Җиңү көненә Казанның Бауман урамында 1945 елның маен хәтерләткән инсталляция булдырылачак. Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге директоры Тимур Камалетдинов шул хакта белдергән.
“Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Бауман урамын үзгәртәчәкбез. 1945 елның май аендагы урамны хәтерләткән инсталляция булдырылачак. Моннан тыш Меңьеллык мәйданында презентацияләр, күргәзмәләр һәм төрле күңел ачулар оештырачакбыз, – дип билгеләп үткән ул.
Камалетдинов әйтүенчә, шәһәрнең автобус тукталышларында да Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган плакатлар урнаштырылачак.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез