Иминият пенсиясенең ничек исәпләнүе турында әйттеләр

«Русяев и партнеры» компаниясенең идарәче партнеры Илья Русяев RT белән әңгәмәдә Россиядә иминият пенсиясе күләме катгый рәвештә закон буенча билгеләнә, дип сөйләгән.

Аның сүзләренчә, аны исәпләү тәртибе закон белән беркетелгән һәм булачак түләү күләме эш елларына түгел, ә рәсми хезмәт хакы дәрәҗәсенә һәм эш бирүче түләгән взнослар белән тупланган пенсия коэффициентларына бәйле.

Русяев сүзләренчә, бер ел эчендә иң күбе 10 коэффициент эшләп була, моңа взносларның югары базасына туры килгән хезмәт хакы булганда ирешеп була. Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм кимендә 30 коэффициент булырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре