Иң якын кешеләр. Чаллыда «Күрше» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

585 гариза, 63 җиңүче, 20 млн сум акча. Чаллыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше» халык бәйгесенә йомгак ясадылар. Анда җиңгән проектлар арасында ниндиләре генә юк. Ә максат бер – күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Халык бәйгесе

Билгеле булганча, Татарстанда 2020 елдан бирле илдә тиңе булмаган «Безнең ишегалды» программасы эшли. Ә «Күрше» халык бәйгесе аның дәвамы булып тора. Ул да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылды. 2020 елдан бирле республикада 5174 ишегалды тәртипкә китерелде. Моннан тыш, соңгы ун елда 421 җәмәгать урыны төзекләндерелде. «Әлеге мәйданнар «яшәргә» тиеш. Биредә кызыклы вакыйгалар үткәрергә кирәк», – дигән иде Рөстәм Миңнеханов.

«Күрше» исә үз атамасын аклады – чын мәгънәсендә халык бәйгесенә әйләнде. Һәрхәлдә, катнашучылар саны шул турыда сөйли. Бәйгедә барлыгы 585 проект катнашкан. Үзмәшгульләрдән дә, коммерцияле булмаган оешмалар, идарәче компанияләр, кече бизнес вәкилләреннән дә гаризалар килгән. Шулар арасыннан нибары 63 е генә җиңүче дип табылды. Моңа өстәп, 3 июльдән алып 11 енә кадәр тагын ике җиңүчене ачыклар өчен тавыш бирү оештырдылар. Аларын халык үзе сайлады. Нәтиҗәдә Зәйдән балалар һәм үсмерләр өчен һөнәр сайлау буенча фестиваль уздырырга теләүчеләр һәм Лаешның Усад авылындагы идарәче компанияләрнең берсе тәкъдим иткән чаралар сериясе җиңде.

Ил күләмендә тиңе булмаган әлеге проектның гомуми приз фонды – 20 миллион сум. Бәйгедә җиңгән үзмәшгульләргә 200 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк тапшырдылар. Алар арасында 42 үзмәшгуль һәм 22 юридик зат бар.

Юл башы

Бу әле – олы юлның башы гына. «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова «Күрше» җиңүчеләрен бүләкләгәндә әнә шулай диде. 30 сентябрьгә кадәр кәгазьдәге план-максатларны чынга ашырасы бар бит әле.

– Татарстанда яшәүчеләр өчен шундый яхшы мөмкинлек булды бу. Мондый чара Россиянең башка бер генә төбәгендә дә юк, – диде ул. – Бу әле – юлның башы гына. Бүген җиңүчеләр үз бүләкләрен алды. Шуннан соң инде иң авыры, шул ук вакытта иң кызыгы башлана: кәгазьдәге планны, бурыч-максатларны чынга ашырасы.

Ә ничегрәк чынга ашырырга уйлыйлар? Нинди авырлыклардан куркалар? Бу бәйге аларга ничек ярдәм иткән? Бу сорауларны җиңүчеләрнең үзләренә бирдек.

Кукмарадан Эльмира Гарәфетдинова өчен ишегалды гына түгел, шәһәр күләмендә чаралар уздыру – гадәти эш. «Ворошиловское» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе ул.

– Теләк булса, чара уздырырга җае табыла инде аның. Ләкин бүгенге заманда ярдәмнең артыгы юк. Шуңа да мондый бәйгеләр бик кирәк дип саныйм, – ди Эльмира ханым. – «Күрше»гә берничә чара уздыру планын җибәрдем. Яшерен-батырын түгел: хәзер күрше белән күрше аралашмау гына түгел, бер-берсен белмәскә дә мөмкин. Һәркем үз дөньясында, үз мәшәкатьләре белән мәш килә. Янәшә яшәүче кешеләрне бер-берсе белән таныштырып, дуслаштырып, төрле эчтәлектәге чараларда катнаштырасым килде. Аларны районның мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә башкарып чыгарга ниятлибез. Әйтик, балалар арасында шахмат турниры уздырырга җыенабыз. Кукмара үзәгендә шахмат өстәлләре булган сквер бар. Аннан соң, олырак яшьтәгеләр өчен кул эше остаханәләре уздырачакбыз. Төрле бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары – кыскасы, җәй буена җитәчәк.

«Бүген битарафлык белән көрәшергә кирәк»

Ә менә Чаллыда яшәүче Эльвира Рәфыйкова гомерендә беренче мәртәбә нинди дә булса чара оештырырга алынган.

– Мин күпфатирлы йортта яшим. Менә шуның ишегалдында өч төрле чара уздырырга җыенам. Беренчесе – футбол матчы. Анда теләге булган һәркем катнаша алачак. Икенчесе – шахмат буенча остаханә. Инде тренерын табып куйдым, атнага бер мәртәбә уздырырга уйладык, – дип сөйләде ул. – Болары күбрәк балалар һәм үсмерләргә юнәлтелгән булса, өченче чара өлкән яшьтәгеләр өчен. Ул да булса – йога-гимнастика. Безнең тирәдә яшәүче апалар көн саен иртән скандинав таяклары белән чыгып китә. Менә алар өчен дә файдалы чара уздырасы килде.

Эльвира ханым IT компаниядә эшли. «Сез үз йортыгызда берәр юнәлеш өчен җаваплы кеше мәллә?» – дип кызыксынабыз.

– Юк, безнең подъезд буенча җаваплы кешебез бар. Әмма мин күршеләр арасында килеп туган хәлләргә битараф калмаска тырышам. Гомумән, бүген менә шул битарафлык белән көрәшергә кирәк дип саныйм. Ә бәйге турында лифтка эленгән белдерүдән укыдым. Моңарчы чаралар уздыру тәҗрибәм юк иде, тик нигәдер катнашасым килде. Мин күршеләремнең барысын да беләм. Аларны шундый чаралар аша берләштерәсем килә.

Хәзерге вакытта ул яши торган ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре бара. «Бар дөнья ялт итә. Мин уйлап куйган чараларны уздырырга бик җайлы булачак», – ди Эльвира Рәфыйкова.

Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан да гаризалар килгән. Алар арасында аеруча активлары:

Чаллы – 109 гариза;

Казан – 92 гариза ;

Әлмәт районы – 43 гариза;

Түбән Кама районы – 29 гариза;

Менделеевск районы – 22 гариза;

Арча һәм Лениногорск районнары – 19 шар гариза;

Алексеевск һәм Буа районнары – 15 шәр гариза.

2020–2024 елларда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча барлыгы 44 миллиард сумлык эш башкарылган. Биредә яшәүче 1,5 миллион кеше, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган. Былтыр программа кысасында республиканың 32 муниципаль берәмлегендәге 836 ишегалдын яңартканнар. Быел исә 679 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре