балалар мәйданчыгында бик кызык күренешкә тап булдым. Бер әни биш яшьлек улы белән тырыша-тырыша инглизчә сөйләшеп маташа. Аптырап, аларны күзәтә башладым: «Не аника, а mother, можно mum (инглиз телендә – «әни»). Говори со мной по-английски, улым! Спик ин инглиш!» – дип «бәйләнә» иде ул балага. Түзмәдем, яшь анага: «Кечкенә чактан бала туган телендә сөйләшеп үссә яхшы түгелмени?» – дип сорау бирдем. Ул ике дә уйламыйча: «Инглиз теле – дөнья теле. Сабыем  үскәч, миңа рәхмәт әйтәчәк», – дип горур итеп җавап бирде. Саубуллашып, китү ягын карадым. Ә үзем уйда…

Инглиз теле дөнья телеме?

Ни өчен барлык әниләр дә шулай җаны-тәне белән балаларын инглиз теленә өйрәтергә тели икән? Әллә социаль челтәрләрдәге пиар тәэсире, әллә ахирәтләренә: «Улым инглизчә белә!» – дип әйтү өченме? Билгеле, инглиз телен белү бик кирәк, аеруча хәзерге заманда. Әмма кечкенәдән баланы мәҗбүриләп, туган телендә сөйләшүдән тыеп үстерү дөрес күренеш түгел, минемчә. Туган тел барыбер беренче урында булырга тиеш. Әгәр дә баланы инглиз теленә өйрәтәм дисәң, башка юллары бар. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып та әйтә ала.

Әти-әни  миңа да инглиз телен 5 яшьтә үк өйрәтергә тырышты. Мин үзем  Балтач ягыннан. Авыл җире өчен ятрак күренеш, әлбәттә. Күршеләрнең дә сәерсенеп караганы булды. Янәсе, нигә кирәк ул? Әти-әни кагыйдә ятлатып, катлаулы китаплар укытып интектермәде мине. Төсле кызыктыргыч китап-журналлар  сатып алдылар. Билгеле, мин инглизчә бернәрсә дә аңламыйм. Әмма  шулай да кызыксынуым көчле булган. Әни хәйлә уйлап тапты: берәр кызыклы әйберне укый башлый да эшкә бүленә. Минем инде ахырын беләсем килә. Тырышып-тырышып өйрәнгән булам. Шулай ук бик еш инглиз телендә җырлар тыңлата иде. Әкренләп инглиз теле шулкадәр матур, кирәкле икән дигән фикер туды.  4 нче сыйныфта укыганда беренче олимпиадада җиңгәч, сөенгәнне күрсәгез! Аннан соң инглизчә әдәби китаплар укыдым, фильмнар карадым. Кыскасы, туган телемдәй ярата алдым. Узган ел  инглиз теленнән БДИ бирдем, хәзер вуздагы IELTS экзаменнарына әзерләнәм. Хәзер минем өчен ишекләрнең күбесе ачык. Киләчәктә  тагын да күбрәк белергә телим.

Кечкенәдән өйрәтергә кирәкме?

Белгеч фикере

Айгөл Закирова, инглиз теле укытучысы:

– Мин Казан дәүләт университетының роман-герман филология бүлеген тәмамладым. Инглиз телен, әдәбиятын, испан телен өйрәндек. «Алгарыш» программасы буенча грант отып, Бөекбританияда укып кайттым. Шул вакытта ук баламны кечкенәдән инглиз теленә өйрәтер идем дигән теләк туды. Улым Рафаэльгә 4 яшь тулды. Ул өч телне белеп үсә. Татарча һәм инглизчәне су урынына эчә. Аның белән кечкенәдән инглизчә аралашам. Рафаэльгә инглизчә өйрәтә башлагач, башка әниләр дә кызыксына башлады. Үзем дә  әниләргә дәресләр укытам, балаларына кечкенәдән инглиз телен өйрәтү буенча киңәшләр бирәм. Беренче чиратта шул мөһим: балагыз белән инглиз телендә туган телдә аралашкан кебек аралашыгыз.  Сүзләрне тәрҗемә итәргә кирәкми.

Без хәзерге вакытта гаиләбез белән Малайзиядә сәяхәт итәбез. Рафаэлебез яшьтәшләре белән рәхәтләнеп инглизчә аралаша, барысын да аңлый.  Киләчәктә башка әти-әниләр дә  балаларына берьюлы берничә тел өйрәтерләр дип өметләнәм.

Рәйсә Абдуллина, КФУ студенты

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре