• Фото: rais.tatarstan.ru

Җиңүчеләр. Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшырды

Алар әле дә сафта! Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән, кечкенәдән тылда бил бөккән өлкәннәр тыныч тормышның кадерен яхшы белә. Һәр туган таңга шөкер итеп, табындагы ипинең һәр телеменә сөенеп яши алар. Казан Кремлендә Татарстан Рәисе аларга «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшырды. «ВТ» хәбәрчесе республикада бу бүләкне беренче булып алган өлкәннәр белән аралашты.

– Без сезгә бик рәхмәтле, – диде Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары һәм Ленинград блокадасын кичергән өлкәннәргә медаль тапшырганда. – 2025 ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле. Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез. Республикада Ватанны саклаучылар елы игълан ителде. Сезнең батырлыкларыгыз, туган якны чиксез яратуыгыз, Ватанга хезмәт итүегез барыбызга да, бигрәк тә үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Безнең бурыч – яшьләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләү һәм тарихи хәтерне саклау. Бүген сезнең улларыгыз, оныкларыгыз Ватан сагында, алар махсус хәрби операциядә катнаша. Без аларның һәркайсы белән горурланабыз.

Галимҗан Мостафин узган ел ахырында 98 яшен тутырган. Бераз гына колагы катылануны искә алмасаң, сәламәтлегенә бер дә зарланмый. Тантаналы чарага килгәндә бераз дулкынландым, ди.

– Татарстан Рәисе тапшыра дигәч, сөендем инде. Телевизордан гына күргән кеше белән очрашу күңел кылларын тибрәтте. Әмма өлкәннәргә булган җылы карашны күреп, бар да юкка чыкты. Тиктомалга борчылганмын икән, дидем. Безнең Рәис үзебез төсле бик гади, – ди Галимҗан абый. – Аллага шөкер, 99 нчы яшемә китсәм дә, үземне йөртә алам. Берүзем яшим. Кызым Роза хәлләремне генә белеп тора. Аңа рәхмәт инде. Ул булмаса, белмим, нишләр идем?!

Галимҗан абый белән сугыш елларын искә төшердек. 18 яше тулгач фронтка киткән егет. Башта Уфада әзерлек узган. Аннары аны Украина фронтына озатканнар.

– Җиңү сүзен ишетү бик рәхәт булды. Әмма сугыш бетсә дә, тиз генә кайтып булмады. Мине хәрби хезмәткә чакырдылар. 1953 елда кече офицерлар әзерли торган училищены тәмамлагач, чик сакчысы булып хезмәт иттем, – ди ул. – Җитәкчеләр онытмый. Бәйрәмнәрдә котлыйлар. Медальләрем дә күп иде инде. Әмма монысы тагын да кадерлерәк. Шушы яшьтә дә кирәкле булып йөрүемә сөенәм.

93 яшьлек Әсгать Галәветдинов – тыл ветераны. Сугыш елларын күз яшьләрсез искә төшерә алмый.

– Апас районының Шәмәк авылында туганмын. Сигез яшемдә, ат җигеп, олылар белән бергә эшли башладым. Балачагыбыз булмады да безнең. Каһәр төшкән сугыш урлады. Әтиебез хәбәрсез югалды. Аны бер күрергә тилмереп яшәдек. Менә кайтыр-кайтыр, дип көттек. Абыебыз да яуда ятып калды. Әнигә рәхмәт инде. Урагын да урды, көлтәсен дә бәйләде. Безне кеше итте, ятимлек ачысын сиздертмәскә тырышты, – ди ул. – Сугыштан соң да җиңел булмады. Әмма безнең буын зарлана белми ул. Сер бирмәдек. Эшләп яшәдек. Казан вертолет заводында 54 ел хезмәт куйдым. Әле дә онытмыйлар, бик хөрмәтлиләр. Кадерле булдым. Гаиләмдә кирәкле әле мин. Бәхетлемен. Карчыгым Нурия белән тигез гомер кичердек. Тиздән аңа да 90 яшь тула.

Исмәгыйль Гарәфетдиновка – 94 яшь. Буа районында туган, 12 яшендә колхозда эшли башлаган.

– Безнең әти сугышта югалды. Әле дә аны сагынам. Их, менә бу матур тормышны күрә алмады, дип өзгәләнәм. Бернинди хәбәре килмәде. Гомер буе «әти» дияргә тилмереп яшәдек, – ди ул. – Кечкенә генә булсак та, ничек эшләдек икән, дим хәзер. Ачлы-туклы килеш бит әле. Ат та җигә идем, үгезен дә. Эш белән үскәнгә нык булганбыз инде. Кайчак йокыдан уянып китәм дә, шуларны уйлап ятам. Бар дөньям җитеш, карчыгым гына янымда түгел. Ялгызлыктан читене юк икән. Хатыным 75 яшендә яман чирдән китеп барды.

Тагын ун көннән 101 яшен тутырырга әзерләнеп йөрүче Азат Мөхетдинов тантанадан соң кызлар белән вальс әйләнергә дә өлгерде. Бер зарым да юк, кәефем яхшы, ди ул.

– Казан егете мин. Җиде балалы гаиләдә иң олысы идем. Кечкенәдән эшли башладык. Сугыш елларында без дә олылардан калышмый идек, – ди ул. – 1951 елда өйләндем. Ике балабыз туды. Инде хатыным вафат. Улым Марат та арабыздан китеп барды. Бүген кызым Светлана тәрбиясендә яшим. Бу көннәрне күрә алуыма шатмын. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Үз аягымда йөрим, күзләрем күрә. Өем җылы, оныкларым кадерләп тора. Бәхетле көннәрем картлыгыма калган икән.

92 яшьлек профессор Вильям Барабанов – Ленинград камалышында яшәгән кеше. Сугыш башланганда аңа 8 яшь була.

– 1941 елның 22 июне ял көне иде. Гаиләбез белән дачада идек. Әти белән әни апа белән мине Ленинградка алып килде. Әти – заводта, әни табиб булып эшләде. Сентябрьдә блокада башланды. Өскә бертуктаусыз бомбалар яуды. Әле дә шул тавышлар колагымда ишетелеп тора, – ди ул. – Ничек исән калганбыз, дим. Ач идек. Кешеләр атлап барганда егылып үлә иде. Салкын. Без бөтенебез бер бүлмәгә кереп җылына идек. Тәүлегенә 125 грамм ипи бирделәр безгә. Ул гына җитми, ашыйсы килә. Яшәү теләге көчле булды – дивардагы обойларны җебетеп, шуның җилеменнән аш пешерер идек. Ә хәзерге тормышка шөкер итәрлек. Ачлык кына килмәсен, сугышлар күрергә язмасын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре