Газетага язылу

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 30 гаиләгә «Зәкят» хәйрия фондыннан күчтәнәчләр тапшырылды

Казанда яшәүче 30 гаилә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды. Әлеге акция кысаларында Фонд мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр азык-төлек җыелмасына көнбагыш мае, дөге, он, шикәр, шоколад, балык консервалары, печенье, токмач, чәй, хөрмә һәм томалап пешерелгән ит кертелгән.

Фонд тарафыннан җыелмалар дин кардәшләребез җибәргән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Әлеге акциядә катнашу өчен сылтама буенча узарга кирәк, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре