«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев хезмәткә бәйле кануннарны камилләштерүгә багышланган партия киңәшмәсендә: «Курьерның хезмәт хакы инженерныкыннан югарырак булган вазгыять – базарларның кыйшаюы ул, андый нәрсә булырга тиеш түгел», – дигән белдерү ясады.
Элекке Президент хаклы, әмма бу юлларның авторы аның 2016 елда укытучыларга профессияләре турында: «Бу – йөрәк омтылышы (призвание), ә акча эшлисегез килсә, моны тизрәк һәм яхшырак эшли торган башка урыннар бар. Әйтик, шул ук бизнес», – дигән мәшһүр сүзләрен дә онытмады әле. Элекке Президент һәм элеке Премьерның кайчангыдыр карашларыннан баш тартып, квалификация, югары белем һәм интеллект сорый торган эшләргә күбрәк түләнергә тиеш дигән фикергә килүе очраклы түгел. Санкцияләр боҗрасы кысылган саен, үзебезнең продукцияне җитештерүгә ихтыяҗ арта, чөнки якын киләчәктә кытлык дигән нәрсә авызын ыржайтып басып тора. Нәрсәдер җитештерим дисәң, инженер-техник потенциалдан, конструкторлардан, галимнәрдән башка гына берни дә эшли алмыйсың. Ләкин Премьер Медведевның 2016 елда биргән киңәше бик бәрәкәтле туфракка барып төште: укытучылар, инженерлар, технологияләрне алга этәргә тиешле профессия вәкилләре «призвание» белән генә тамак туйдырып, гаилә тотып булмасын аңладылар да тәртәләрне акчалырак эшләргә таба бордылар. Юк, бизнеска китмәде алар, чөнки эшмәкәрлек – бик мәшәкатьле һәм тир түгүне сорый торган нәрсә, җимеше һәрвакыт мул булмаска да мөмкин. Егерменче елларга аяк басуга, базарлар шулкадәр кыйшайды: артык көч куймыйча гына мул акча эшли торган профессияләр пәйда булды. Махсус хәрби операция башлангач, кадрлар кытлыгы туып, яхшы түләнә торган эш табу тагын да җиңелләште.
Бу темага аналитиканы бик киң итеп язарга мөмкин булыр иде. Ләкин газета язмасы андый масштабка дәгъва итә алмый. Базар икътисады шартларында яшибез һәм дәүләтнең хосусый бизнесның эшенә тыкшынып, аерым бер профессия вәкилләренә күбрәк түләүне, кемнәрнеңдер хезмәт хакын кисүне таләп итәрлек вәкаләтләре юк. Чиновникларга шундый вәкаләт бирсәң, базарлар шундый кыйшаячак: барыбыз да ярык тагарак алдында калачакбыз. Элекке Президент та шул уңайдан уфтана инде.
Инженерлар һәм эшче кадрларның дефициты аларның кайчандыр артыклыгы белән тудырылды. 1992 елда Россиядә завод-фабрикаларның тоталь ябылуы башланды. Бердән, совет продукциясе көндәшлеккә сәләтле түгел иде һәм аны импорт алыштырды, икенчедән, шәһәрләрдә адым саен диярлек хәрби сәнәгать предприятиеләре яисә шуларга хезмәт күрсәтүче предприятиеләр иде, кирәкләре бетү сәбәпле, алар ишекләренә йозак элде. Белгечләр урамда калды, кайсылары «челнок»ка әверелде, кемнәрдер мәктәпкә килде, кемнәрдер, гафу итегез, муенына элмәк салды яисә эчеп үлде…
Ундүртенче гасырда ук яшәгән Ибн Халдун дигән мөселман галиме бар, аны Көнбатышта да яхшы беләләр, чөнки җәмгыятьләрнең үсү һәм җимерелү закончалыкларын ачкан. Ул законнар универсаль һәм бар заманнарга да карый. Ибн Халдунны Рейганның искә алганы, «Нью-Йорк Таймс»та аның хакында язганнары бар. Халдун – бүгенге Россиягә туры килә торган ике цитата иясе. Берсен генә китерәм: «Үткәннәр киләчәккә ике тамчы су бер-берсенә охшаганга караганда да ныграк охшаганнар», – дигән ул. Махсус хәрби операциягә сөйләшүләр өстәле янында нокта куелу белән (Кремль шуңа омтыла), хәрби продукциягә бүгенге кадәр ихтыяҗ бетәчәк. Өч смена алсыз-ялсыз эшләгән хәрби заводлар җитештерүне ике тапкыр гына киметсә дә, кадрларны кыскарту мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басачак. Менә шул чакта базарлар бөтенләй авып төшмәсен өчен, дәүләт сәясәте кирәк булачак та инде. Курьерларның югары хезмәт хакы да нигездә хәрби-сәнәгать продукциясенең мул җитештерелүенә бәйләнгән. Әле кичә генә зур хезмәт хакы алып эшләгән хәрби сәнәгать кадрлары эшсезлек пособиесенә өйгә товар китертерләр дип уйлыйсызмы?
1992–1993 елларда хөкүмәт сәнәгать предприятиеләре проблемасын уңышсыз хәл итте. Хәрби сәнәгать кенә түгел, гражданлык тармагы да мәтәлчек атты ул чакта. Ательелар ябылып, тегүчеләр урамда калды, итне һәм сөтне урнаштырып булмый башлады, чөнки бар нәрсә читтән кайтарыла, пошлиналар юк диярлек иде. Проблеманы хосусыйлаштыру белән чишәргә омтылу гаҗәп уңышсыз тәмамланды. 1992–1994 елларда 88 мең предприятие сатылган. Уртача бәяләре – 12 мең доллар. Сәнәгать предприятиесе кыйммәтрәк йөргән: уртача бәясе – 15,5 мең доллар. Сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләренең уртача бәясе – 10 мең доллар. Бик зур заводлар гына кыйммәтрәк сатылган. «Уралмаш» – 2,2 миллион долларга, «Чиләбе металлургия комбинаты» 4 миллионга киткән, мәсәлән. Заводы пүчтәк бәяләнгәндә, инженерлар ничек бәяләнсен инде?
Россия киләчәктә үсешен дәвам итәргә уйласа, интеллектуаль хезмәт вәкилләренә түләү мәсьәләсен чишми кала алмый. Вуз тәмамлап кына инженер булып булмый бит әле, талант дигән нәрсә сорала, тәҗрибә кирәк. Соңгы утыз ел эчендә чын талантка ия кадрлар профессияләрен ташламады. Алар югары хезмәт хакы түләүче илләргә китте. «Китәм», – диючеләрне монда тотып тору яисә киткәннәрне кайтару өчен нәтиҗәле сәясәт булмады. Россиядә үзенең дөньякүләм лидерлыгын саклаган бер генә сәнәгать тармагы калды: атом-төш энергетикасы. Аны сакламый мөмкин түгел иде. Атом-төш станцияләрен дә япсак, бөтенләй юкка чыгачакбыз. Үткән тәүлекләрдә бер атом-төш станциясендә кыска вакытлы өзеклек булды: төбәктә коллапс куркынычы туды. Дистәләгән АЭС туктаса, ни буласын шуннан чамалый алабыз. Кызыгы шунда: үзебездә тармакны саклау өчен, аның җиһазларын һәм технологияләрен читкә экспортларга кирәк иде. Чит илләрдә атом-төш станцияләре төземәсәк, үзебезнеке дә җимереләчәк. Үзкыйммәт дигән нәрсә күтәреп булмаслык хәлгә килә чөнки. Хөкүмәт инженерларга хезмәт хакын билгеләп куя алмый, ә предприятиеләрне базарлар белән тәэмин итә ала. Базар киңәю инженерның хезмәт хакын тәэмин итәчәк. Без исә тараю шартларында яшибез.
Фото: profguide.io
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез