Ришвәтчелеккә каршы көрәш нәтиҗәсендә, җир буенча уздырыла торган аукционнар ачыграк була башлаган. Шулай ук аларда катнашырга теләк белдерүчеләр саны да арткан. Ялган юллар белән шәхси кулларга күчкән җирләр муниципалитетларга кайтарылган. Бу хакта журналистларга Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Равия Шурша сөйләде.
Мәгълүм булганча, күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләре хуҗаларының хокукларын саклау һәм ришвәт бирү-алу очракларын киметү максатыннан, 2017 елда исәптә булмаган объектларны инвентаризацияләү белән махсус комиссия шөгыльләнә башлады. Ул чагында Биектау һәм Югары Ослан районнары мисалында барлык районнарга да эш тәртибе аңлатылган иде. Хәзерге вакытта әлеге эшләр барлык районнарда да башкарыла. Бүгенгә 600 мең объект тикшерелгән. Бу барлык эшләнәсе эшләрнең 70 процентын тәшкил итә. Белгечләр сүзләренә караганда, күчемсез милеккә хокукларын теркәү, беренче чиратта, кешеләрнең үзләренә мөһим.
– Инвентаризация үткәрү вакытында республикада 31 мең җир кишәрлеге һәм 22 меңгә якын исәпкә алынмаган дәүләт милке булу ачыкланды. Бүгенгә милек хокукын рәсмиләштерү өчен күчемсез милекнең санын алырга кирәк. Аларның күпчелеге моңа кадәр бөлгенлеккә төшкән авыл хуҗалыгы оешмаларына бәйле, – диде Равия Шурша.
Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләр тирәсендә булган авыл хуҗалыгы җирләренең чикләрен билгеләүдә дә хилафлыклар ачыкланган. Мәсәлән, эре төзелеш объектлары өчен җир билгеләп куюның ике очрагы теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәсендә, алар генпланнан алынган.
Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев әйтүенчә, министрлык 2009 елдан бирле дәүләт милкенең оешмалар тарафыннан дөрес файдаланылуын контрольдә тота. Бу мәсьәләдә арендага дип алган объектларны максатчан файдаланмау, реестрда күрсәтмәү, объектларны министрлык белән килештермичә өченче затларга биреп тору һәм аренда килешүеннән башка эшләү, бинаны үзгәртеп кору кебек закон бозу очраклары еш очрый икән.
Соңгы елларда аренда түләвен киметү буенча да зур эшләр башкарыла. Берничә ел буе муниципаль милек өчен аренда түләве буенча бурычлары җыелып килгән оешмалар да бар. 1 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, муниципаль берәмлекләр бюджетына 629 млн сум акча түләнмәгән. Бурычның күпчелек өлеше (588 млн сум) җир кишәрлекләренә туры килә. Милек арендалаган өчен 41 млн сум акча түләнмәгән. Ел башыннан бирле әҗәт күләме 236 млн сумга арткан.
Рөстәм Шәмиев әйтүенчә муниципаль берәмлекләрнең арендадан алынган гомуми кереме республика бюджетының мондый төр керемнәреннән 17 тапкыр күбрәк. Муниципалитетлар буенча керем планы 3,8 млрд сумны тәшкил итә. Аларның 2,4 миллиарды (64,5 проценты) җир кишәрлекләре һәм милек арендасына туры килә.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез