Ипотеканы күмәртәләп өләшү чиккә китерде?!

Ниһаять, Россиянең финанс хакимиятләрендә һәм сәяси элиталарында банк кредитларының илне һәлакәткә алып баруын аңлау билгеләре пәйда була башлады.

Халык уңны-сулны, алны-артны карамыйча, кредит җыйды. Иске кредитны яңасы белән түләү модасын, бурычка алып, фатирлар коллекцияләү алыштыра язды. Бу очракта фатирны арендага биреп, ипотеканы түләү мөмкинлеге ымсындырды халыкны. Өстенлекле кредиттан файдаланып, кесә калынайтырга теләүчеләрнең киң катлавы пәйда булды. Хисап палатасы санап караган иде, шаккатты: 2021 – 2023 еллар аралыгында гына да 115 меңнән артык россияле өстенлекле ипотеканы берничә тапкыр алган. 1,5 мең кеше, биш һәм аннан да күбрәк тапкыр ипотека алып, фатир җыйган. Нәтиҗәдә фатир бәяләре, күккә очып, өстенлекле ипотеканы чын бәлагә әверелдерде: кредитны арзанга алу кыйммәткә төшә башлады.

Гаҗәп инде: «кредит тарихы» дигән нәрсә бар, анда кемнең күпме бурычы булу уч төбендәге шикелле күренеп тора. Шуңа карамастан, банкирлар башбаштаклык кылган. Казна хисабына субсидияләнүче программадан мохтаҗ булмаганнар күпләп файдаланган. Шундыйларның аппетитын киметәбез дип, Үзәк банк төп ставканы күтәрә. Бер утырышта күтәреп өлгермиләр, янә күтәрү өчен, яңа утырышны көтәләр. Финанс хакимиятләре дә, белгечләр дә ставканың яңа күтәрелешен вәгъдә итә. Хәзерге ставка белән дә бизнес, авыр сулап, көч-хәл белән алга бара, чөнки эшкәртү тармагында табышының һәр дүртенче сумы процент түләргә китә. Без ассызыклыйбыз: кредит түләргә түгел, процентын түләргә генә тотыла табышының дүрттән бере. Мондый шартларда ничек үсеп булсын. Процентлар югарылыгына салымнар үсеше дә килеп кушыла бит әле. Кешеләр процент югарылыгына карап тормый, барыбер кредит җыя. Аптырагач, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов, бер кулга икедән дә артык куллану кредиты бирмәскә, дигән инициатива белән чыкты. Икътисад табигый үсеш юлына бассын өчен, процентлы кредитларны бөтенләй туктатырга кирәк кирәген, әмма ул чакта рибачы банклар ни ашый?

Кыскасы хәл шәп түгел. Үзәк банк үзенең соңгы отчетында Россиянең рецессиядән дә куркынычрак кризис чигенә килеп терәлүен белдерде. Стагфляция билгеләре күренә: икътисад үсми, бәяләр генә үсә. Бу –  рәсми бәя.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре