Татарстанда 1216 авылда кибет юк. Аларга кирәк-яракны 135 автокибет китерә. Сатучы килмәгәннәре дә юк түгел. Туксан яшьлек бабайларның күрше авылга җәяү барганнарын да беләбез. Ашыйсы килә бит! Тамак кайгысы, кибетсез авыллар тормышы – безнең язмада.
– Узган ел 1,2 меңнән артык авылда күчмә сәүдә оештырылды. Моның өчен республика бюджетыннан 75 миллион сум акча бүлеп бирелде. Без кибетсез авыллар турында онытырга тиеш түгел. Аларга алга таба да ярдәм итәргә кирәк. Зур елгалар да кечкенә инешләрдән барлыкка килә, – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко министрлыкның еллык коллегия утырышында.
Автокибет син кайда?
Яшел Үзән районының Тугай авылында кышны 22 йортта чыгалар. Җәен кайтучылар да бар. Пропискада 44 кеше исәпләнә. Авыл – картлар кулында. Ялгыз яшәүчеләре генә дә 7–8 гә җыела. Яшьләр аз. Мәктәп яшендә биш бала бар.
Кибет ябылганга ике дистә елдан артык вакыт үткән инде. Автокибет моңа кадәр килгән, әмма соңгы елларда аның да эзе күренми икән. Аңа карап, кеше ашамыйча, киенмичә тормый, билгеле. Әле ярый балалары кайгырта. Хат ташучы Ризәлә Габдрахманова кебек мәрхәмәтле кешеләр дә юк түгел. Башкаларның гозерен тыңлап, өчәр сумка күтәреп кайткан чаклары да була аның. Таудан күтәреп менәсе, төшәсе бар. «Ипи алып кайтып бирә алмассыңмы?» – дип сораган кешегә ничек каршы киләсең, ди? Аяк-кулларың сызлаусыз булсын, дигәнне көн дә ишетеп яши ул.
– Килен булып килгәнгә 27 ел инде. Ул вакытта кибет бар иде әле. Берничә елдан соң яптылар. Кибетсез яшәү рәхәт түгел инде. Автокибет тә килми хәзер. Узган ел бер мәртәбә дә күренмәде. Сораган әйберләрен мин почтадан да, кибеттән дә ташыйм. Май, токмач, чәй, ярмалар кушалар. Балалары кайтмаганда ипи алып кайтам. Кибет кирәк, әби-бабайларга җайсыз. Әнә 92 яшьлек Рәшит абый кирәк әйберенә күрше авыл кибетенә җәяү бара. 3 чакрымлап ара үтәргә кирәк. Автокибет килсә дә ярар иде, – ди Ризәлә Габдрахманова.
Арча районының Илдус авылында 20 ләп йортта яшиләр. Элек зур авыл булган. Эш беткәч, юл булмагач, кешеләр читкә китү ягын караган. Әбиләр дә бетеп бара. Яшьләр бар әле. Бүген күрше авыл мәктәбенә 11 бала йөри. Гөлгенә Хәбибрахманова җиде бала тәрбияли. Шуларның дүртесе – үз янында.
– Кибет булмагач, җайлы түгел инде, сеңлем. Берәр нәрсә кирәк булса, алты чакрым ераклыктагы Шушмабаш авылына барырга кирәк. Кибетебез бар иде, аны шәхси хуҗалыкка саттылар. Ун еллап бардыр инде. Кемгә керсәң дә, бездә барысы да запас белән яши. Кибеткә исемлек язып төшәбез. Язмасаң, онытып, кире кайтып китүең дә бар, – ди Гөлгенә Хәбибрахманова.
Яз көннәрендә асфальтка кадәр чыкканчы юл булмый интектерә икән. Бу вакытта түзәргә туры килә. «Ипине мәктәпкә баручы балаларга алып кайтырга кушабыз. Ишле гаилә булгач, барысын да алдан хәстәрләргә кирәк. Шикәр комын, онны капчыгы белән сатып алабыз. Камыр ризыкларын да пешерәм. Кибет булыр дип өметләнмибез дә. Авылдагы берәр кеше ачса гына инде, – ди ул.
Чирмешән районының Яшәүче авылында да сәүдә ноктасы юк. Автокибет тә килми икән. Монысын инде районның кызыксынмавыннан күрәләр.
– Кемдер күрше авылга, кемдер район үзәгендәге кибеткә бара. Әниебез үзе генә яши. Ипи алып кайтырга күршеләргә дә кушкалый. Ә болай без кирәк әйберен шәһәрдән үзебез алып кайтабыз. Бер якын кешесе булмаган 85 яшьлек өлкәннәр дә бар. Менә аларга кыен. Ипине, сөтне күпләп алсаң, искерә, әчи бит. Әни мичне сүттертмәде. Кечкенә авылда һәрвакыт кирәге чыга аның. Бәлешен дә, борчак ашын да чуенда шунда пешерә. Сирәк булса да, ипиен дә салгалый, – ди Илшат Харисов.
Капка төбендә
Мөслим районының Дусай авылында 50 ләп йортта туксанга якын кеше гомер кичерә. Клуб, мәчет бар, тик мәктәп белән кибет юк монда. Фельдшер-акушерлык пунктын яңаны төзегәннәр.
– Авылыбыз ике урамлы гына безнең. Кибетебез ябылды. Кыенлыклар бар, дип әйтсәң, дөрес булмас. Автолавка йомшак ипи-күмәчләр төяп, капка төбенә килеп туктый. Атнасына өч мәртәбә йөриләр. Шул ягы гына бар: теләгән әйберне вакытында алып булмый. Әмма зарланырга бер сәбәп тә юк, – ди Мөслим районының Дусай авылы кызы Раилә Зиазова.
Тәтеш районында ике автокибет 20 авылга хезмәт күрсәтә. Алексеевск районында исә 13 авылда кибет юк. Аларга 5 автокибет хезмәт күрсәтә. «Маршрут буенча бар авылга да керәләр. Берсе дә читтә калмый. Сатучылар бар кирәкне дә китерәләр. Проблема юк», – ди райпо рәисе Илнур Хәйбуллин.
Авыл кешесе бәрәңге, ит кенә ашап тормый. Күбрәк чәй, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, тәм-том сорыйлар икән. Кер юу прошогы, сабыны да кирәк. Бәйрәмнәрдә оекбаш, чүпрәк-чапракны да бик тиз алып бетерәләр. Кукмара районы сатучысы Алмаз Гатин әнә шулай ди. Ул Мамадыш, Кукмара, күршедәге Киров өлкәсе авылларына да барырга өлгерә.
– Кибетсез генә түгел, кибете булганнар да безне көтеп тора. Бәяләр кыйммәт түгел, ризыклар хәләл, вакытында йөрибез чөнки. Менә шуларга игътибар итә авыл кешесе. Шуңа күрә сатып алучыларыбыз да кимеми. Табышы да бар. Кар-буранда, җилле көннәрдә кешене көттереп торганыбыз юк. Кибетсез дә яшиләр. Миңа калса, кешегә машинадан сатып алу кызыграк, – ди Алмаз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез